Укучыларның аралашу осталыгын үстерүдә коммуникатив уеннарның роле.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Казан шәһәре Совет районы “125нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы

 

Укучыларның аралашу осталыгын үстерүдә  коммуникатив уеннарның роле.

Закирова  Гөлнур Фоат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2016нчы ел.

 Татар теле дәресләрендә укытучы баланың югары сөйләм культурасын формалаштырырга, ишетеп аңлау, уйлау, фикер йөртү, аралашу осталыгын,  иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль эшләү омтылышын уятырга тиеш. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, үзара аралашу осталыгына  ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен формалаштыра белү күнекмәләре дә ала.

Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга, уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.

 Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята, чөнки балалар уены чын тормышны чагылдыра.

  Коммуникатив уен - проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны чишү төрендәге күнегүләр.

  Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә яки күмәк сөйләмгә тарту максатыннан үткәрелә. Аларны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен-эзләнү (җитмәгән мәгълүматны табу), уен-хыял (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә) шундыйлардан. Дәресләрдә үзем куллана торган берничә уенны тасвирлап китәм.

«Чират буенча сөйләшү”

Импровизация. Уенда ике бала катнаша. Һәрберсе укытучы кушуы буенча үз хикәясен сөйли. Уенның максаты-туктамыйча сөйләүне дәвам итү. Ләкин чират буенча һәрберсе бер генә җөмлә әйтә. Мәсәлән, Коля белән Миша болай сөйләшергә мөмкин. Хикәянең темасы - “Ял көне”.

Коля. Кичә мин циркка бардым.

Миша. Ә мин кибеткә бардым.

Коля. Сәгать 10да киттем.

Миша. Ипи, тоз, шикәр алдым.

Коля. Этләр,аюлар бар иде.

Миша. Туңдырма да алдым.

Коля. Клоун да бар иде.

Миша. Бик тәмле булды.

Коля. Ул мине көлдерде.

Миша. Аннан мин өйгә кайттым.

Коля. Бик күңелле булды.

“Аш вакытын беләсеңме?”

   Укытучы сәгать макетында төрле вакытларны күрсәтә, һәр команда вакытка дөрес туры килүче җөмләләрне сайлап ала һәм кычкырып укый.

1 нче командага.

7.00.  Иртәнге ашны ашыйм.

8.00.  Йокыдан торам.

9.00.  Көндезге ашны ашыйм.

10.00. Йокларга ятам.

13.00. Кичке ашны ашыйм.

2 нче командага.

12.00.  Көндезге ашны ашыйм.

13.00. Дәрес әзерлим.

15.00. Урамда уйныйм.

20.00. Кичке ашны ашыйм.

21.00. Мәктәпкә барам.

“Әйе-юк” уены.

 Сорауларга әйе, юк дип җавап бирергә тиешләр.

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Күктән пилмән явамы?

Малайлар ит ашыйлармы?

“Ышанам-ышанмыйм” уены.

  Укытучы җөмлә әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Уен игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерергә ярдәм итә. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар-кул чабалар, ә ышанмасалар, аякларын тыпырдаталар.

  Дөрес һәм дөрес булмаган җөмләләр үрнәге.

  Балалар уйнарга яраталар. Алар мәктәпкә йоклар өчен баралар. Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешә. Тәлинкәгә салып өчпочмак, линейка, бозгычлар бирәләр. Чәйне тоз салып эчәләр. Китапханәдә китаплар бик күп. Әнә бер песи китап укып утыра. Мин әти белән кибеткә барам. Кибеткә китап уку өчен баралар. Кич белән без барыбыз да өйдә булабыз. Итле кыстыбый белән тозлы чәк-чәк ашыйбыз. Лимонлы чәй эчәбез.

“Нәрсә ашыйм, шуны әйт.”

  Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була. Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар. Һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашаганын белергә кирәк.  Әйтик, укучы туңдырма рәсеме төшкән карточка алды. Ул, аның исемен әйтмичә, сөйли башлый. “Ул шундый тәмле. Каймакка шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында. Үзе салкын.”  Сөйләгән бала ул ризыкны ашау кыяфәтен дә күрсәтергә мөмкин.

Кулланылган әдәбият

  1.      Абдуллина И.С., Багаутдинова Ә.Н. “Татарча сөйләшергә өйрәнәбез”. Укытучылар өчен методик кулланма. Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1992.
  2.      Айдарова С.Х. “К знаниям через игру”.Укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Казан дәүләт гуманитар институты нәшрияты, 1998.
  3.      Хәйдәрова Р.З.  “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.                                      

     4.  Вафин Ф. “Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар”. “Мәгариф” ,    №11, 2008, 28-30нчы битләр. 

У вас нет прав для создания комментариев.