Печать
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
 
  1.      Полное название школы: Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
  2.      Название разработки. Орфографик сүзлек төзибез
  3.      Данные автора: Әһлиева Гөлназ Фоат кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   4. Год.    2016 

Татар теле

                                                            Сыйныф: 5 (татар төркеме) 

Дәрес темасы: Орфографик сүзлек төзибез

Максат һәм бурычлар.

1. графика һәм орфография буенча өйрәнгәннәрне гамәли куллану күнекмәсен үстерү һәм ныгыту; сүзләр язылышында өйрәнгән кагыйдәләрне тану, табу һәм урынлы куллану күнекмәсен үстерү  һәм ныгыту;

2. игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне, бәйләнешле сөйләмне, иҗадилыкны үстерү;

3. уку материалын актив үзләштерүгә кызыксындыру ,туган телебезгә  сак һәм кызыксынучан караш, хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы. Дәрес-проект.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, матур әдәбияттан үрнәкләр, комьютер

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Сәламләү.

Укытучыны сәламләү.

Шигырь тыңлау, сөйләшү.

Тыңланган шигырь буенча сораулар бирә белү

Актуализация

Дәреснең максаты билгеләнә. Графика  - 

 Орфография -                              

( Модельне тутыр, фикерләшеп, дәрескә максат билгеләнә.)

 Көтелгән   җавап:

Графика  -                          сөйләм авазларының язуда бирелү                                                              ысулларын өйрәнә торган бүлек

Орфография -             сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек

Мөстәкыйль эшли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Нинди сүзлекләр бар?

Орфографик, тәрҗемә, аңлатмалы,фразеологик, синонимнар...

Логик фикерләү сәләте

Авырлыктан чыгу

Орфографик сүзлектән файдаланып, сүзләрдәге хаталарны төзәтеп  язарга.

Йомош, явлык,  хәйкәл, ауру, дингез,класташ, конгоз.

Беренче төркемдәге укучылар эшен укытучы тикшерә, икенче төркемдәгеләрнең эшен беренче төркемнәр тикшерә. Бу вакытта икенче төркем укучылары орфографик сүзлек белән эшли: кызыксынган сүзләрнең язылышын карыйлар.

Үзара тикшерү

Яңа материал аңлату.

Физминут

Димәк, без бүген нәсәләр эшләрбез?

Сүзлекләр нинди тәртиптә төзелгән?

Орфографик сүзлек төзибез.

Төрле кагыйдәләргә сүзлек төзибез.

 “Кар атыш” уены уйнала. (Беренче укучы әйткән сүз нинди тартыкка бетсә, икенче укучы шул тартыктан башланган сүз әйтә).

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

Мөстәкыйль эш. Группаларда эш.

Һәр группа бер орфограмма өстендә эшли:

1.О-ы язылышы

2.Ө-е язылышы

3.В хәрефенең язылышы

Эш бүленеше:

1.Баш редактор

2.Рәссам-бизәүче

3.Сүзлек белән эшләүчеләр

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

Проектны яклау.

 

Проектны яклау.

Матур дөрес итеп сөйли белү

Рефлексия

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.

Тагын башка төрле темага сүзлекләр төзергә була: гаилә, мәктәп, уенчыклар, агачлар һ.б.

Үз эшен бәяли белүе.