Мин татарча сөйләшәм.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ГБМБУ"Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе" Укытучы: Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызы. 2018 ел. «Мин татарча сөйләшәм” Максат:Алда алган белемнәрне кабатлау;Татар халык мәкал-ен өйрәтү;фикерләү,сөйләм телләрен үстерү;кызыклы уеннар аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау:рәсемнәр,карточкалар,плакат,презентация . 1а.б. Кадерле дуслар,бүгенге “Мин татарча сөйләшәм “дигән кичәдә зирәк,эшкә уңган,сүзгә кыска булган укучылар гына җыелды.Сезнең алда шундый ике команда.Рәхим итегез.җури әгзалары.Көч өстәп торучылар. Татар моңының сихри,тылсымлы аһәңе белән бүгенге очрашуыбызны башлыйбыз. Ә нигә музыка юк? 2а.б. Ә нигә бәйге башланмый? 1а.б. Әәәә,бәйге башлансын өчен тактадагы сүзне ачарга кирәк.Тылсымлы сүзләр әйтелмәде.Тактада язабыз. “Хәерле көн кадерле балалар,дуслар,килгән кунаклар!”Музыка.Укучылар бәйгенең символы итеп мин “ҖИРНЕ”алдым.Без - җир кешеләре.Безнең туган җиребез,табигатебез Бик матур,аны саклау –бездән тора.Без бүген үз җиребезне белемнәребез белән,матур татарча сөйләмебез белән тагын да матурларбыз,нурландырырбыз. 2а.б.Бәйгене башлыйбыз.Сүз 1 ком.бирелә (Сәламләү) Биремнәр. 1.һәр команда бер-берсенә матур сүзләр әйтергә тиеш.Кем күбрәк әйтә.(Сүзләрне чәчәкләргә язып бер-берсенә бирәләр.барсы бергә җир өстенә ябыштыралар.) 2.Һәр команда тел турында 1 шиг. Сөйли.(Агач утырталар.Матур сөйләмегез,җирдә ныгып калсын өчен,агач утыртабыз.) 3.Мәкал-ләрнең ахырын тап. Нарат ,имән агачларының тамырларыдай нык,төпле фикерләр – мәкал-дә.Сезгә шундый бирем.(Карточка да язылган мәк-ң ахырын тап. Авыз күрке – тел, ... (тел күрке сүз.) Бауның озыны, ... (сүзнең кыскасы яхшы) Әйткән сүз - ... (аткан ук) Яхшы сүз – җан азыгы, ... (яман сүз – баш казыгы) Картларның сүзен ... (янчыкка җый) Сөйдергән дә тел, ... (көйдергән дә тел) Авыздагы сүзгә син хуҗа, ... (авыздан чыккач җил хуҗа) 4.Безнең сөйләмебезне,телебезне баету өстендә эшләүче кешеләрнең бер төркеме – язучылар,шагыйр-р.Алар безнең күңелләребезне рухландырып, аяз күк йөзедәй яктыртып торалар. .Сезнең алдыгызда Якташ язучыларыбыз ,шагыйр-без иҗат иткән китаплар күргәзмәсе:В.Фатыйхов,......... Сезгә бирем : Бер язучының китабыннан үзегезгә охшаган 1 шиг. сәнг. итеп укырга.(Болытлар куялар.) 5.Җирдә яшәүнең гаме - гайлә кочагы.Әти –әни,туганнар,якын кешеләр булганда гына без бәхетле. Бирем. “Минем гайләм”текст төзе.(Йорт рәсемен кую) Җюри бәя куя. Укучылар җиребез балкып торсын өчен нәрсә җитми? Кояш. Әйе,без кояшны барыбыз бергә күтәрербез. Араларыгызда татарча шигыр.сөйләүчеләр,аерым фикер әйтүчеләрегез бармы? Шиг-р сөйлиләр. ЖЮРИ СҮЗЕ. Дуслык җиңде.Барсы бергә кояшны куялар. Кояш җирне җылытса ,татар телендә сөйләшү күңелебезне җылытсын,баетсын.Киләчәге өметле,ышанычлы булсын.Дөньяның,җирнең матурлыгында тел ярдәмендә аралашудан,аңлашудан ,дуслыктан туган матурлык та бар.Менә шушы ике матурлык яшәсә,телебез дә,җиребездә яшәр. Барыгыз да Исән-имин,сау-сәламәт яшәгез!

У вас нет прав для создания комментариев.