Печать
Рейтинг:   / 18
ПлохоОтлично 
2 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.
Тема: Авазлар һәм хәрефләр.
Максат: укучыларның тема буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү; сүзләрнең авазлардан ясалуын кабатлау; сүздә авазлар һәм хәрефләрне аера белү күнекмәләрен ныгыту; сүз байлыгын, логик фикерләүне арттыру; телне өйрәнүгә омтылыш һәм теләкне үстерү.
Җиһазлау: А.Х. Нуриева, Ч.М. Харисова “Татар теле” дәреслеге ( 2 кисәк),
карточка-тест, кроссворд,
Дәрес төре: Кабатлау.
Дәрес тибы:
Дәрес барышы.
l. Актуальләштерү.
1. Матур язу: ььь ъъъ
кк бб вв тт
Гг Тт Без табигатьне саклыйбыз.
2. Сүзлек диктанты.
Җиңү, вәгъдә, гадәт, гадел, гаҗәп, кәгазь, дөнья, васыять, шигъриять.
(Тикшерү, үзбәя)
ll. Рефлексив кабатлау һәм уку мәсьәләсен кую.
1. Карточка-тест (язып эшләү):
Без татар балалары,
Туган телне сөябез,
Ана телебезнең серләрен өйрәнәбез,
Һәм бик яхшы беләбез:
“...” гә әни, әти, әби, Әлдермеш,
“...” гә җиңү, җир, җимеш
“...” гә өлге, өлгереш
“...” гә үлән, үстереш
“...” га һава, һәм, Һади, һәйкәл
“...” га бетә соң, моң, таң.
 Юл башында нинди хәрефләр төшеп калган?
 Татар алфавитында гына була торган хәрефләр.
 Шуларның Ә,ө,ү нинди сузыклар?
 Нечкә сузыклар.
 Калган сузыкларны әйтеп чыгыйк әле.
 а, и,о, у, ы, э
 ң нинди аваз ул?
 Борын авазы.
 Иптәшләре?
 м,н.
 ң турында тагын нәрсәләр беләбез?
 Баш хәрефе булмаган хәреф.
 Иптәшләре?
 ь,ъ
 ь, ъ нинди хәрефләр?
 Алар аваз белдерми торган хәрефләр.
(Төркемнәрдә киңәшләшеп нәтиҗәләрне искә төшерәләр, уку мәсьәләсен куялар).
(Тикшерү, үзбәя)
Димәк, без бүген дәрестә авазлар һәм хәрефләрне искә төшерәчәкбез. Сүзләрдә аларның дөрес язылу кагыйдәләрен, орфографияне кабатлыйбыз.
lll. Уку мәсьәләсен чишү.
1.Текст өстендә эш (тактада эшләү).
Кар ява.
Тышта кар ява. Мамык төсле йомшак кар бөртекләре һавада бөтереләләр. Алар йолдызлар кебек җемелдиләр. Ак кар җир өстенә, авыл өйләренең түбәләренә куна. Таняның яшел төстәге йомшак җылы шәленә кар төшә.
( Л. Воронкова буенча).
а) Текстны укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.
 Бу хикәядә елның кайсы фасылы сурәтләнә?
 Кыш.
 Өзектә нәрсә сурәтләнә?
 Кар яву вакыты.
 Кар бөртекләре нинди?
 ...
Ял итү. Талгын музыка астында дәвам ителә.
 Кар бөртекләре нишли?
 Һавада бөтереләләр (балалар әйләнәләр).
 Йолдызлар кебек нишлиләр?
 Җемелдиләр (күзләрен йомалар, ачалар).
 Алар кая куналар?
 Җиргә, өй түбәләренә (әйләнеп чүгәлиләр).
 Таняның нинди шәленә кар төшә?
 Яшел (яшел төсле кәгазь күтәрелә, балалар шуңа карыйлар, күзләрен йомалар, ачалар)
 Укытучы указкасына беркетелгән кар бөртеген күзәтеп күзгә гимнастика ясыйлар, акрын гына утыралар ).
 Хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен?
 ...
(Тикшерү, үзбәя)
б) Тексттан сузык авазларны, борын авазларын табып асларына сызу.
 Калган (сызылмыйча калган) хәрефләр турында ниләр беләсез?
Искәрмә: тартык аваз хәрефләренә, ике авазны белдергән хәрефләргә күмәк рәвештә анализ бирелә.
(Тикшерү, үзбәя)
в) Тексттагы орфограммаларны тактага чыгып язу:
ява, йомшак, бөртекләр, һава, бөтерелә, йолдыз, өстенә, өйләренең, Таня, яшел, төшә
Искәрмә: һәрбер сүз язылышына кагыйдә искәртелә, мисаллар белән ныгытыла.
Түшәмнән төшкән төсле ленталарга беркетелгән кар бабайга язылган сүзләрне табу, шул сүзләргә туры килгән биремнәрне индивидуаль башкару.


Орфограмма Орфограммага бирем Моделе

Нәтиҗә: В хәрефе иҗек һәм сүз башында языла


Нәтиҗә:й хәрефе о хәрефе белән сүз башында языла



Нәтиҗә: ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә языла


Нәтиҗә: я, ю, е ике авазны белдерүче хәрефләр
йа
йә

(Тикшерү, үзбәя)
г) Таня сүзенә аваз-хәреф анализы ясау:
Текстта нинди кеше исеме очрады?
 Таня. Рус теленнән кергән кыз балалар исеме.
4 хәреф, 5 аваз
[т] – саңгырау тартык
[а]- калын сузык
[н ]- борын авазы
[й ] – яңгырау тартык
[а ] – калын сузык
Бу сүз ике иҗектән тора.
2. Кроссворд чишү (карточка).
 Биремне укыгыз. Биремдә шакмакларга нинди исемнәр язарга кушылган? (янәшә тартыклар кергән кеше исемнәре)
Га...ас (бб), Габду...а (лл), Га...әм (лл), Ха...ат (мм), Ма...ур (нн), Ха...ас (рр), Са...ар (тт), Га... ар (фф), Ка...аф (шш).
Парларда эшлиләр.
(Тикшерү, үзбәя)
lV. Модельләштерү.
 Ә хәзер авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәребезне модельләштерегез.
[ аваз]- хәреф
Эш планын билгелик:
1. Сүзне укыйбыз.
2. Теге яки бу авазны табу өчен сүзнең ясалышын, әйтелешен күзәтәбез.
3. Сөйләм әгъзаларының эшчәнлегеннән чыгып , нинди аваз икәнлеген билгелибез.
4. Дөрес язар өчен шул аваз яки хәреф кергән сүзнең ясалыш үзенчәлеген искә төшерәбез.
5. Сүзне дөрес язу өчен орфограмманы искә төшерәбез, орфограммага нигезләнеп дөрес язабыз.
V. Үз эшеңне үзең тикшерү, бәяләү.
- Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?
- Ана телебезне гаҗәп яхшы беләбез,
Менә үзбәяләребез.
Тактада слайдларда сүзлек диктантындагы сүзләр кертеп төзелгән шигырь юллары чыга.
Вәгъдә биргәнчә,
Җиңүгә ирештек ,
Өлгерешне күтәрдек,
Сүз байлыгын үстердек.
Туган телне безгә васыять иткән
Габдулла Тукайны яратабыз,
Тиздән аның юбилеен билгеләп үтәбез.
Гадәтләнгәнчә һәйкәлен чәчәкләр белән бизәрбез,
Шигърият дөньясында гизәрбез.
Vl. Өй эше бирү.
1. 1 сыйныф дәреслегеннән алфавит күчереп язып килергә.
2. Кабатлаган аваз-хәрефләрне аннан эзләп табарга, һәрберсенең урынын билгеләргә.