Туган телем - хәзинәм. (татар теле лексикасы)
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге
Күлле Киме гомуми белем урта мәктәбе

Татар теленнән 10 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес

“ Туган телем – хәзинәм”
Татар теленең лексикасы

( Бердәм республика имтиханына әзерләнү тәҗрибәсеннән)






Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге
Күлле Киме урта гомумбелем мәктәбенең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәкимуллина Гөлсинә Габделхаковна


2013
Тема: Туган телем – хәзинәм
Эпиграф: Халкым теле – хак телем син,йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем.
Лена Шагыйрьҗан.
Максат: Телнең лексика бүлеген кабатлау, искә төшерү.
Тест эшләү. БРИның С өлешенә сочинение язу өчен әзерлек.
Укучыларда туган тел белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Тест (карточкалар)
Лексика бүлегенә презентация.
Музыка “Иң матур тел” (магнитофон, кассета)

Барышы:

1. Оештыру өлеше. Дәрес музыка белән башлана.(“Иң матур тел”). Бер куплеттан соң көй әкренәя.
- Әйе, укучылар, һәр милләткә үзенең туган җире һәм туган теле бик-бик кадерле . Безнең өчен татар теле якын. Ул – безнең байлыгыбыз, хәзинәбез. Ә байлыкны сакларга, арттырырга кирәк. (Дәреснең максаты әйтелә)
2. Актуальләштерү. Презентация. (1-2 нче слайд)
- Татар теле – иң матур, иң бай телләрнең берсе, дидек. Сүзлек хәзинәбез өзлексез байый, үсә, үзгәрә.
3 нче слайд – Телнең үз хисабына (Сүз ясалыш ысуллары)
Неологизмнар
Сөйләмебез ачык, аңлаешлы, төзек, җыйнак һәм матур булсын өчен, без аның байлыкларыннан файдалана белергә тиешбез.
4-5нче слайд. Синоним-
Омоним-
Антоним-
Фразеологизм-
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр-
( Һәр очракка укучылар мисал китерәләр, слайдта күренә)
3. Тест эшләнә. Ул экранда күрсәтелә. 6 слайдта җаваплар бирелә, шул рәвешле тикшерелеп (һәр укучы үз хатасын саный), билгеләр куела.

4. БРИның С өлеше 7нче слайдта. Укучыларга аерым битләрдә
өләшенә.(8 слайд)
Текст.
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бер иш галимнәр алты мең ярым тел бар дип исәплиләр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз сөйләшкәннәре...
Ә үзебезнең – татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген? (...)
Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә - ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый. Файдасын күреп яши белмәгәндә, тиз исраф итү, югалту бик җиңел аны. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакларга, үзенең яңа токымнарына тапшырырга тели. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган”, - дигән сүзләр юктан тумаган. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә: ил башы да, сырхау кеше дә, мәхбүс тә, шагыйрь дә...
Тел – диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас...
(Р. Фәйзуллин)

Текст бер укучы тарафыннан кычкырып укыла һәм сораулар буенча әңгәмә үткәрелә:
- бу текстта сүз нәрсә турында бара? ( Көтелгән җавап: тел турында)
- автор нинди проблема күтәрә? ( Көтелгән җавап:
1) тел – ананың балага биргән иң зур бүләге;
2) аны саклау проблемасы күтәрелә;
3) киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләсе куела.
Укытучы: - Укучылар, туган телгә сезнең үз мөнәсәбәтегез нинди соң? Сез аны ничек сакларга һәм якларга уйлыйсыз? (Гаиләдә татарча сөйләшү, милләтебезнең йола, гореф-гадәтләрен саклау . Туган телебез һәрчак безнең күңелләрдә, йөрәк түрендә, эш-гамәлләребездә булырга тиеш.”Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем”,- дип тикмәгә генә әйтелми бит.)
- тел турында шагыйрьләребез нинди фикерләр әйткәннәр? Аларның телгә мөнәсәбәтләре ничек яктыртыла? (фикерләр тыңлана: -Татар халык шагыйре Г. Тукайның “Туган тел” шигыре һәр укучыга кечкенә яшьтән үк таныш. Анда туган телнең искиткеч зур көче, кодрәте чагыла. Дөньяны танып белүдә тел- ачкыч ул. Әйе, туган телебездә көйләнгән көйләр, сөйләнгән хикәятләр безгә бишек җыры белән үк килеп ирешкән.
-Авылдаш шагыйребез С. Хәким ана телебезне “бөек Тукай теле”, дип атый. Тукайны тудырган халык үзе дә бөек ул:
Тукай теле, аның“Туган тел”е –
Әйтерсең, бер изге догалык,
Шамаилләр итеп элгән халык,
Әй бу халык, бөек бу халык , - дип яза ул.
- “Тел – ил белән икән” дигән публ. язмасында Сибгат аганың мондый сүзләрен очратабыз: “Туган тел, туган ил сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр”.
- Миргазиз Укмаси: “Милли тел – халыкның күрке ул”,- дип, бик дөрес күрсәткән. )
Әйе, укучылар, дәреснең эпиграфына алынган Лена апа Шагыйрьҗан сүзләре бик дөрес бәя бирә:
Халкым теле – хак телем син,
Йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге
Кирәк телем!

5. Дәрескә йомгак ясала:
Туган тел – хәзинә ул. Аны саклау – һәрберебезнең изге бурычы.
Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куела.
9 слайд. Иҗади язма эшләргә куелган таләпләр укыла.

6. Өйгә эш: текст буенча бирелгән җавапларга нигезләнеп, 150 сүздән дә ким булмаган сочинение язып килергә.

У вас нет прав для создания комментариев.