Химия көндәлек тормышта. “Күңелле кухня” эше
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Чалпинская cредняя общеобразовательная школа»Азнакаевского муниципального района РТ

Химия көндәлек тормышта. “Күңелле кухня

Димухамитова Лилия Сагидулловна
химии,география укытучысы

2012-2013

Химия көндәлек тормышта. “Күңелле кухня” эше

Алдан ук игълан эленә:
Игътибар! Игътибар!
“Күңелле кухня”сезне химик төшке ашка чакыра. Аш вакыты: 11.50.
Урыны: актлар залы.

Менюда бездә генә:
Беренчегә - чөгендердән борщ;
Икенчегә - “йөзүче” бәрәңге;
Өченчегә - шипучка;
Десертка – шоколад.

“Ни өчен чөгендер борщы кызыл?”
Һәр хуҗабикәгә борщ озак кайнаса, матур куе кызыл төсе югалтуы һәм кастрюльдәге сыеклык аксыл, җиңелчә яшькелт төскә керүе билгеле. Борщның элеккеге матур төсен кайтару өчен аңа аш серкәсе яки каты лимон кислотасы өстиләр.
Моңа ышану авыр түгел: борщ салынган тәлинкәгә 1/4 чәй калагы сода салына, салкын килеш тә борщ “кайный”, күбекләнә, төсе кызыл төстән зәңгәрсу-соры төскә керә. Моны ничек аңлатырга?
- Чөгендернең буягыч матдәсе, лакмус кебек үк әче тирәлектә генә кызыл төсен саклый, ә сода көчсез селте үзлекләренә ия.
CH3COOH + NAHCO3 → CH3COONA + H2O + CO2↑

Җиләк согы да төсен үзгәртә.
Чөгендер кебек үк, төсле әче җимешләр составында зче тирәлектә генә кызыл төс бирүче матдәләр бар. Моңа ышану өчен, варенье калдыгы яки җиләк согы булган савытка аш содасы өстиләр. Барлыкка килгән сыеклыкны стаканга салып, берничә тамчы серкә кислотасы өстәгәч, сыеклык күбекләнә, яңадан кызыл төскә керә.

“Йөзүче бәрәңге”
1 литрлы банканың яртысында чиста су салалар һәм бәрәңге бүлбесе төшерәләр. Бәрәңге төпкә төшә. Банкага туендырылган тоз эремәсе өстиләр, бүлбе өскә калкып чыга. Чиста су өстәгәч, яңадан төпкә төшә. Ни өчен? Гадәттә бәрәңге суда бата. Тоз эремәсе өстәгәч, тозның удельный весы бәрәңгенекеннән артыграк булу сәбәпле, ул калкып чыга.
Чиста су өстәгәндә, бәрәңгенең удельный весы артыграк булу сәбәпле, бата.

“Шипучка”
Алдагы тәҗбрибәләрдә без аш содасы һәм лимон кислотасы белән эшләдек.
Алар безнең кул астында булганда, “шипучка” ясап алыйк әле.
Ярты стакан кайнаган салкын су алабыз, аңа чирек өлеш чәй калагы аш содасы һәм 1 чәй калагы шикәр, аз гына (пычак очында) каты лимон кислотасы яки лимон согы өстибез. Тиз генә болгатабыз һәм эчәбез.

Тәмле финал
Чи йомырка сарысы алабыз, аңа 2 чәй калагы шикәр, 1 чәй калагы акмай һәм 1 чәй калагы какао порошогы яки эрүчән кофе өстибез. Шикәр эреп беткәнче болгатыгыз. Ә хәзер әзерләнгән кремны рәхәтләнеп ашагыз.

“Химияне беләсеңме?” конкурсы
Хәрефләр алфавит төзи,
Моны һәр кеше белә.
“Кеше” сүзен төзү өчен
Дүрт хәреф кирәк безгә.

Ничә хәреф кирәк булыр
Хикәяләр язарга.
Сезнең өчен әллә ничә
Томлы китап басарга?

Ишетәм мин һәр тарафтан
“Ун мең! Йөз мең! Миллион!”
Җавап бирү өчен, дуслар,
Бераз баш вату кирәк.
38 генә хәреф
Бит әлифбада. Димәк...
Хәзер инде катлаулырак
Сорау сезгә, дускайлар.
Кайсыгыз әйтеп бирер соң
Җирдә ничә атом бар?

Ишетәм мин һәр тарафтан:
“Ун мең! Йөз мең! Миллион!”
Йолдыз, диңгез, кояш, һава,
Үлән, кыя, акула –
Һәммәсен дә “ясау” өчен
Фәннәрне белү кирәк.
“Ясау” сүзен юкка гына
Куштырнакка алмадык.
Бары тик табигать тудыра
Хәтта гади алманы.
Димәк, атом ничә данә?
Йөздән артык бераз гына.
Җирдә барлык җисемнәр дә
Шул атомнардан тора.
Сорау. Бүгенге көндә атомнарның ничә төре билгеле?
Сорау. Менә шул шигъри юллар кайсы галим турында:
Ачылмаган элементларның
Барлыгын кайдан белгән?
Барча химик элементны
Бер системага тезгән.
Җавап: Д.И. Менделеев;
Сорау. Периодик закон кайчан ачылган?
Җавап: 1869 ел, 1 март.
- Д.И. Менделеев төзегән периодик системаны без хаклы рәвештә ”табигый алфавит” дип атый алабыз. Билгеле булган 111 атомнан хисапсыз күп гади һәм катлаулы матдәләр ясалган. Сүзләрдән җөмләләр барлыкка килгән кебек, гади һәм катлаулы матдәләрдән терек организмнар һәм терек булмаган җисемнәр формалаша.

Сорау. – Иң көчле неметалл? (Фтор).
- Бердәнбер сыек неметалл? (Бром).
- Бердәнбер сыек металл? (Терекөмеш).
- Электр тогын иң яхшы үткәрүче металл? (Көмеш).
- Нинди сөтне эчәргә ярамый? (Известь сөтен).
- Организм өчен аз микъдарда, ләкин бик кирәк органик матдәләр? (Витаминнар).
- Иң җиңел, тик каты металл? (Титан).
- Россия хөрмәтенә аталган химик элемент? (Рутений).
- Җир хөрмәтенә аталган химик элемент? (Теллур).
- Сазлык газы? (Метан).
- Каты хәлдәге су? (Боз).
- Диңгез кәбестәте нинди химик элементка бай? (Йод).
- Кан гемоглабины составына керүче металл? (Тимер).

Уен ахырында нәтиҗә ясала. Җиңүчеләр билгеләнә.

У вас нет прав для создания комментариев.