Открытый урок в 3 классе
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

БУА ШӘҺӘРЕ 1 НОМЕРЛЫ АЕРЫМ ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

3 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән әдәбиуку дәресенең эшкәртмәсе.
Укытучы:Вахитова Сөмбел Равил кызы, 1 кв категория
Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина
"Күңелле татар теле",
3 нче сыйныф, икенче кисәк

2017 г
Тема: "Айратның кышкы каникулы"
Максат: текст эчтәлеге буенча бирелгән лексик-грамматик материалны үзләштерү һәм практик кулланышка кертү; берлек сан тартым кушымчаларын кабатлау; өлкәннәр һәм кечкенәләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы Укуга карата кы-зыксыну хисе булдыру.
Мета предмет Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
Предмет Әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү. нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. каникулда кайда булганыңны әйтә белү.
Җиһазлау: "Каникулда" тексты буенча презентация, сүзлекләр
Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина "Күңелле татар теле",
(рус балалары өчен) Казан:Татармультфильм,2013.

Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше: 1) исәнләшү: Исәнмесез, исәнмесез,
Исәнмесез, саумысез!
Барчагызга сәламәтлек
Хәерле көн телибез!
2) укучыларның дәрескә әзерлеклекләрен тикшерү, китап-дәфтәләрен барлау;
3) дежур отчеты: числоны, атнаның көнен, укучылырның барлыгын һәм өй эшен хәбәр итү.
Раунд Робин структурасы.Һава торышы туында сөйләшү.
II. Актуальләштерү:
1) фонетик зарядка[кар],[чана ][чаңгы][шугалак]
2) өй эшен тикшерү;
3) сорауларга җавап бирү:
- Без "Туган якка кыш килде" бүлеген өйрәнүне дәвам итәбез. Әйдәгез, тагын бер кат кыш билгеләрен искә төшерик
Измерение креативности по Гилфорду (кар ява салкын ,буран,җил исә) (1-4нчеслайдлар)
Укучыларның җаваплары тыңланыла.(чана шуу,чаңгы шуу,тимераякта шуу,хоккей уйнау)
• Сез нинди кышкы уеннар беләсез? (5-8нче слайдлар).
Структура «Конерс»
Укучыларның җаваплары.
III.Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар,ә без бу уеннарны кайчан уйныйбыз?(Кышын,кышкы каникулда) .
Укучылар,ә сез ничек уйлыйсыз без бүген нәрсә турында сүз алып барырбыз?(Кышкы каникул турында)
Ә сез үзегезнең кышкы каникулларны ничек үткәрдегез?(Күңелле үткәрдек ,авылда булдык,Казанга бардык...)
Ә сез Айратның каникулларын ничек үткәргәнен белергә телисезме?
Максат кую.Әйдәгез үз алдыбызга максат куйыйк(Давайте поставим перед собой цель)
Айратның каникуллары ничек үтүе белән танышү.(Познакомиться с тем, как Айрат провел каникулы)
IV.Проектны тормышка ашыру.
Как мы можем достичь цели?Cтруктура карта-поток.
-Открыть учебник и прочитать.
-Только прочитать?
-Нет мы находим ключевые слова,ставим вопросы,располагаем слова правильно).

V. 1. Яңа лексик материал белән таныштыру (нче слайд):
Якын [йа ͦ қын]–
Җитте [җитте]–
Авыл [а ͦ wыл] -
Көттеләр [көттөләр] -
Әбәкле [әбәкле]-
Шаярдылар [ша ͦ йардылар]-
Көлделәр [көлдөләр] -
Рәхәт [рәхәт]-
1. Сүзләрне транскрипциягә таянып, дөрес уку, кабатлау, сүзлек ярдәмендә тәрҗемәсен табу, мәгънәләрен аңлату, сүзлек дәфтәрләренә язу.
2. Яңа сүзләр белән телдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.
3. Яңа сүзләрнең дөрес язылышы өстендә эш.

2. Яңа сүзләрне кулланып ситуатив күнегүләр эшләү( нчы слайд):
Скажи что:
- ваш дом близко к школе;
- друзья ждали тебя долго;
- вы играли с одноклассниками в пятнашки;
- мальчики шутили на перемене.

3. Текстны уку:
1) укытучының үрнәк укуы;
2) тәрҗемә эше (парлап эшләү);
3) укучыларның гөжләп укуы;
4) укучыларның кычкырып укуы.
Физкультминут.
4. Найди в тексте предложения, где сообщается о том, что:
- Айрат в каникулы поехал в деревню;
- бабушка с дедушкой ждали Айрата;
- у него есть новые сани;
- он очень обрадовался;
- в деревне очень весело и хорошо.

5. Расположи предложения по содержанию текста:
1) Әбиседә, бабасы да Айратны көттеләр. 2) Айрат каникулда авылга китте. 3) Малайлар авылда әбәкле уйнадылар. 4) Алар малайга чана бүләк иттеләр. 5) Авылда бик күңелле, рәхәт булды. 6) Айрат аларга рәхмәт әйтте.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1 . Берлек сан тартым кушымчаларын кабатлау максатыннан дәреслектәге 2 нче күнегү эшләнелә (25 нче бит).
Вместо точек вставь слова әби, бабай, чана.
Минем ... . Синең ... . Аның .... .
Бу күнегүне укучылар мөстәкыйль рәвештә язмача эшлиләр. Соңыннан бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

2. Рәсемнәр урынына - сүзләр, күпнокталар урынына кирәкле аффикслар куеп, җөмләләрне уку
Эшегезне тикшерегез.

3. Ситуатив күнегүләр эшләү:
Спроси у друга:
• есть ли у него коньки (лыжи, санки);
• нужны ли ему коньки (лыжи, санки);
• катается ли он с горки;
• идёт ли он на каток;
• куда он ездил на каникулы.
4. Скажи, какие из этих предметов есть у тебя, а каких нет. (нчы слайд)
У меня есть лыжи .
Уменя есть санки.
У меня нет коньков.
Уменя нет клюшки.
Букүнегү "Цифровые образовательные ресурсы" сайтыннан "Татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар" бүлегеннән эшләнелә.

V. Йомгаклау.
1) Сорауларгаҗавапбирү:
- Айрат каникулда кая китте?
- Әбисе белән бабасы Айратны көттеләрме?
- Алар Айратны яраталармы?
- Сезнең әбиегез, бабагыз бармы?
- Алар кайда яшиләр? Сез аларга кунакка барырга яратасызмы? Ни өчен?
Рефлексия.
Укучылар сезгә бүген дәрес ошадымы?
Карточкалар белән эш.
2) Өй эше бирү ( нчы слайд)
1 .Сез ни өчен әби-бабаларыгызга кунакка барырга яратасыз? Дәлилләп сөйләргә өйрәнергә.
2 .яңа сүзләрне истә калдырырга, алар белән җөмләләр төзеп килергә.

3) Укучыларны белемнәрен бәяләү.
Микс фриз груп стуктурасы.

У вас нет прав для создания комментариев.