Сашаның дуслары
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
 

   МБГББУ Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Ногманова Миләүшә Сәлим кызы,  1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы классның рус  төркеме)

 Максат:1)текстның эчтәлеген сәнгатьле итеп, аңлап уку; 2) алдагы дәрестә өйрәнгән лексиканы ,грамматик материалны камилләштерү; 3)фикерли белү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.  4) дуслык хисләре тәрбияләү.

Технология:Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив –үстерелешле технологиясе.

Тип: ЛГКК

  Җиһаз: дәреслек, аңлатмалы сүзлек, (слайдлар), мәкальләр, тест,синквейн язу схемасы.                                    Дәрес барышы

I Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар. Бер- беребезгә карап елмаешыйк та , барыбызга да хәерле көн теләп дәресебезне башлыйк.

II    Белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1.Дәреснең темасын ачу

Укучылар ,тактадагы мәкальне укып, мәгънәсен аңлатыйк  әле. “Дуслык авырлык килгәндә сынала.”Друг познается в беде»

-Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?Әйдәгез әле, кем тәрҗемә итә?

-Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Дуслык.

Максат белән  таныштыру.Дәфтәрләргә число, тема язу.

2.Текст  алды эше

Яңа текст өстендә эшләгәндә  безгә аңлашылмаган сүзләр  очрарга  мөмкин.

А)  Сүзлек өстендә эш.Әйдәгез шул сүзләрне рус теленә тәрҗемә итик:

(сүзләр тәрҗемәсез тактада язылган)  Слайд белән тикшерелә.

1.Бергә-вместе,йөрәк-сердце,даруханә-аптека,авырды-заболела,ярдәм итү-помочь,бервакыт- однажды, кан басымы- кровяное давление, якын- близко, чакырды-позвал.

2 Әйдәгез , сүзләрнең синонимнарын табыйк:Бергәләшеп ,авырды - сәламәтлеге какшады,чирләде; ярдәм итү-булышу; бервакыт - берзаман ; якын - монда гына,  шушында гына;  чакырды- дәште.

3.Әйдәгез, яңа сүзләр белән җөмләләр төзик:

Б) Әйтелеш өстендә эш.(слайд)

1.Сүзләрнең транскрипциясен дөрес итеп уку.(Тактаның сул ягына язып куела)

2.Язылыш өстендә эш.(күзне йомып, аерым сүзләрне  күңелдән  язып карау)

Йөрәге,даруханә,авырды,бервакыт,ярдәм.(укытучы әйтә)

3.Дуслык турында әңгәмә:

-Кешегә дус кирәкме?

-Әйе, кирәк.

-Ә нәрсә соң ул дуслык?Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ничек бирелгән?(уку)

-Нигә кирәк дуслар?

-Чөнки дуслар белән күңелле.Дуслар бер- берсенә булышалар, бергә уйныйлар, мәктәпкә йөриләр.

-Сез ничек уйлыйсыз. Чын дус нинди булырга тиеш?

-Ышанычлы,ярдәмчел.

-Хәзер без чын дусның нинди булырга тиешлеген ачыкларбыз. Моның өчен безгә “Сашаның дуслары” хикәясе ярдәм итәр.Хикәя геройлары чын дуслармы?

4.Текст өстендә эш.

А)Укытучының укуы. (укучылар эчтән укыйлар) Сорауга җавап  алу. (Бу хикәя дуслык турында)

Б) Укучыларның кычкырып укулары.(укуга бәя)Уку алдыннан кызыксындыру соравы: Саша Валера чакыргач, нигә уйнарга чыкмый?(Сорауга җавап)

-Валераны чын дус дип буламы?

-Юк.

-Димәк, бу хикәя нәрсә турында?

-Чын һәм ялган дуслык турында.(настоящий)

III    Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту

1.Дәреслек белән эш.  135 бит.2 нче күнегү( Хикәядән бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табып уку.)  2.Исемнең килеш белән төрләнешенә күнегү. (Дәреслектәге 4 күнегүне 2 вариантта  язып эшләү һәм экранда тикшерү.Бирем: Нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куеп язарга.)

3.Туры сөйләмне тануга күнегү.(Слайд)Текстан туры сөйләмне табып уку һәм тыныш билгеләренә игьтибар иттерү.

4.Экрандагы сүзләрнең дусларга туры килә торганнарын сайлап уку. (10 сүз тиеш.Слайд белән тикшерү.)Укучылар, яхшы сыйфатларны сайлап алыйк, ә  начарларын бетерик, алар сезгә юлдаш булмасын.

Акыллы,ярдәмчел,үпкәләүчән,саран,юмарт,тәрбиясез,кайгыртучан,игътибарлы,шапшак, ышанычлы,яхшы,ялкау,гадел,эшчән, тырыш.

5.Парларда эш.(язмача)

1п.бирем.Азат – чын дус ,чөнки .                           3-4п.Синквейн язу.

2п.Валера чын  дус түгел, чөнки ...                          

6.Контроль  тест.(язмача)

1.Как ты скажешь, что твой друг внимателен.

а)Минем дустым ялкау; б)Минем дустым акыллы; в)Минем дустым игътибарлы.

 2Твой друг справедлив.

а)Минем дустым яхшы; б) Минем дустым ярдәмчел; в)Минем дустым гадел.

3.Настоящий друг  должен быть надёжным.

а)Чын дус яхшы булырга тиеш;б) Чын дус ышанычлы булырга тиеш; в)Чын дус акыллы булырга тиеш

4.Настоящий друг должен быть  отзывчивым.

а)Чын дус эшчән булырга тиеш;б)Чын  дус тырыш булырга тиеш;в)Чын дус ярдәмчел булырга тиеш.

5.Как скажешь маме, что одолжил другу деньги.

а)Әнием, мин дустыма китап биреп тордым;б)Әнием, мин дустыма акча биреп тордым;в)Әнием, ул дустына акча биреп торды.

6.Как попросишь  у друга деньги для покупки лекарства.

а)Дустым, алма алырга акча биреп тор әле, зинһар;б)Дустым, китап алырга акча биреп тор әле, зинһар; в)Дустым, дару алырга акча биреп тор әле, зинһар.

                 тестка ачкыч:1-в; 2-в; 3-б; 4-в; 5-б; 6-в.

III Йомгаклау.  2.Бу хикәя нәрсәгә өйрәтә? Чын дус нинди була?(Билгеләр кую)

 IV Өй эше .1.Валерага үзегезнең киңәшләрегезне белдереп хат язарга

( 1в.укучыларга) 2.Хикәянең эчтәлеген сөйләргә ( 2в.укучыларга)

                               

У вас нет прав для создания комментариев.