"Билгесез үткән заман хикәя фигыль"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
 

Алабуга шәһәре 5 нче урта мәктәбенең

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Романова Валентина Григорьевна

Сыйныф: 5нче сыйныфның рус төркеме

Дәрес темасы: "Билгесез үткән заман хикәя фигыль" 
Максатлар:

1) Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне формалаштыру;

2) Телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын арттыру;

3) Укучыларда татар телен өйрәнүгәкызыксынууяту, Г. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

4) Укучыларда  белем  алуга  омтылыш тәрбияләү, үзбәя булдыру.

Бурычлар:

  1.      Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү;
  2.      Әхлаклылык сыйфатларын, Г. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
    1.      Белгәннәрне тикшерү.

Дәрес тибы:  яңа белемнәрне ачу

Көтелгән нәтиҗә: Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Төп төшенчәләр:  Билгесез үткән заман хикәя фигыль,  билгеле  үткән заман хикәя фигыль

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, татар әдәбияты.

Ресурслар:  Р. З Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова  рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге, 5 нче сыйныф., Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек.

 

 

 

 

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. 
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру. 
- Исәнмесез, балалар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Укучылар,   ян күршегез  белән исәнләшегез дә, бер-берегезгә карап елмаегыз.

- Сезнең хәлләрегез ничек? 
- Рәхмәт, яхшы. 
- ... , синең хәлең  ничек? (балалардан сораштыру)
- Минем хәлем яхшы. 
II. Белемнәрне актуальләштерү 

Укытучы өчен максат:билгеле үткән заман  хикәя фиг-не кабатлау өстендә эшләү. 
Укучы өчен максат: фиг-не кабатлау, дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. 

1.Белгән белемнәрне тикшерү

-Укучылар, экранда фиг-р бирелгән. Аларны  ике  группага бүлегез, бирелгән битләргә языгыз.

ТАРАГАН,КАРАДЫ,КИТКӘН,ТАПТЫ,ЙӨГЕРГӘН,ЙӨЗДЕ,ОНЫТКАН,КИТТЕ.Слайд№2

- Ә хәзер тикшерәбез.

А)Бер укучы беренче  баганадан сүзләрне укый.

УКЫДЫ                                                  

КӨЛДЕ                                                   

КАЙТТЫ

КИТТЕ                                          

- Экранда тикшерәбез.Слайд№3

Б) Бер укучы икенче  баганадан сүзләрне укый.

ЙӨГЕРГӘН

ТАРАГАН

ОНЫТКАН

КИТКӘН

- Экранда тикшерәбез. Слайд№4

- Беренче баганада   язылган фиг-рнең кушымчалары  нинди?(-ды/-де, -ты/-те)

 - Алар нинди сорауга җавап бирәләр?(Нишләде?)

- Димәк, беренче баганада нинди фигыл-р язылган? (билгеле үткән  заман  хикәя фиг-р  ). Бу нинди фиг-р? Без аларны беләбезме?Искәртик әле:

(Бер баладан)

- Сказать  о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы -ды/-де, -ты/-те, которые присоединяются к начальной  форме глагола.

- Әйе, без аларны беләбез.

- Икенче баганада фиг-ң кушымчалары нинди?(-ган/-гән, -кан/-кән). Без аларны беләбезме?

- Юк.

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр  өйрәнәбез?  Дәрескә нинди максат куябыз? (-ган/гән, -кан/-кән кушымчаларын өйрәнү).

- Әйе, дәрес темасы - "Билгесез үткән заман хикәя фигыль"(Неопределенное прошедшее время глагола) языгыз.Слайд№5

 - Аларны өйрәнү өчен, экранга  игътибар белән карагыз әле.Слайд№6

- Сез  кемне күрәсез?(Г. Тукай)

-  Г. Тукай кем ул? (Г. Тукай – бөек татар шагыйре)

-  Г. Тукай нәрсәләр язган?( Г. Тукай шигырьләр, әкиятләр язган)

- Г. Тукайның  кайсы әкиятләрен беләсез?(“Шүрәле”, “Су анасы”,...)

2.  - Бу рәсемнәр кайсы әкияттән? “Су анасы” әкиятеннән.Слайд№7

 

- Экранга карагыз һәм бу рәсемнәрдән хәзерге  заман хикәя  фигыльләрне табыгыз  һәм дәфтәрегезгә  языгыз.Аларның кушымчалары нинди?(-а/ә; ый/и) Нинди сорауга җавап бирәләр?(Нишли?)

(язалар)

- Тикшерәбез. (бер бала әйтә, укытучы  экранда күрсәтә. Экранда фигыльләр  килеп чыга).Слайд№7

Йөзә -

Күрә -

Тарый -

Йөгерә -

Курка -

Килә  -

  1. 2.    Дәфтәрләрдә  шушы фигыльләрдән билгеле үткән заман хикәя фигыльләр языгыз.Аларның кушымчалары нинди?(-ды/де; ты/те) Нинди сорауга җавап бирәләр?(Нишләде?)Слайд№7
  2. Проблемалы сорау кую. 
    - Сейчас я прочитаю  вам эту сказку на татарском языке,  ваша задача: 
    - узнать, какой фрагмент сказки не изображен на слайде; 
    - обратить внимание на форму  глаголов.
    (Әкият билгесез үткән заман фигыльләр белән  сөйләнә, фигыльләр тактада чыгып бара) Слайд№8
    Малай суда йөзгән
    Су буенда  ул Су анасын күргән
    Су анасы алтын тарак белән чәчен тараган
    Малай таракны алган һәм авылга йөгергән
    Ә Су анасы этләрдән курыккан
    Су анасы кичен килгән. Әнисе таракны биргән
    Әнисе малайны орышкан. 
    - Сез тактада кайсы  фрагментны күрмәдегез? Әнисе малайны орышкан. 
    - Сезгә ул фрагментка карата кулланылган фигыль танышмы? (орышты)

йөзде

күрде

тарады

йөгерде

курыкты

килде

4. Ял итү.

III. Яңа теманы аңлату. 
Укытучы өчен максат
: билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү; 
Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү.

- Юк(Тактада соңгы фрагмент күренә, яңа сүз буенча сүзлек эше үткәрелә)

  1. Сорауларга  җавап бирү:
    - Укучылар, малай кеше әйберен алып  дөрес эшләгәнме? (Юк, дөрес түгел)

- Кеше әйберенә тияргә ярыймы? (Кеше әйберсенә тияргә ярамый)

- Әнисе дөрес эшләгәнме? (Әйе, әнисе дөрес эшләгән)

- Малайүзгаебенаңлаганмы? (понял свою ошибку?) (Әйе, малай үз гаебен аңлаган)

-        Ул киләчәктә кеше әйберенә тигәнме?(шиг-не укучылар укыйлар) Слайд№10

-        “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?(Алдашмаска, кеше әйберенә тимәскә)
Укучыларның җаваплары тыңланыла. 

- Яхшы, ә хәзер икенче сорауга җавап табыйк. 
- Нәрсә үзгәрде? (фиг-ң кушымчалары)

Ни өченүзгәрде? Без бу вакыйганы күрмәдек.
- Если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән, которые присоединяются к начальной форме глагола. Сейчас изобразим наше правило в виде схемы.- Димәк, билгесез үткән заман хикәя фигыль сез үзегез күрмәгән вакыйгалар турында сөйли. Слайд№11 

  1. IV. Ныгыту 
    Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. 
    Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү 
    1. Кагыйдәне китаптан укыту.73 бит, 1 күнегү.
  2. Кушымчаларны дөрес куллан!

2.Скажите по-татарски:
В городе выпал снег.
Девочка увидела ежа .
Мальчик  пришел домой.
Мама  сшила платье.

 

Аффикс

 

-ган/-гән

 

-кан/-кән

Присоединяются к основам, заканчивающимся

на гласный или

звонкий согласный

на глухой согласный

3.Допиши окончания глаголов

Малай суда йөз... 

Су буенда ул Су анасын күр...

Су анасы алтын тарак белән чәчен тара...

Малай таракны алган һәм авылга йөгер...

Ә Су анасы этләрдән курык....                                                   

Су анасы кичен кил...   

Әнисе таракны бир...   

Әнисе малайны орыш...

  1. Минфиг-неукыйм, сезбилгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ишетсәгез, басасыз.

КИЛӘ, ЮДЫ, КАРАГАН, ҮТТЕ, ТЫҢЛАГАН, БИРДЕ, ТАРАТКАН, КҮРДЕ, АШАГАН, БЕЛӘ.

  1. Как скажешь о том, что:
    Миша  ходил в магазин.
    Галя  ела торт.
    Петя рассказал  стихотворение.
    Дима  прочитал  книгу.
  2. Заполни таблицу
  3.      Нәтиҗә ясау
  4. Билгеләр кую. Үзбәя бирү.

 

Аффикс

 

-ган/-гән

 

-кан/-кән

Присоединяются к основам, заканчивающимся

на гласный или

звонкий согласный

на глухой согласный

Пример

   


V.  Йомгаклау. Рефлексия.

- Бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?

- Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- Нинди фигыльләрне истә калдырдыгыз? (татарчадан - русчага, русчадан- татарчага әйләндереп әйтегез).

- Тема аңлашылдымы?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Укучылар, өстәлләрегездә  түгәрәкләр ята. Шушы түгәрәкләргә сез үзегезнең исемегезне языгыз һәм үзегезгә билге куеп миңа тапшырыгыз.

  1. VI.Өй эше бирү. 
    Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү. 
    Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү. 
     1 вариант -  Билгесез үткән заман фиг.кулланып кечкенә бер әкият язып килергә. 
    2 вариант - 74бит, 2 нче күнегү 

- Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, билгесез үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

Дәрес тәмам. Катнашканыгыз өчен  бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.