Эндәш сүзләр. Аларның кулланылышы темасына дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле VII сыйныф

Эндәш сүзләр.
Аларның кулланылышы.

Төзеде: Җәләлиева Рәзинә Равил кызы,
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Декабрь, 2012

Тема. Эндәш сүзләр. Аларның тормышта кулланылышы.
Максат. 1. Эндәш сүзләр турында тулы мәгълүмат алу.
2. Әдәбиятта, эш кәгазьләрендә, эш урыннарында һәм көндәлек тормышта эндәш сүзләрнең кулланылышын ачыклау.
3. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү, сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү; грамоталы, тормыш мәсьәләләрен чишәргә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.
Җиһазлау: тест сораулары, укучылар әзерләп килгән проектлар, слайдлар, “Сорау-биремнәр” карточкасы, дәреслек, “Мин – дәрестә” карточкалары.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. -- Хәерле көн, укучылар. Барыбыз да таза-сау булып, бу дәресебезне бергә үткәрә алуыбызга мин бик шатмын...
II. Актуальләштерү.
1. Укучылар, сез нинди җөмлә кисәкләрен өйрәндегез?
2. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән аерымланган хәлләр, тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләнеш бар?
3. Алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәребезне ныгытып, тест эшләп алабыз. Мондый типтагы сораулар БРИ да да бар. Димәк, аларга дөрес җавап бирә алсак, имтиханның бер өлешенә без әзер дигән сүз.
Тестлар өләшенә. Укучылар биремнәрге үтиләр. Соңыннан җаваплары слайдта чыга. Үзбәя куела.
III. Яңа белемнәр формалаштыру.
- Укучылар, җөмләдә җөмлә кисәге итеп каралмый торган, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияте зур булган синтаксик күренешләр еш очрый. Шундыйларга эндәш сүз, кереш сүз, кереш җөмлә, әйе, юк сүзләрен кертергә мөмкин. Без аларның барысын да өйрәнәчәкбез. Бүген исә эндәш сүзләр турында, бергәләп, тулы мәгълүмат алачакбыз. Яңа теманы сез бер- берегезгә аңлатачаксыз, иптәшләрегезнең белемнәрен тулыландырачаксыз. Моның өчен мин сезгә проект әзерләп килергә тәкъдим иткән идем. Сыйныф укучыларын өчкә бүлдек һәм һәр төркемгә аерым ситуациядә кулланылган эндәш сүзләр табарга, аларга сораулар нигезендә аңлатма бирергә кушылды. Һәрберегезгә өләшенгән “Сорау-биремнәр”дә түбәндәгеләр язылган.
1. Эндәш сүзләр кергән җөмләләр язарга, аларның нинди ситуациядә кулланылуын аңлатырга.
2. Җөмләнең кайсы урынында килүен билгеләргә.
3. Кайсы сүз төркеме белән белдерелгән булуын ачыкларга.
4. Алар янында куелган тыныш билгесенә аңлатма бирергә.
5. Җәенкеме, җыйнакмы икәнен әйтергә.
6. Сынландырылган яки сынландырылмаган булуын күрсәтергә
“Сорау – биремнәр” карточкаларына нигезләнеп, беренче төркем укучылары әдәби әсәрләрдә, икенче төркем укучылары эш кәгазьләрендә, өченче төркем укучылары көндәлек тормышта һәм эш урыннарында эндәш сүзләрнең кулланылуын аңлатырга тиешләр иде. Һәр төркемнең җитәкчесе бар. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.
Беренче төркем укучылары сүз ала. Алардан көтелгән җаваплар.
Төркем җитәкчесе Рафил:
- Без, Алинә, Марат, Алсу һәм мин әдәби әсәрләрдән эндәш сүзләр таптык. Хәзер сезне алар белән таныштырабыз.
Беренче слайд.
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
(Г.Тукай “Туган җиремә”)
Алинә.
- Эндәш сүзләр әдәби әсәрләрнең төрле жанрында файдаланыла. Аларның поэзиядә, прозада, иң күбе исә драматургиядә очравын ачыкладык. Беренче җөмләдә эндәш сүз поэзиядә кулланылган. ” И Казан арты” дигән эндәш сүз җөмләнең уртасында килгән һәм исем сүз төркеменә белән белдерелгән. Көчле тойгы белән әйтелгәнгә, аннан соң өндәү билгесе куелган һәм аннан соңгы сүз баш хәрефтән язылган. Эндәш сүзне җәенке дип билгелим, чөнки ул ике сүздән тора. Лирик герой җансыз предметка эндәшә, шуңа күрә ул сынландырылган эндәш сүз дип атала.
Икенче слайд
- Мин болайрак уйлыйм, олуг аналар, - диде ул, тамагын кыргалап. – Дин-йола эшендә безнең иң белгән кеше Ана-кам иде. Урыны оҗмахта булсын... Аннан кала бездә Баргынтай баба бар. Минем белән түгел, иң элек Баргынтай баба белән киңәшергә кирәк сезгә, бикәләр.
(Н.Фәттах “Сызгыра торган уклар”)
Марат.
- Проза әсәреннән алынган бу репликада ике эндәш сүз бар: олуг аналар һәм бикәләр. Алар җөмләнең ахырында килгәннәр, икесе дә исем белән белдерелгәннәр. Алларыннан өтер куелган. Хикәя җөмлә булганга, ахырдан нокта куела. Олуг аналар – җәенке, чөнки ике сүздән тора; бикәләр – җыйнак эндәш сүз. Бу эндәш сүзләр сынландырылмаган, чөнки әсәр герое каршындагы һәм аралаша ала торган җан ияләре белән сөйләшә.
Өченче слайд.
...Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.
Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!
(Г.Кутуй. “Сагыну”)
Алсу.
- Бу кечкенә генә өзек Г.Кутуйның “Сагыну” исемле нәсереннән алынган. “Изге туган ил” дигән эндәш сүз җөмләнең ахырында килгән, алдына өтер куелган. Тойгылы җөмлә булганга, ахырдан өндәү билгесе куелган. Сыйфат һәм исем белән белдерелгән. Өч сүздән торганга, аны җәенке дип әйтәбез, сынландырылган эндәш сүзгә керә.
Төркем җитәкчесе Рафил.
-Мисаллардан күренгәнчә, эндәш сүзләр әдәби әсәрләрдә еш очрый. Алар җөмләнең төрле урыннарында килә ала, җәенке һәм җыйнак булалар.Эндәш сүзләр, нигездә, исем сүз төркеме белән белдереләләр, кайвакытта исем янында сыйфатлар да килә. Башка сүзләрдән өтер белән аерылалар. Сынландырылган да, сынландырылмаган да була алалар. Гомумән, эндәш сүзләрнең әдәби әсәрләрдә үз урыны, үз әһәмияте бар. Алардан башка әдәби әсәрләрне күз алдына да китереп булмый. Эндәш сүзләрне башка милләтләрнең әдәбиятында да очратабыз. Димәк, эндәш сүзләр барлык халыкларның матур әдәбиятында урын алган.
Икенче төркем җитәкчесе Сәкинәгә сүз бирелә.
- Без, Илшат, Рәмис, Равилә һәм мин, эш кәгазьләрендә эндәш сүзләр кулланыла-мы - юкмы икәнлеген ачыкларга тырыштык. Һәм шундый нәтиҗәгә килдек: кулланыла. Моны без сезгә слайдларда бирелгән җөмләләр ярдәмендә раслаячакбыз. (Илшат хатлар-да, Рәмис чакыруларда, Равилә котлауларда, төркем җитәкчесе Сәкинә белдерүләрдә кул-ланылган эндәш сүзләргә аңлатма бирәләр. Соңыннан төркем җитәкчесе нәтиҗә дә ясый).
Укучыларның әзерләгән җөмләләре – слайдларда.
Беренче слайд. Илшат аңлата.
Исәнме, кадерле әбием!
Сагынычлы кайнар сәламнәр белән хат яза оныгың Сара. Әниемнән һәм әтиемнән дә бик күп сәлам.
Әбием, мин әйбәт кенә кайтып җиттем. Станциядә мине әтием каршы алды...
...Әбием, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Үзеңнән хат көтеп калам...
Хуш, сөекле әбием, сау бул. Хат яз!
Оныгың Сара.
Икенче слайд. Равилә чыгыш ясый.
Хөрмәтле иптәш Зилә Әхмәтовна!
Сезне 15 нче март көнне уздырылачак “Гаилә бәйрәме”нә чакырабыз. Бәйрәмебез сәгать 14.00 дә башланачак. Рәхим итегез!
Сыйныф җитәкчесе Вәлиева Җ.Х.
Өченче слайд. Рәмис аңлатма бирә.
Кадерле дустым Гөлшат!
Сине туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сиңа, кадерле дустым, озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тыныч тормыш һәм яхшы билгеләренә генә укуыңны телим.
Иң изге теләкләр белән дустың Алсу.
Дүртенче слайд. Сәкинә аңлата һәм нәтиҗә ясый.
Укучылар! Бүген мәктәптә Уңыш бәйрәме уздырылачак. Башлана 14.30 да.
Дирекция.
Өченче төркем җитәкчесе Гөлгенә сүз ала.
- Без, Айзәдә, Марс, Айсылу һәм мин, көндәлек тормышта, эштә, урамда эндәш сүзләр очравын ачыкладык. Хәзер төркемебездәге һәр укучы аларда эндәш сүзләрнең ничек һәм кайсы урыннарда куллануын аңлатыр.
Беренче слайд. Айзәдә аңлата.
- Әнием, мин дәресләремне әзерләдем инде, миңа берәр эш юкмы? – дип сорады Айсылу.
- Юк, кызым, ял итеп ал.
-Чаңгы шуарга чыгыйммы, әнием?
- Бар, кызым, рәхәтләнеп чаңгы шуып, саф һава сулап кайт. Сәламәтлек өчен бик файдалы ул, - диде әнисе.
Икенче слайд. Марс аңлатма бирә.
-Кызлар, әйдә “Качышлы” уйныйбыз. Ә син, Алсу, сана. Кем кала, шул гөрли. Сез ризамы, дусларым? – диде Гөлия. Кызлар барысы да риза булды...
Өченче слайд. Айсылу чыгыш ясый.
Әдәбият дәресе бара. Укытучы Гөлиядән:
- Гөлия, маҗаралы хикәя язып килдеңме? – дип сорады. Гөлия:
-Яздым, Алсу Галимовна, – дип җавап бирде.
-Яле, Гөлия, иптәшләреңне язмаң белән таныштыр әле, - диде укытучы.
Гөлия үзенең “Дуслар” темасына язган маҗаралы хикәясен укый башлады.
Дүртенче слайд. Гөлгенә аңлата.
Иптәшләр! Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышын ачык дип белдерәм. Хәзер сүзне, узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштыру өчен, профсоюз рәисе Суфия Мансуровнага бирәбез.
Рәхим итегез, Суфия Мансуровна!
Төркем җитәкчесе Гөлгенә нәтиҗә ясый.
Укытучы.
-Укучылар, матур һәм әзерлекле чыгышларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Әйе, эндәш сүзләр җөмләнең төрле урынында килә ала. Алар башка сүзләрдән өтер белән аерыла. Көчле интонация белән әйтелсә, алардан соң өндәү билгесе куела һәм аннан соңгы сүз баш хәрефтән языла. Сынландырылган һәм сынландырылмаган эндәш сүзләр була. Алар җәенке һәм җыйнак була алалар, нигездә, исемнәр белән белдереләләр. Эндәш сүзләрне көндәлек тормышта, мәктәптә һәм эш урыннарында, әдәби әсәрләрдә, төрле эш кәгазьләрендә, өндәмә-лозунгларда, трибунадан чыгыш ясаганда очратырга мөмкин. Безнең аларны кулланмаган бер генә көнебез дә юк. Бүгенге дәрестә дә әллә ничә эндәш сүздән файдаландык, димәк, аларның кешелек тормышында әһәмияте зур. Кайда, кайчан, ничек һәм ни өчен кулланылуына карап, эндәш сүзләр төрле интонация: ярату, соклану, ачулану һәм башка хисләр белән әйтелә алалар. Бу интонацияләрнең төрлелеген без сез укыган җөмләләрдә дә ачык күрдек.
Физкультминут.
IV Ныгыту, күнекмәләр формалаштыру.
1. 180 нче күнегүне, тиешле эндәш сүзләрне куеп, күчереп язарга һәм дөрес интонация белән укырга, ситуациясен ачыкларга.
2. “Мәктәптә” яки “Өйдә” темасына эндәш сүзләр кергән җөмләләр уйларга.
3. Бирелгән темаларның берсенә текст яки хикәя төзергә.
V Йомгаклау.
Хәзер, укучылар, алларыгызда торган карточкаларыгызны тутырып, миңа тапшырыгыз әле.

Дәрестә ниләр белдең? Теманың кайсы өлешләрен аңламадың? Дәрестә ничек катнаштың? (актив яки пассив) Дәрестәге эшләреңнән канәгатьме? Тагын ниләр белер идең?
Үзбәя




VI Өй эше.
1. Дәреслектә бирелгән кагыйдә белән танышырга (һәр укучыга).
2. Сайлап үтәргә.
- Әдәби әсәрләрдән сынландырылган эндәш сүзләр кергән 5 җөмлә табып язарга.
- Эндәш сүзләр кулланып, дустыңа хат язарга.

У вас нет прав для создания комментариев.