Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү буенча биремнәр.

Биремнәрне төзеде: Шиһабеддинова Римма Римнур кызы

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениясе Казан шәһәре Идел буе районы “83 нче лицей-белем бирү үзәге”нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Текстның исеме: М. Галиев Җиңәсем килде.”

Форматы : тоташ

Сыйныф: 8 сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Р. Л.Малафеева дәреслеге буенча

Уку күнекмәләре:

-Мәгълүматны табу һәм аны аерып алу

-Мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү

-Фикерләү һәм бәяләү

-Тексттагы мәгълүматны тормышта куллану

М. Галиев «Җиңәсем килде»

Беседкалар янына кешеләр җыелган. Анда һәвәскәрләр шахмат уйныйлар. Илгиз кайберләрен танып та белә. Бер читтәрәк кулына шахмат тактасы тоткан таза гәүдәле абый тора. Малай аңа таба китте:

— Абый, әйдәгез, икәү уйныйбызмы? Минем хрусталь шахматларым бар. Бүген генә бүләк итеп бирделәр.

Таныш түгел абый аңа таба кулын сузды:

— Син бик бәләкәй түгелме соң?

— Булса ни, мин сыйныфташларыма мат куям.

— Мин үземнең шахматларга ияләшкән, әйдә, бу да ярар, — диде таныш түгел абый. Шулчак Илгиз аның күзләренә карап тетрәнеп китте. Абыйның күзләре кибеп баручы күлгә охшаган иде. Илгиз аларда көн нурын күрмәде.                  

Сукыр абый ягымлы итеп елмайды. Әйтерсең, күзендәге бөтен нуры аның йөзенә күчкән иде.

   Күрмичә уйный торган бу кешегә Илгизнең бер дә җиңеләсе килмәде. Ләкин уен һаман катлаулана бара. Абый бик төгәл уйный, әйтерсең, бармаклары белән күрә. Илгиз иреннәрен кысты: «Мин җиңәргә тиеш. Җиңәргә!»

Ул, үзе дә сизмәстән, сукыр шахматчының почмакта торган ладьясын учына яшерде. Абый бераздан нәкъ шул ладья торган урынга үрелде. Ләкин аның кулы бушлыкта калды. Кул, бераз хәрәкәтсез торганнан соң, икенче фигурага күчте. Ладья Илгизнең учын пешерә башлады. Фигураны кире урынына утырту соң иде инде.

— Я, я, күңелеңне төшермә, бүген җиңелсәң дә, иртәгә, һичшиксез, җиңәчәксең, — дип, абый кеше аның җилкәсенә кулын салды. Шулчак кырыйга килеп баскан Зөлфия:

— Ә сез элек күрә идегезме? — дип сорап куйды.

— Әйе, кызым. Танк эчендә яндым. Күзләрем дә... Илгизнең күңеле тулды, күзләреннән яшь тамды. Оялудан ул комачтай кызарган иде:

— Абый, сез мине гафу... гафу итегез инде... Минем бик тә җиңәсем... җиңәсем килгән иде...

                                         Текст буенча биремнәр.

  1. Илгизгә нәрсә бүләк иткәннәр? Дөрес җавапны сайлап ал.

     а) уенчык машина

     б) туп

     в) шахматлар

     г) шашкалар

  1. Таныш түгел абый Илгизнең шахматлары белән уйнарга ризалашамы?

Җавап:

____________________________________________________________________________________________________________________________________

3. Автор таныш түгел абыйның күзләрен нәрсә белән чагыштыра? Тексттан табып җөмләне язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Шахматчы абый Илгизнең алдашканын беләме? Кайсы сүзләр аша белергә мөмкин?

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

5. Шахматчы абыйның күзләре кечкенә вакытта күргәннәрме?

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Шахмат уйный башлаганда Илгиз үзенең алдашу юлы белән җиңәчәген алдан планлаштырдымы? Цитата ярдәмендә җавабыгызны дәлилләгез.

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

7. Илгизнең “Мин җиңгәргә тиеш, җиңәргә.”- дип максат куеп уйнавы уңай күренешме?

Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

8. Ничек уйлыйсыз, Зөлфия Илгизнең ладьяны яшергәнен күрдеме?

   Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

9. Ничек уйлыйсың, сукыр абый Илгизне гафу итәрме?

   Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

10. Текстның формасына, теленә карата фикерең нинди?

     Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

Вложения:
Скачать этот файл (Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү буенча биремнәр.docx)Шигабуддинова Р.Р.[Уку грамоталыгын үстерү]18 kB