Җөмлә кисәкләрен кабатлау
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Тема: Җөмлә кисәкләрен кабатлау
7 класс

Үткәрде: Балык бистәсе муниципаль районы «Шомырбаш урта гомуми белем
мәктәбе»нең беренче категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Шарипова Ләйсән Гайфетдин кызы

2010- 2011 нче уку елы


Тема: Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү, алдагы елларда өйрәнгәннәрне кабатлау.
2. Укучыларның логик фикерләү, иҗади эшләү күнегүләрен үстерү.
3. Туган телебез- татар теленә карата хөрмәт тәрбияләү.
Материал: Мифтахов Б.М, сөнгатов Г.М.
Татар теле: Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев редакциясендә. Казан, Мәгариф 2007.
Өстәмә материал: 1. Максимов Н. В.
Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәкт. 5-7нче с-флары: Укытучылар өчен кулланма /Н. В. Максимов, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2000.-Б.148-152.
2. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б.
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар.-Казан: Мәгариф, 1998.
3. Сафиуллина Ф.С.
Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр. Югары һәм урта уку йортлары өчен .-Казан: Мәгариф, 2002. Б.-329-336
4. Татар халык авыз иҗаты
Җиһазлау: - дәреслек
- карточкалар
- проектор
- магнитафон
- хат

Дәреснең тибы: алдагы елларда өйрәнгәннәрне кабатлау.
Дәреснең методы: Хаттагы биремнәрне үтәү.
Алымнар: - укытучы сүзе
- әңгәмә
- сорау- җавап
- җөмләләр язылган карточкалар белән эшләү
- биремнәр башкару
Дәрес планы
I. Кереш өлеш.
- Исәнләшү
- Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү
- Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.
II. Төп өлеш.
- Хат белән таныштыру
- Сорауларга җавап
- Биремнәрне башкару № 1, №2, №3, №4, №5
- Физкультминутка
- Карточка лар белән эшләү
III. Өй эше.
Карточкалардагы биремнәрне үтәргә.
Күнегү 25. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга. Иярчен кисәкләрнең нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә.
Күнегү 26. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Баш кисәкләр нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә.
IV. Йомгаклау.
- дәресне гомумиләштереп йомгаклау
- -билгеләр кую
- саубуллашу.

Дәрес барышы
Исәнмесез, укучылар! Без сезнең белән бүгенге татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез. Барыгыз да дәрескә әзерме?
- Әйе, әзер.
- Бик яхшы. Мин сезгә өй эше итеп җөмлә кисәкләрен искә төшереп, алдагы елларда өйрәнгәннәрне кабатлап килергә кушып җибәргән идем. Барыгызда искә төшереп килдегезме?
-Әйе.
- Ә мин бүгенге дәрестә сезнең дәрескә әзерлекләрегезне дәрес дәвамында тикшереп барырмын. Һәм кемнең өй эшен ни дәрәҗәдә әзерләп килгәнлеген шул рәвешле билгеләрмен. Сез ризамы?
- Әйе. Без риза.
- Шулай итеп, без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен искә төшереп, алдагы классларда өйрәнгәннәрне кабатлап китәрбез.
Ә иң беренче чиратта, минем сезне кичә генә электрон почта аша килеп төшкән бер хат белән таныштырып китәсем килә.
Әйдәгез әле, шул хат белән ташышыйк.

Хөрмәтле 7 нче сыйныф укучылары!

Сез инде хәзер зурлар- 7 нче сыйныф укучылары булдыгыз. Белемнең кирәклеген бик яхшы аңлыйсыз. Алда сезне олимпиадалар, бердәм дәүләт имтиханнары көткәнен дә бик яхшы беләсез. Ә мин сезгә әлеге өлкәдә
бераз гына булса да ярдәм итәргә телим. Һәм җөмлә кисәкләрен искә төшерү, кабатлау өчен биремнәр тәкъдим итәм. Аларны үтәп, үзегезнең белемнәрегезне сынап карагыз.
Киләчәктә сезгә зур уңышлар теләп калучы Саба
районының татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлия Гомәровна
- Менә, укучылар, сезгә шушындый эчтәлекле хат килгән. Чыннан да, сезнең алда әле татар теле һәм әдәбияттан олимпиада биремнәрен эшлисегез, киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәсегез бар. Гөлия Гомәровнаның биремнәре, мөгаен, сезгә җөмлә кисәкләре турындагы белемнәрегезне тикшереп карарга ярдәм итәр дип ышанам.
Әйдәгез, шул биремнәрне үтәп, үзебезнең белемнәрне сынап карыйк.

Бирем № 1
Бирелгән сүзләрне ия итеп алып, җөмләләр төзеп языгыз.
Җидегән йолдыз
Әтисе белән улы
Хәмидә апа
Үги ана яфрагы
Белгән (кеше)
Бирем № 2
Бирелгән мәкальләрдән ия белән хәбәрләрне табарга
1. Белгән уңар,
Белмәгән туңар.
2. Ил җыр белән яши.
3. Һәр кешенең үзе яраткан җыры бар.
4. Китап- белем чишмәсе.
5. Ашыгу- ахмаклык,
Кичегү- үшәнлек.
6. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
7. Биш бишең- егерме биш.
Бирем № 3
Бирелгән хәрефләрдән башланган аергычлар өстәп, җөмләне язарга
А
Е
Р укытучы безгз белем бирә.
Г
Ы
Ч

Бирем № 4
Әлеге хәрефләрдән башланган җыр яисә шигырь юллары искә төшерегез.
Т Ә М А М Л Ы К

Бирем №5
Күп нокталар урынына хәлләр өстәп языгыз.
1. ... йөргән ил таныр,
Кырда йөргән җир таныр. (Мәкаль)
2. Йокларга яттым ... Г.Тукай
3. ... бар иде бер таз малай. Г.Тукай
4. Без ... иртә таңнан җәяүләп китәбез.
5. .... үлчә, ... кис
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Карточка №1
Кем ияләрне беренче булып билгеләп чыга?
1. Ун- икегә төгәл бүленә.
2. Уйлаган килә.
3. Кызыл сиңа килешә
4. Йоклаучылар уяндылар. К. Нәҗми
5. Азмыни дөньяда халыкка, җәмгыятькә файдалы яхшы һөнәрләр!
6. ...Ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар, ашкындыралар

Карточка №2
Кем хәбәрләрне беренче булып билгеләп чыга?
1. Мәрхәбә ут булды. Г. Әпсәләмов
2. Син аңа белдермәскә тиеш Г. Ибраһимов
3. Шәһәр Сәхипнең котын алды Г. Ибраһимов
4. Әбүзәр абзый бу сүзләргә игътибар итмәде . Г. Әпсәләмов .
5. Шуңа күрә алар балыктан бер вакытта да баш тартмыйлар. М. Әмир
6. Шәһәр үзенең элекке урынына сыеша алмый башлаган И. Гази

Карточка № 3 1 вариант
Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз
1. Сабан туе якынлаша.
2. Ана көтә.
3. Урман шаулый.
Карточка № 3 2 вариант
Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз
1. Үләннәр яшелләнгән
2. Китап зур
3. Авыл урнашкан

Карточка №4 1 вариант
Исем белән белдерелгән ияләргә һәм хәбәрләргә аергычлар өстәп языгыз.
1. Кәгазь ертылган
2. Әтисе- шофер
3. Агачлар ямь- яшел.
4. Тау биек.
5. Яңгырлар явып үтте.
Карточка №4 2 вариант
Исем белән белдерелгән ияләргә һәм хәбәрләргә аергычлар өстәп языгыз.
1. Шомырт чәчәк ата
2. Алма үзебезнеке.
3. Хат әнисенә
4. Дулкыннар сөйли
5. Улы төзүче.
Укучылар, менә инде биремнәрен бик тиз генә, җиңел генә башкарып чыктыгыз. Әлеге белемнәрегез сезнең олимпиада биремнәрен башкарганда да ярдәм итәр.
Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләрен язып куегыз. Өй эше, бирелгән карточкалардагы биремнәрне үтәп килергә. ( Бирем аңлатыла)


- Шулай итеп, укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Сорауларыгыз булмаса, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.