Яңа инновацион технологияләр куллану
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Тема: Татар телен чит тел буларак укытканда заманча технологияләр куллану Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, социаль яктан җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү-инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар. Социаль-тари¬хи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Моңа мәгълүмати технологи¬яләр дә нык тәэсир итә. Бүген¬ге мәгълүмати технологи¬яләргә нигезләнгән мәгариф¬нең нәтиҗәлелеге файдаланы¬ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе¬дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула¬ем тәэсир итә. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым¬нарны үстерүгә укытучылар¬га, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык¬сыну уяту, танып-белү актив¬лыгын үстерү, аралашу про¬цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт¬ләрен ачыклау һәм үстерү тора. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес¬ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз¬лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаша. Мультимедия технологиясе слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача. 1. Интеренет – татар әдипләренең әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу. 2. Компьютер ярдәмендә укыту тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала. 3. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә. 4. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә. Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була. Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә,иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану мөһим. Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала: - укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту; - укучының танып белү активлыгын арттыру; - тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру; - укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү. Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була: 1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр; а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе; б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе. 2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр; а) уен технологисе; б) проблемалы укыту; в) аралашуга өйрәтү технологиясе. 3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр. а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе; б) белем бирүнең компьютер технологияләре; в) интенсив белем бирү технологиясе. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәм: 1) уен технологиясе; 2) компьютер технологияләре; 3) электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр. Заманча технологияләрне татар телен чит тел буларак укытканда куллану Рус мәктәбендә белем алучы рус балаларына татар теле укытканда уен кызыксыну уята торган, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча, - дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.), - тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.), - үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.), - социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була. Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш: - укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру; - сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү; - уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу; - укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану; - үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру. Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе.

У вас нет прав для создания комментариев.