Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема. Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы.
(дәрес планы)

Төзүче: Билалова Гөлназ Мәҗит кызы
II квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 ел

Максат: 1) укучыларның табигатьне саклау темасына сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру
2) Табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, аның матурлыгын, байлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү
3) логик фикерләүләрен, иҗади эшләүләрен үстерү
Җиһазлау: мультимедиа, стенгазета, китаплар
Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар.
Дежур укучы белән әңгәмә
Үткән материалны кабатлау.
Укучылар, без сезнең белән ”Табигатьне саклау” бүлеген өйрәндек һәм сезгә шушы бүлекне йомгаклап проект эшләре бирелгән иде. Тема буенча дәресләрдә нәрсә турында укыдык? (Табигать турында).
- Укучылар, ә табигать нәрсә ул? ( Урманнар, елгалар, чишмәләр, хайваннар, кошлар, чәчәкләр, кояш, болыт, яңгыр, су).
- Әйе, укучылар, кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә нәрсә бирә? ( Азык, кием, торыр урын бирә. Сәламәтлегебезне ныгыта, шифалы үләннәр, җиләк – җимешләр белән дәвалый, тормышыбызны бизи).
- Укучылар, табигатькә ике төрле караш бар дип укыдык. Алар нинди карашлар? ( Табигатьне буйсындырырга, аннан теләгәнчә файдаланырга, аны сакларга, аңа тимәскә).
- Ә сезнең белән без нинди нәтиҗә ясадык? ( Табигатьне сакларга, тиешенчә файдаланырга).
- Укучылар, ә хәзер сезнең эшләр белән танышырбыз. Мин сүзне 1нче төркем укучыларына бирәм.
1 укучы. Без сезгә үзебезнең проект эше итеп, менә шушы буклетны тәкъдим итәбез.
Буклет “Табигать – туган йортыбыз” дип атала. Ә безнең девиз: “Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш”.
Максатыбыз. Туган як табигатен өйрәнү һәм саклау.
Буклетта “Син табигатьне саклый беләсеңме?” дип аталган тест бирелде.
“Кызыл китап турында” информация. Сезгә бездән киңәшләрдә Табигатьне саклау кагыйдәләрен укырсыз.
Табигать турында шигырьләр бирелде. Без сезгә шушы буклетларны бирәбез, ә сез әти-әниләрегез белән укырсыз.
Укучылар, сыйныфташларыгызның киңәшләрен үтәрсез, гүзәл табигатебезне сакларсыз дип ышанып калам.
- Ә хәзер, әйдәгез әле, 2 нче төркем укучыларны тыңлап китик.
- 1укучы. Без үзебезнең проект эшен туган ягыбыз чишмәләре турында алдык. Чөнки бу безнең өчен бик кызыклы һәм файдалы тема. Проект “Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап. дип атала. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы , үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан, ургылып чыга. Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала.кунак килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса Чишмә суыннан чәй куйганнар. “Суыбыз бик тәмле безнең” – дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар.
- Ә нәрсә соң ул чишмә? (Слайдлар буенча сөйли)
Чишмә – ул тау итәгеннән, тау арасыннан бәреп чыккан су. Чишмә суы елгаларга, күлләргә, диңгез, океаннарга җан бирә. Ә сез беләсезме? Идел, Кама кебек елгалар да чишмәләрдән башланганнар. Элек-электән борынгылар чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки алардан башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак.
Ччишмәләребез турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр язса, ә инде композиторлар шул шигырьләрне матур көйгә сала, ә безнең яраткан җырчыларыбыз шул җырларны безгә ишеттерә.
- 7слайд. Ә хәзер карап китегез әле менә бу матур чишмәләрне. Чыннан да. Нинди матур чишмәләр.
- Ә кешеләрнең чишмәләргә карашлары нинди булырга тиеш? Чишмә, су буйларын пычратмаска, чишмә, су юлларын ташлардан, балчыклардан чистартып торырга кирәк.
- Безгә чишмәләр кирәк. Без аларны сакларга тиеш. Безнең әби-бабаларыбыз аларны хөрмәт иткән. Чишмәләргә юл өзелмәсен, алар озын гомерле булсын.
- Дөрес, укучылар, чишмәләр су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да.
- Ә хәзер ял минутына тукталып алыйк. “Шәйдәүләт чишмәсе” клибын күрсәтү.
Ә хәзер мин 3нче төркемгә сүзне бирәм.
- Укучылар, сез проект эшегезне стенгазета итеп ясагансыз. Стенгазета “Минем әйләнә-тирә дөньям” дип атала. (стенгазета исеме язылган, уртада күңелсез кеше рәсеме, ә өч яклап рәсемнәр) Ә ни өчен бу кеше күңелсез икән? Ни өчен күңелсез икәнен без корреспондентларны тыңлагач белербез.
1нче корреспондент. Мин менә бу беренче рәсем турында сөйлим. Бу күк йөзе, һава. Безнең һава чиста булырга тиеш, ләкин ул чиста түгел.
Укытучы: Ни өчен һава чиста булмый?
1нче корресп. Анда микроблар бар. Микроблар булмасын өчен, тузанны сөртергә, бүлмәләрне җилләтергә кирәк (микробларны кырдан алып ата). Шәһәрдә күп яшеллек булырга тиеш. Завод-фабрикалардан чыккан төтеннәрне агачлар үзләренә җыялар. (1-2 агач бөркетелә)
Укытучы. Ә безгә нишләргә кирәк соң?
1нче корресп. Безгә яшеллекне сакларга кирәк, агачлар утыртырга кирәк.
Укытучы. Укучылар, күрдегезме, яшеллек булса, һава чиста булыр иде.
Укытучы. Ә хәзер без 2нче корреспондентка сүзне бирик.
2нче корресп. Мин икенче рәсем турында сөйләрмен. Сүзебез су турында булыр.
Укытучы. Су кайда күп була соң?
2нче корресп. Диңгез, чишмәдә, елга, океаннарда су бик күп була.
Укытучы.Ә суны ничек сакларга кирәк?
2нче корресп. – суны экономияләргә
- суга чүп-чар ташламаска
- Суны пычратмаска (рәсем өстеннән пычрак тапларны ала)
Менә карагыз әле нинди чиста, матур рәсем булды. Сезгә ошыймы бу рәсем?
- Укучылар, кеше сусыз яши алмый. Су – тормыш чыганагы. Чиста су безгә яшәү өчен кирәк. Суларны саклагыз.
Укытучы. 3нче корреспондент безгә нәрсә турында сөйләр икән?
3нче корресп. Мин менә бу яшел бит турында сөйлим. Яшел бит – тормыш бите.
Укытучы. Ә ни өчен соң ул яшел?
3нче корресп. Табигатьнең күп өлешен үсемлекләр алып тора. Алар кислород бирәләр. Менә шуңа күрә ул яшел.
Укытучы. Ә менә бу кара квадратлар һәм кара түгәрәкләр ни өчен кирәк соң?
3нче корресп. Аларның һәркайсында бик аз калган үсемлекләр һәм хайваннар. Без үзебезне дөрес тота белсәк кенә, аларны ала алабыз.
Укытучы. Ә нинди кагыйдәләрне без белергә тиеш?
3нче корресп. – чәчкәләрне өзмәскә (кара түгәрәкләрне ала)
- үсемлекләрне өзмәскә (кара түгәрәкләрне ала)
- җәнлекләргә тимәскә (кара квадратларны ала)
- кош ояларын туздырмаска (кара квадратларны ала)
- аларны куркытмаска (кара квадратларны ала)
(күңелсез кеше рәсемен ала, ә ул рәсем урынына күңелле кеше рәсеме килеп чыга)
Карагыз әле, менә нинди мактур рәсем калды. Әгәр дә без табигатьтә үзебезне тоту кагыйдәләрен белсәк, аңа ярдәм итә алачакбыз. Безнең кешебез дә елмая. Аңа чиста дөнья бик яхшы. Ул сәламәт. Кешенең сәламәтлеге ул – табигать байлыгы, аны сакларга кирәк.
- Укучылар, мин сезнең белән килешәм. Мин сезнең эшләр белән бик канәгать.
Чишмәләребез саф килеш,
Каеннарыбыз ак килеш,
Гөлләр, чәчәкләр саф килеш,
Сандугачлы кичләр,
Тургайлы таңнар
Булсын имин килеш!
Билге кую
Саубуллашу

Кулланылган әдәбият
1. Татарстан чишмәләре. Заман нәшрияты, 2008.
2. Табигать матурлыгы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002
3. Табигать турында хикәяләр. “Татарстан китап” нәшрияты, 2005

У вас нет прав для создания комментариев.