“Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен, LearningApps.org сервисы ярдәмендә мультимедиале интерактив биремнәр төзү”
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Ахмадуллина Эльвира Тагировна
учитель родного(татарского) языка
 МБОУ "Лицей №116 имени Героя Советского Союза А.С.Умеркина

 

Тема: “Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен, LearningApps.org сервисы ярдәмендә мультимедиале интерактив биремнәр төзү”

Мастер – классның максаты:

 1) татар теле һәм әдәбияты дәресләрен заманча технологияләргә нигезләнеп үткәрү мөмкинлекләрен күрсәтү;

2) рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәткәндә файдалану өчен, LearningApps.org сервисын кулланып төзелгән дидактик биремнәр тәкъдим итү.

Мастер – класс барышы:

Дистант укыту шартларында туган (татар) теле һәм әдәбяты укытучылары кыенлыклар алдында калды. Тәкъдим ителгән платформаларның күбесендә туган тел һәм әдәбият дәресләрендә куллану өчен методик ярдәмлекләр юк диярлек.

Шуңа күрә дә мин бүген сезнең игътибарыгызга балаларның белемнәрен актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда, LearningApps.org сервисын кулланып төзегән дидактик биремнәр (уеннар) тәкъдим итәм. Шундыйлардан кроссворд чишү, пазллар җыю, парын табу, сүзләрне (рәсемнәрне) төркемнәргә урнаштыру, төшеп калган сүзләрне урнаштыру, викторина һәм башка уеннарны санап китәргә була. Биремнәрне әзер килеш алып кулланырга да мөмкин, ләкин сайтта укытучы үзе теркәлеп эшләсә, укытучы өчен уңайлырак булачак. Укытучы өчен шунысы уңайлы: биремнәрне тиз арада үзгәртеп, төрле темага, төрле сыйныф өчен яраклаштырырга мөмкин.

Хәзер шул уеннарның берничәсен генә карап китик.

“Пазл җыю” уены

Бирелгән исемнәрне “Агачлар”, “Чәчәкләр”, “Җиләк-җимеш”, “Куаклар”,

“Яшелчәләр”, “Үләннәр” дип исемләнгән лексик төркемнәргә дөрес итеп урнаштырыгыз.

   Әгәр укучы биремне дөрес башкарса, пазллар астына яшерелгән рәсем килеп чыга, бала: “Афәрин! Син булдырдың!”- дигән сүзләр белән канатландырыла. Әгәр инде ялгышлык җибәрсә, “Уйлап кара!” яки “Яхшылап уйла!” кебек фразалар укучыны игътибарлы булырга өнди.

“Кроссворд” уены

“Кроссворд” уены исемнең билгеләмәсен, ялгызлык яки уртаклык

исемнәрне, исемнең грамматик категорияләрен, синтаксик функцияләрен

искә төшерү максатыннан файдаланыла.

Бирем: "Исем" темасы белән бәйле төшенчәләрне искә төшерегез, кроссвордны чишегез.

“Парын тап” уены

     Мәсәлән, бу уенны мин парлы, кушма, тезмә исемнәрне яки исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү максатыннан төзегән идем.

Биремнәр: 1. Кушма, тезмә, парлы исемнәр ясагыз, парларны дөрес итеп урнаштырыгыз. 2. Җөмләләрдә тиешле килештәге сүзне кулланыгыз.

 

“Парлылар” уены

     Әлеге уенны 8 нче сыйныфта “Казан – спорт шәһәре” темасын үткәндә кулландым. Уенның асылы шунда: рәсем белән аның атамасын дөрес табарга кирәк. Карточкалар бер-бер артлы гына ачыла. Әгәр тәңгәл килсәләр, пар табылды дигән сүз һәм карточкалар ачык кала; әгәр тәңгәл килмәсәләр, карточкалар ябыла. Бу уен укучының игътибарын таләп итә һәм спорт корылмаларының атамаларын истә калдырырга ярдәм итә.

“Тәртип буенча урнаштыр!” уены

Бирем: репликаларны, диалог барлыкка килерлек итеп, тәртип буенча урнаштырыгыз.

“Классификация” уены

   Бу уенны текстны укыганнан сон, аның эчтәлеген аңлауларын тикшерү максатыннан кулланырга яратам. Татар төркемнәрендә “Бәйлекләр”, “”Теркәгечләр”, “Кисәкчәләр” темаларын үткәннән соң да тәкъдим иттем.

  

Бирем: җөмләләрне яки сүзләрне тиешле төркемнәргә урнаштырыгыз.

“Дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган викторина” уеннары

   Бу уеннарда укучы сорауга дөрес җавапны сайлап алырга тиеш. Уен тәмамланганнан соң, укучының ничә сорауга дөрес җавап бирүе күрсәтелә. Шуңа күрә дә әлеге биремне мин укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан тәкъдим итү өчен отышлы дип саныйм.

   Бу уеннар LearningApps.org сайтында урын алган. Без платформадагы уеннарның берничәсен генә крап киттек. Анда уеннар күптөрле. Алардан әзер килеш тә файдаланып була, ошамаса, уеннарның биремнәрен тиз арада үзгәртү мөмкинчелеге дә бар.

     LearningApps.org платформасының укытучы өчен тагын бер отышлы ягы бар. Әгәр укытучы үзе теркәлеп эшләсә, укытучы бу платформада укучыларын терки алачак һәм тәкъдим ителгән биремнәрне укучылары ничек эшләвен күзәтә алачак. Моның өчен “Мои классы” вкладкасында һәр сыйныфны, анда укучы баларның исем-фамилияләрен күрсәтергә кирәк булачак, һәм платформа үзе һәр укучыга логин, пароль бирәчәк. Укытучыга бу логин-парольләрне укучыларга таратырга гына кирәк булачак.

Бу эшне башкарганнан соң укытучы һәр класс папкасына уеннарны урнаштыра ала һәм укучыларның биремнәрне башкаруын статистика аша күзәтә ала.

     Барлык алда сөйләнелгән материалга йомгак ясап, нәтиҗә ясыйк.

     LearningApps.org сервисын мин бик яратып кулланам, чөнки уен кебек тәкъдим ителгән биремнәр теманы үзләштерүне җиңеләйтәләр, балаларга да кызыклы. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

     Дәрестә уеннарны куллану өчен, укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Әлбәттә, һәр яңа эш вакыт таләп итә. Башта авыррак кебек тоелса да, эшли башлагач, укытучының үзенә дә бик кызыклы булачак. Мәкалә белән танышкан кеше, һичшиксез, LearningApps.org сервисын үз эшендә ошатып кулланыр дигән өметтә калам, чөнки әлеге сервис тиз арада уеннар төзергә, уенны кирәкле темага яраклаштырырга ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә, хезмәттәшләр!

У вас нет прав для создания комментариев.