Иярчен җөмләләрне кабатлау
- Подробности
- Автор: Венера Сабирзянова
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 27 Июнь 2014
-
Просмотров: 2171
Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы
Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбе
“Иярчен җөмләләрне кабатлау”
8 нче класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сабирҗанова Венера Сабир кызы
2013 нче ел
Максат. Иярчен җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, фикерләү сәләтен һәм активлыкны арттыру, халкыбызның гореф - гадәтләре , йолаларына хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Схема – карта, эпиграф, карточкалар, тестлар.
Дәрес барышы. 1 Актуальләштерү. Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.
«Мин ышанам: халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларын, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән исемен тагын да югарырак баскычка күтәрер!»- ди Гомәр ага Бәширов. Укучылар, әдип татар халкын «Асыл сыйфатларга, затлы һөнәрләргә ия булган халык», - ди. Бүгенге сөйләшүебез дә халкыбыз, аның гүзәл сыйфатлары турында.
Дәрес түбәндәге карта – схема буенча барыр. Аның беренчесе « Татар дигән халкым бар» дип аталды.
2. «Әби – бабай өйдәме сез?»
Халкыбызның йолалары, бәйрәмнәрендә борынгы бабаларыбызның тормышка, табигатькә мөнәсәбәте ачык чагыла. Алар безгә бабаларыбызның уй – хыялларын, көнкүрешен, рухи тормышыын ачыкларга , кешелек җәмгыятенең рухи һәм иҗтимагый карашларының үсеш юлын ачыкларга ярдәм итәләр.
Беренче төркемдәгеләр «Нәүрүз», икенчеләр «Сабантуй» текстында бирелгән иярченле җөмләләрне табалар, мәгънәсе һәм төзелеше буенча төрләрен билгелиләр.
3. « Ак калач, ак калач, теләгәнең ал да кач»
Әүвәл заманнарда балалар өчен дә күңелле бәйрәмнәр булган. Өй саен кереп теләк әйтү, табигать кочагында ботка пешерү, «йомырка уены» уйнау, калган ризыкларны җиргә, суга сибеп калдыру. Аларда бабаларыбызның табигатькә һәм дөньяга хыялый карашта булуларын, «табигатькә багышлап йола - бәйрәмнәр уздырсаң, аны сыйлап «күңелен күрсәң», ул кешеләргә мәрхәмәтлерәк булыр дигән ышану белән яшәгәннәрен ачык сиземләргә була. Балалар өчен шундый уеннарның берсе – «Ак калач». Карточкалар – тестлар белән эш. Дөрес җавапны алып качасы, ягъни түгәрәк эченә аласы..
1. Әти - әни эшкә кушса, мин авыру, мин хаста.
2. Сугыш беткәч, батыр күбәер.
3. Якшәмбе көн булганга күрә, ,халык күп җыелды.
4. Иң мөһиме: ел елга охшамый.
А )кушымча, синт.
Б) Ки теркәгече, аналитик
В) куш. , синт.
Г) куш.+бәйл., синт.
Д) : паузасы, аналитик.
4. Физминутка.
5. «Булмас димә!» Бабаларыбыз балаларының әдәпле, тыйнак, хезмәт сөючән булып үсүләрен теләгәннәр. Һәр бала тәрбияви фикерләрне туплаган мәкаль - әйтемнәрне ишетеп үскән. Алар әйләнә - тирәне танып – белү чарасы да булып торган.
Мәкальләр укып чыгыла.
Бирем. Жөмләләрнең уртаклыгы нидә?
6. «Тыңла, йоклама!» Мәкальләрнең беренче өлеше укыла, калган өлешен укучылар әйтә.
Бирем. Җөмләләрнең уртаклыгы нидә? ( аналитик җөмләләр парлы мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнә)
Кем эшләми, шул ашамый.
Кайда белем, шунда көч.
Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.
Агачны кем утырта- җимеше шуныкы
7. «Килешәсеңме?»
Бәйләүче чара көттерү паузасы булганда, 2 җөмлә арасына (: ) куела (әйе)
Иярчен җөмлә үзе ияртеп килгән кисәк белән янәшә килгәндә(,)куела (юк)
Мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә, (: ) куела (юк)
Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, (: ) куела (әйе)
Парлы монәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән җөмләләр арасында (,) куела. (әйе)
8. «Гаҗәп хәлләр» Тышта декабрь. Кышның беренче ае белән бәйле сынамышлар безнең берничә буын бабаларыбызнын күзәтү тәҗрибәләреннән чыгып төзелгән . Сынап карыйк әле.
25 ендә агачларны бәс сарса, алдагы елда иген уңар. 25 енә каршы төндә йолдызлар күренсә, чәчәкле ашлык уңар. Декабрь аенда җилле көннәр аз булса, хасталык та аз булыр. Нинди җөмләләр бирелгән?
9. «Бәхетле мизгел»
1 тур . 1 таблица.
1) мөнәсәбәтле сүзләр
2) ияртүче теркәгечләр
3)иярчен җөмлә тулы
4) кушымчалар
5) иярчен җөмләнең хәбәре тулы түгел
6) бәйлек һәм бәйлек сүзләр
7) көттерү паузасы
Бирем. Аналитик иярченле җомләләр нинди үзенчәлеккә ия?
2 таблица Барысынын да күңеле булды, чөнки өмә күңелле узды.
Өмә күңелле узды, шуңа күрә барысының да күңеле булды.
Барысының да күңеле булды: өмә күңелле узды.
Өмә күнелле узганлыктан, барысының да күңеле булды.
Бирем. Синтетик иярчен җөмләне күрсәт.
Кайсы җөмлә ялгызак мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән?
2 тур. Мәгънә буенча төрен күрсәт.
Бер сүз бар: үзе егылган еламас.
Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә.
Күңел саф булса, күңелең шат булыр.
3 тур. Икенче турда җиңүчеләр катнаша.
Бу нинди җөмлә? Көн инде кичкә авышкан булуга карамастан, печәнчеләр туктамадылар.
Кичке аш килүгә барысы да бер җиргә жыелды.
Үзеннән – юзе аңлашыла: печәнчеләр эшне бүгеннән дә калдырмаячаклар.
Сыйлар сыебыз булмаса да, сыйламага телебез бар.
Шул мәгълүм булды: алар эшкә генә түгел, җыр – моңга да оста икән.
Җиңүче укучы билгеләнә. Синең бәхетле мизгелең. Нинди теләкләрең бар?
10. «Истә тот!» Нәтиҗә ясау.
11. «Афәрин, булдырдыгыз!» Йомгаклау, билгеләр кую