Билгесез үткән заман хикәя фигыль темасына татар теле дәресе конспекты
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

МБОУ «Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе) Буа шәһәре ТР”

"Билгесез үткән заман хикәя фигыль" темасына 5нче сыйныфның рус төркеме өчен
татар теленнән дәрес планы

Автор: Галимова Гөлия Вәкил кызы,
1 кв. категорияле татар теле укытучысы

2013 нче ел

Дәрес темасы: "Билгесез үткән заман хикәя фигыль"
Максатлар: 1. Билгесез үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле таблицаларда”.
Дәрес этаплары Этапның эчтәлеге
I Оештыру моменты:
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, әйбәт.
II. Сүзлек диктанты
Укытучы өчен максат: фиг-не кабатлау өстендә эшләү.
Укучы өчен максат: фиг-не кабатлау, дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:
1. Слайдлар

III. Белемнәрне актуальләштерү













IV. Яңа теманы аңлату.

Яңа тема аңлатуга максат:
Укытучы өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү;


Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;
2. Сүзлек диктанты.
- Укучылар, бүген безнең татар теле дәресе, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз.
Сүзлек диктанты.
Мин сүзләр әйтәм, ә сез эш-хәрәкәтне белдергә сүзләрне генә языгыз. Алар ничек атала? (Фиг-р).
Бүген, эшли, йоклый, этләр, чыга, агач, ята, урман, елга, менә, яхшы, бара, көн, йөри.

3. Белемнәрне актуальләштерү
1) - Хәзер укучылар, мультфильм карап үтәбез. Игътибарлы булыгыз! Соңыннан сораулар бирәм.
Бу нинди әкият? Аны кем язган? Г.Тукай кем ул?
- “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә? (Алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.)
2) Слайдта бирелгән рәсем буенча эш. (“Су анасы” әкиятеннән фрагментлар.)
- Экранга карагыз һәм һәр рәсемнән фигыльләрне табыгыз. (Әйтеп бетергәч һәр фрагмент янында фигыльләр килеп чыга).
Йөзә, күрә, тарый, йөгерә, курка, килә
- Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?
- Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы -ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: барды, килде.
- Как называется эта форма на татарском языке?
- Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
(табылган фигыльләрне үткән заманга кую, дәфтәрләргә язу, сүзтезмәләр белән әйттерү).
4. Яңа тема аңлату.
1. Проблемалы сорау кую.
Сейчас я перескажу вам эту сказку на татарском языке,
Ваша задача:
- узнать какой фрагмент сказки не изображен на слайде
- обратить внимание на формы глаголов
(Әкият билгесез үткән заман фигыльләр белән сөйләнә, фигыльләр тактада чыгып бара)

Малай суда йөзгән.
Су буенда ул Су анасын күргән.
Су анасы алтын тарак белән чәчен тараган.
Малай таракны алган һәм авылга йөгергән.
Ә Су анасы этләрдән курыккан.
Су анасы кичен килгән. Әнисе таракны биргән.
Әнисе малайны орышкан.

Сез тактада кайсы фрагментны күрмәдегез?
Сезгә ул фрагментка карата кулланылган фигыль танышмы? (Тактада соңгы фрагмент күренә, яңа сүз буенча сүзлек эше үткәрелә)
Укучылар, малай кеше әйберен алып дөрес эшләгәнме? Кеше әйберенә тияргә ярыймы? Әнисе дөрес эшләгәнме? Малай үз гаебен аңлаганмы? (понял свою ошибку?)
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
- Яхшы, ә хәзер икенче сорауга җавап табыйк.
- Нәрсә үзгәрде? Ни өчен үзгәрде?
2. Проблемалы сорауга җавап табу, -ган, -гән, -кан, -кән кушымчаларына аңлатма бирү.
Если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән, которые присоединяются к начальной форме глагола. Сейчас изобразим наше правило в виде схемы.
Димәк, билгесез үткән заман хикәя фигыль сез үзегез күрмәгән вакыйгалар турында сөйли. Ул форма күбрәк әкиятләрдә кулланыла.
3.Физминутка.
- Дәресне дәвам итәбез. Тактага карыйбыз. Монда без таблица күрәбез. Схеманың булган өлешләрен бергәләп аңлатабыз
Аффикс -ган/-гән -кан/-кән
Присоединяются к основам, заканчивающимся
на гласный или
звонкий согласный на глухой согласный

пример

Төзегән
Кычкырган
Тәрбияләгән
Шуган Утырткан
Сипкән
Тараткан
Очрашкан
Күрсәткән

V. Ныгыту
Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү
Метод:
Сорауларга җавап бирү.
Дилог төзү
Ситуатив күнегүләр.







V. Белем-күнекмәләрне ныгыту.
1. Дәреслектәге кагыйдәне укып, 108нче биттәге 4 күнегүне эшләү.
2. Сез язган фиг-р янына аларны билгесез үткән заманга куеп языгыз.
3. Фиг-не билгесез үткән заманга куеп, күчереп язырга:
• Җәй көне; эссе һавада малай суда коен..., йөз...;
• Чәчрәт..., уйна..., чум..., башы белән суны сөз...
• Йөгереп чык... судан, тиз-тиз киен... өс-башын;
• Курык... үзе әллә нидән, булмаган янында юлдашы.
• Бервакыт, китәм дигәндә, төш... күзе басмага;
• Караса, бер куркыныч хатын утыр... басмада.
• Көнгә каршы ялтыра...(сверкала) кулындагы алтын тарак;
• Шул тарак берлән утыр... тузган сачын(волосы) тарап.
• Сачларын үргәч тарап, сикер... төш... суга ул,
• Чум... да кит..., тәмам юк бул... күздән шунда ул (исчезла с глаз).
• Инде малай әкрен генә кил... дә кер... басмага,
• Җен оныт... ахры, кал... тарагы басмада.
• Як-ягында һич кеше дә юклыгын бел... дә малай.
Чап… авылга таракны тиз генә ал… да ул.
(Тактада бергәләп тикшерү, билгеләр кую.)
4. Ситуатив күнегү
- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.
Как скажешь о том, что:
- Миша оказывается вчера вернулся из Москвы.
- Оля оказывается оставила сумку в школе.
- Петя оказывается рассказал рассказ.
- К ним вчера оказывается приходила бабушка.
(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)


VI. Өй эше бирү.
Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.
Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.









6. Өй эше бирү
Өй эше бирү моментының төп максаты – билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.
− 1 вариант. Билгесез үткән заман фиг. Кулланып кечкенә бер әкият язып килергә.
- 2 вариант. 109 бит 5 күнегү
8. Йомгаклау. Укучыларның дәрестә эшчәнлеген бәяләү.
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.
- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.