Тукай безнең күнелләрдә.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Загеев

Амир

Фаритович
2Г класс МБОУ «Старо чурилинская СОШ» Арского района РТ Сунгатова Гулия Азатовна Сочинение

Сочинение. Тукай безнең күнелләрдә.

Мин татар малае Әмир. Мин матур табигатьле Штерә авылы Татарстан Республикасында тудым , шунда яшим , укыйм. Рәхәтләнеп үз телемдә әби-бабайларым телендә аралашам. Матур минем туган телем .

Туган телдә матур аңлаешлы итеп сөйләргә мине әнием өйрәтә. Бик нәни чактан ук мин татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белән таныш. Аның балалар өчен бик күп шигырьләре, мавыктыргыч әкиятләре ,кызыклы мәсәлләре һәм башка әсәрләре бар. Балалар бакчасында әкиятләрен тыңладык. Ә мәктәптә укый башлагач аның Әлифба , Туган тел китабындагы шигырьләрен ятладык. Мин аларны елдан-ел күбрәк укыйм ,ныграк аңлыйм һзм яратам.

Сөекле шагыйребез Тукай шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган , әти-әниләребез укып үскән ,хәзер аларны без өйрәнәбез. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Укытучым Гөлия апа Тукайның бала-чагы бик авыр булуын сөйләде. Ул кечкенәдән үк бик моңлы булып , әкиятләр ,халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Тормышта аңа бик күп авырлыклар килсә дә , аның авылына ,кешеләргә, теленә хөрмәте зур була.

Мин Тукай шигырьләренә охшатып шигырьләр иҗат итеп карадым, кайберләрен укытучы апама да укыттым. Бик читен эш икәненә инандым. Ләкин Габдулла Тукайча беркем яза алмас. Тукаебыз иҗаты кечкенәдән үк белем алырга ,эш сөяргә , зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, сакларга өнди.

Загеев Әмир , 9 яшь

У вас нет прав для создания комментариев.