Саннар дөньясында
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Арча Районы Яңа Кенәр лицее


“Саннар дөньясында”
( Татар теле, 6 класс)

Гарипова Раилә Камилевна
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема : Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Саннарга морфологик анализ.
Тибы: кабатлау дәресе.
Максат: 1) саннарга морфологик анализ ясау күнекмәсен өйрәтү, укучыларның саннар турында белемнәрен ныгыту, күзәтү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) татар халкының зирәк әйтемнәре аша милли горурлык, милли үзаң хисләре тәрбияләү.
Материал: “Сан”темасын кабатлау” презентациясе, дәреслек, карточкалар, Дәрдемәндәнең “Өч угыл” әкияте.
Дәрес барышы
1. Актуальләштерү.
1. Сораулар һәм биремнәр аша “сан” темасын кабатлау.
- Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
- Ясалышы буенча саннарның нинди төрләрен очратырга мөмкин? Һәрберсенә мисаллар әйтегез.
- Саннарны язуда нинди ысуллар белән күрсәтергә мөмкин?
- Санның ничә төркемчәсе бар? Һәрберсен атагыз һәм мисаллар китерегез.
- Микъдар саны турында нәрсәләр беләсез?
- Тәртип санына нинди үзенчәлекләр хас?
- Бүлем санына билгеләмә бирегез.
- Чама санын нинди ысуллар белән белдерергә мөмкин?
- Җыю саны башка саннардан кайсы ягы белән аерыла?
2. Таблицаны тутыру
сан төркемчәсе соравы мисал предметның санын ни рәвешле белдерә?
- - - бергә җыйнау, туплауны
тәртип саны - - -
- - биш, мең -
- ничәләп? - -
- - - тигез өлешләргә бүлүне

2. Яңа материал аңлату
1. Сәләтле укучы белән эш.
Сәләтле укучының класска санга морфологик анализ тәртибен аңлатуы һәм мастер-класс күрсәтүе.
1) Презентация слайды: санга морфологик анализ ясау тәртибе.
 Сүз төркемен билгеләргә
 Төркемчәсен әйтергә.
 Исемләшкән очракта, санын, килешен, тартымын күрсәтергә.
 Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.
 Ясалышы ягыннан төрен ассызыкларга.
Күзләргә гимнастика
3. Ныгыту.
1. Төркемдә эш. Бирелгән саннарга морфологик анализ ясарга.
1 төркем: Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.
2 төркем: Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган.
3 төркем: Бер ахмакның соравына ун-унике акыллы җавап бирә алмый.
4 төркем: Иренгән икешәр эшләгән, һаман эше пешмәгән.
Дөреслеген тикшерү.
- Сәләтле укучы белән эш.
Шигырь язучы укучының саннар кулланып язган шигырен тыңлау.

2. Парларда эш. Бирем: саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табыгыз
1. 8 класс укучылары спорт ярышында катнаша.
2. Хикәяне биш алты кат укып чыктым.
3. Әдәбияттан йөзалтмышынчы биткә кадәр укыдык.
4. Ун ике ай сизелми дә үтеп китте.
5. Урамда XXI нче гасыр.
6. Барлык туганнарым кырыгау җыелды.
7. Әниемә утызалты яшь.
8. Бер алманы 5 бүлик.

3. Кагыйдәне тулыландыру.
• Санны язуда ... төрле юл белән күрсәтергә була.
• Гарәп цифрлары ... билге белән эш итә.
• Кушма саннар ... языла.
• Парлы саннар ... аша языла.
• Тезмә саннар... языла.
• Рим цифрларыннан соң кушымчалар ... .
• Саннарның ... төркемчәсе бар.
• Ярты, чирек, биштән өч кебек өлеш саннары ... санына карый.
• Башка төркемчәләрдән аермалы буларак, ... санының саналмышы булмый.
Физзарядка
4. Мөстәкыйль эш: Дәрдемәнднең “Өч угыл” әкиятеннән саннарга морфологик анализ ясарга.
1 нче рәт: Аталары базардан өчесенә дә алма алып бирде.
2 нче рәт: Икенче улы Гали атасына карап әйтте.
3 нче рәт: - Мин алманың яртысын ашадым.
Дөреслеген тикшерү

5. Тест. “Сан” темасын кабатлау.
1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә? б) нинди? в) ничә? күпме? г) нишли? нишләде?
2. Сан белән ачыкланган исем:
а) сыйфатланмыш дип атала; б) саналмыш дип атала; в) берничек тә аталмый; г) аныкламыш дип атала.
3. Ясалышы ягыннан саннар:
а) кыскартылма була; б) тамыр гына була; в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.
4. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?
а) 4; б) 3; в) 5; г) 2.
5. “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:
а) җыю саны; б) микъдар саны; в) тәртип саны; г) өлеш саны.
6. “ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:
а) ия; б) аергыч; в) хәбәр; г) тәмамлык.
7. Саннар җөмләдә гадәттә нинди җөмлә кисәге булып килә?
а) ия, хәбәр; б) хәбәр, хәл; в) аергыч, хәбәр; г) ия, аергыч.
8. Җыю саннарын әйтегез:
а) борау, сорау; б) тау, бау; в) алтау, җидәү; г) биредә җыю саннары юк.
9. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?
а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр; б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;
в) бер чокырда мең чокыр; г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты.
10. Кайсы җөмләдә чама саны бар?
а) Чәче яртылаш агарган. б) Чәчем берәмләп коела.
в) Кеше башында меңнәрчә чәч бөртеге бар. г) Чәчен тасмалап үргән.

Дөреслеген тикшерү
6. Йомгаклау.
Укучылар, сез бүгенге дәрестә ниләр үзләштердегез, ниләргә өйрәндегез? Сезгә дәрес ошадымы?
Дәрестә кемнәрнең катнашуы сезгә бигрәк тә ошады? Кемнәргә “5”ле куярга була?

Дәресне йомгаклау, укучылар эшчәнлеген бәяләү - билгеләр кую.
4.Өй эше.
1.Саннарга морфологик анализ ясау тәртибен ятларга.
2. Вакытлы матбугаттан сан кергән 1-2 җөмлә табып язарга, саннарга морфологик анализ ясарга

У вас нет прав для создания комментариев.