Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының

муниципаль  мәгариф учреждениесе

1 нче санлы Чистай төп гомуми  белем бирү мәктәбе

                                                        Кереш сүзләр

(5нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

                                        Материалны 1нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Сиражетдинова Роза Марат кызы әзерләде

2016 нчы ел

 

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”.

 

Тема: Кереш сүзләр.

Максат:

Танып-белү максаты: Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-монологик сөйләмне үстерү.

 Үстерү максаты:Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Тәрбияви максат:Әниләргә, әбиләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1.     Кереш сүзләр турында төшенчә бирү;
  2.     Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшендерү.
  3.     Психологик уңай халәт тудыру.
  4.      Кереш сүзләр турында ниләр әйтә аласыз? (укучылар әйткән фикерне тактага ябыштырып куябыз, алга таба алгоритм килеп чыга.)
  5.     Җөмләнең башында, уртасында, ахырында кулланыла ала.
  6.     Физкультминутка.
  7.     48 нче бит, 4 нче күнегү (телдән) Алдагы дәресләрдә Рәсим һәм Илнур турында укыдык. Ә хәзер 47 нче биттә бирелгән кереш сүзләр белән 3 нче күнегүдәге сүзләрне кулланып, 1 нче төркем Рәсимгә, 2 нче төркем Илнурга бәя бирегез. Кайсы малай әнисен хөрмәт итә? Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Минемчә, Рәсим ялкау, ихтирамсыз малай, чөнки ул озак юынды, урын-җирне җыймады, әнисенә булышмады. Кызганычка каршы, ул әнисен хөрмәт итми.) (Минем фикеремчә, Илнур эшчән, ихтирамлы малай, чөнки ул урын-җирне җыя, әнисенә булыша. Әлбәттә (бәхеткә каршы), Илнур әнисен хөрмәт итә.)

Дәрес тибы:  яңа белемнәрне ачу

Көтелгән нәтиҗә: Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Төп төшенчәләр:  кереш сүзләр, тыныш билгеләре, өтер

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, татар әдәбияты.

Ресурслар: ” Күңелле татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова), кереш сүзләр темасы буенча тест, презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

  • Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез!  (Слайд 1. Кояш)
  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы көн кебек.
  • Хәерле көн, апам!

    Хәерле көн, мәктәбем!

       -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

           2) Аудирование. Дәресебезне Татарстанның халык шагыйре, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик матур шигырьләр язып, әдәбиятыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре (яки җыр) белән башлап җибәрәсе килә.

    (Слайд 2. Р.Миңнуллин фотосы)

    Көннәр якты булсын өчен,

    Йокы татлы булсын өчен

    Әни кирәк!

    Җил-яңгырдан саклар өчен,

    Усаллардан яклар өчен

    Әни кирәк!

    Ашлар тәмле булсын өчен,

    Дөнья ямьле булсын өчен

    Әни кирәк!

    Гөлләр чәчәк атсын өчен,

    Бәхет-шатлык артсын өчен

    Әни кирәк.

    Иң кадерле кеше җирдә —

    Әни, димәк!

          2.  Логик гомумбелем  универсаль  укыту эшчәнлеген формалаштыру.

    Мотивлаштыру

    - Шигырьдә сүз кем турында бара?  (Кадерле кешеләребез – әниләр турында.)

    - Ул әниләрне нинди кеше ди? (иң кадер, иң кирәкле кеше ди)

    II Уку мәсьәләсен кую.

    -Әйдәгез әле, укучылар, шигырьдән әниләрнең иң кадерле зат икәнен күрсәткән юлларны табып укыгыз. ( Көннәр якты булсын өчен, йокы татлы булсын өчен һ.б. ...әни кирәк. Кадерле кеше җирдә – әни, димәк.) (Слайд 3. )

          - Иң  кадерле кеше җирдә — Әни, димәк!

    - Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куябыз. Соңгы юлларны дәфтәрләргә күчереп язабыз. (җөмләне үзем тактада язам)

    - Әйдәгез, укучылар, җөмләне җөмлә кисәге  ягыннан тикшерәбез.

    - җөмләнең баш кисәкләрен табыйк. (главные члены предложения) Сүз кем турында бара? (кеше турында)

    - җөмләнең хәбәрен табыгыз. Нәрсә хәбәр ителә? (иң кадерле кеше әни икәне хәбәр ителә)

    - җөмләдәге башка сүзләргә сорау куеп карыйбыз. Кадерле кеше кайда? (җирдә)

    - нинди кеше? (иң кадерле кеше)

    - кайсы сүз калды? (димәк) Аңа нинди сорау куеп була? Сорау куеп карыйлар. (сорау куеп булмый)

    - җөмләдә ни өчен кулланылган? Нәрсә өчен кирәк? Нәрсәне белдерә? (Сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерү өчен)

    - Бу сүзне җөмлә төзегәндә куллану мәҗбүриме? (бу сүзне төшереп калдырырга да мөмкин) Иң кадерле кеше җирдә — Әни. Димәк, бу сүзне төшереп калдырганнан мәгънә үзгәрми.

    - Бу сүзнең урынын алмаштырырга буламы? (бу сүзне җөмләнең теләсә кайсы урынына куярга мөмкин) Димәк, иң кадерле кеше җирдә – әни.  Иң кадерле кеше, димәк, җирдә – әни.

    - Төшереп калдырырга да мөмкин, урынын да алмаштырырга мөмкин, ә ник ул җөмләдә кулланылган соң? (обобщать) гомумиләштерү өчен. )

    - Язучы җирдә иң кадерле кешене әни, ди. Ә сезнеңчә? Үзегезнең фикерегезне әйткәндә нинди сүз белән китәсез? (минемчә, җирдә иң кадерле кеше – әни.)

    - Әлеге җөмләдә дә сорау куеп булмый торган сүз бармы? (минемчә)

    - Бу сүз бу җөмләгә нәрсә өчен кирәк? Автор фикеренә укучы үзенең мөнәсәбәтен белдерү өчен ( отношениене белдерде)

    - Ә сез автор сүзе белән килешәсезме? Әллә юкмы? (килешәбез)

    - Автор фикеренә гомумиләштерүдән тыш үз мөнәсәбәтегезне белдерәсез.

    - Димәк, сез бу җөмләгә, автор фикеренә мөнәсәбәтегезне белдердегез.

    - Димәк, сорау куеп булмый торган сүзләр нәрсә өчен кирәк?( үзегезнең сөйләмгә мөнәсәбәтеңне белдерү өчен кирәк)

    Димәк, иң кадерле кеше җирдә – әни. дигән җөмләгә минемчә, җирдә иң кадерле кеше – әни дигән җөмлә белән сез үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерәсез.

    - Мондый сүзләрне нинди сүзләр дип атыйлар?  

    - Рус телендә моңа охшашлы сүзләр бармы? Алар нинди сүзләр дип атала?(Слайд. 4. Вводное слово)

    - Вводное слово татарча кереш сүз дип атала.

    - Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәбез?  Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Слайд 7. Дәреснең темасы – кереш сүзләр)

    -         Нәрсәгә өйрәнербез?  Кереш сүзләрне табарга, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез. Кереш сүзләр кулланып, үз фикеребезне әйтербез.

    Кагыйдә буенча эш.

    47 нче биттәге кагыйдәдә бирелгән кереш сүзләр белән таныштыру. Татар һәм рус теленә тәрҗемәләрен өйрәнү (сүзлек эше)

  • Ә хәзер бу сүзләрне истә калдыру өчен сүзлек эше үткәреп алабыз.
  • Минемчә – по-моему

    Минем фикеремчә – по моему мнению

    Минем уйлавымча – по моему мнению

    Әлбәттә – конечно

    Кызганычка каршы – к сожалению

    Бәхеткә каршы – к счастью

    Киресенчә – наоборот

    Димәк – значит

      III  Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

     (Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр. Аларны төшереп калдырырга да мөмкин. Аларга җөмләдә сорау куеп булмый.)

    2. “Тапкырлар” уены.

    Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләштем, җөмләләрне укып, кереш сүзләрнең кайсы урында урнашуын билгеләгез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

    1 нче төркем.

    А) Әниләрне бәйрәмдә генә түгел, көн саен хөрмәтләргә кирәк, минемчә.

    Ә) Җир йөзендә, минем уйлавымча, әниләрсез сабыйлар бик күп.

    Б) Димәк, әниләргә көн дә кадер-хөрмәт булырга тиеш.

    2 нче төркем.

    А) Минем фикеремчә, начар укып, әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә ярамый.

    Ә) Эш кешене бервакытта да бозмый, киресенчә, төзәтә генә.

    Б) Әтәчтән дә иртәрәк уяндым мин, әлбәттә.

    Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында кулланыла? (Җөмләнең башында, уртасында, ахырында)

    Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгесе куелган? (өтер)

    Кереш сүзләр янында ни өчен өтер куелган? (интонация һәм пауза белән әйтелә).

    - Пауза белән аерылган кереш сүзләр язуда нинди тыныш билгеләре белән аерылалар?

    (Көтелгән җавап:

    Сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерү өчен кулланыла. Җөмләне укыганда кереш сүзләрне төшереп калдырырга да мөмкин. Сөйләмдә кереш сүзләр пауза белән аерыла. Язуда кереш сүзләр җөмләдә өтер белән аерыла.

    -         димәк, җөмләдән кереш сүзләрне табуның алгоритмы (планы)ничек була?

    Кереш сүзләр:

    1.     Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр.

    2.     Җөмләне укыганда аларны төшереп калдырырга да мөмкин.

    3.     Аларга җөмләдә сорау куеп булмый.

    5.     Сөйләмдә алар бик аз сиземләнә торган интонация һәм пауза белән әйтелә.

    6.     Язуда өтер белән аерылалар.

    Слайд 8. Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре:  (өтер)

    - җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела;

    - җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла;

    - җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела.

    5. Татар теле  һәм рус телендәге кереш сүзләрне  чагыштыру, аермасын, охшаш якларын табу.

    По-моему, каждый любит своих родителей.

    Яздым җөмлә, иҗек, сүз, 
    Бик арыды минем күз.
    Йомам күзем, ял итсен,
    Ачам күзем: күп күрсен!

    Тагын йомам һәм ачам,
    Бер йомам да бер ачам.
    Күзләр хәрәкәте белән
    Бик зур әйләнә сызам.

    Аннан төбим күзләрем
    Имән бармак очына.
    Кисәк карыйм тышта үскән
    Биек агач башына.

    2. Дәреслек белән эшләү.

    Күнегүләр эшләү. 1) Күнегүләр эшләү.

    2. РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып, 48 нче биттәге 8 нче күнегү (телдән) ситуатив күнегүне парлап эшләү. Дустыгыздан сорагыз, ә ул кереш сүзләр кулланып, үз фикерен әйтсен.

    - Дустым, син иртә торасыңмы? Әлбәттә, мин көн дә иртә торам.

    - Дустым, син урын-җирне җыясыңмы? Әлбәттә, мин урын-җирне үзем җыям.

    - Дустым, син әниеңә булышасыңмы? Әлбәттә, мин әниемә һәрвакыт булышам.

    IV. Рефлексив бәяләү этабы.

    1.Тест биремен башкару, үзбәяләү. (Слайд 9. Тест)

    1. Нинди сүзләргә кереш сүзләр диләр?

    А) сөйләмгә мөнәсәбәтеңне,  үз фикереңне белдерү өчен кулланылган сүзләргә;

    Ә) башка телгә тәрҗемәсен күрсәтү өчен кулланылган сүзләргә;

    Б) җөмләне матур итү өчен кулланылган сүзләргә.

    2. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

    А) сызык;

    Ә) нокта;

    Б) өтер.

    3. Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?

    А) башында, ахырында;

    Ә) уртасында, ахырында;

    Б) башында, уртасында, ахырында.

    4. Кереш сүзнең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.

    Минемчә –

    А) по-моему мнению;

    Ә) по-моему;

    Б) по-твоему.

    5. Җөмләгә төшеп калган кереш сүзне куегыз.

    ..., без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.

    А) димәк;

    Ә) киресенчә;

    Б) бәхеткә каршы.

    (Слайд 10. Җаваплар: 1) а, 2) б, 3) б, 4) ә, 5) а.)

    1. Рефлексия.

    -Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек? (кереш сүзләр)

    - кереш сүзләрне өйрәнү өчен нәрсәләр эшләдек? (җөмләләр тикшердек, сорауларга җавап бирдек, алгоритм төзедек, сүзлек эше үткәрдек) алгоритм буенча җавап бирәләр.

    2. Өй эше. (Слайд 11.)

  • Үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, кереш сүзләр кулланып, әниләр турында хикәя яза аласыз, яки Рәсим белән Илнурга кереш сүзләр кулланып, характеристика яза аласыз.
  • Өстәлләрегездә смайликлар бар. Шул смайликлар ярдәмендә үз эшегезгә бәя бирегез, дәрескә мөнәсәбәтегезне белдерегез.

  • Мин сезнең өчен бик шат. Сез бүген дәрес темасын бөтенегез дә аңлагансыз һәм сезгә дәрес ошаган.
  • Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Исән булыгыз.