Тукай шигырьләреннән тезмә
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тукай шигырьләреннән тезмә
(шигырь бәйрәмнәрендә куллану өчен)

Төзүче: Билалова Гөлназ Мәҗит кызы
9 нчы урта мәктәбенең
II квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бөгелмә, 2013

Максат: бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләре белән танышу, укучыларның сөйләм телләрен үстерү, шагыйрьнең иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, Г.Тукайның портреты, китаплар күргәзмәсе, укучылар ясаган рәсемнәр

Тукай шигырьләреннән тезмә (1 нче слайд)

1. Тау башына салынгандыр безнең авыл, (2 нче слайд)
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
2.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; (3 нче слайд)
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, -һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? Дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә – инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
3. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; (4 нче слайд)
Аума, аума!туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

4. Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры, - калган тарагы басмада. (5 нче слайд)
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, ичабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба, -
Аһ, харап эш! – Су анасы да минем арттан чаба.

5. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; (6 нчы слайд)
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
- 6. Кара , иптәш, сиңа килдем киңәшкә: (7 нче слайд)
Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә.
Ни диярсең, әгәр дә мин өйләнсәм,
Кеше төсле урынлашсам, көйләнсәм?
- Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Матур, якты гомер бирсен Ходаем.
7. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш, (8 нче слайд)
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

8. Әйт әле, Күбәләк, (9 нчы слайд)
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
9. И туган тел, и матур тел, (10 нчы слайд)
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.(11 нче слайд)

И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне , ходам!

Кулланылган әдәбият.
1. Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы

У вас нет прав для создания комментариев.