исемнәр илендә сәяхәт
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тема: Исемнәр илендә сәяхәт (уен-дәрес)
Максат: килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; исемнәр турында үтелгәннәрне ныгыту;
укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен , мөстәкыйль активлыкларын үстерү; белем дәрәҗәләрен тикшерү;
туган телгә һәм туган як табигатенә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт , халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, җаваплылык тою хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, рәсемнәр, сигнал карточкалары, мультимедиа, тест биремнәре язылган карточкалар, әкияттән өзек язылган карточкалар, слайдлар .
Дәрес тибы: кабатлау, гомумиләштерү, актуальләштерү

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. (Салмак кына көй яңгырый)
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, бүген без ана телебез – татар теле дәресендә алган белемнәребезне тикшереп үтәрбез.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
Укучылар, инде берничә дәрес без Исемнәр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ә хәзер без барасы маршрутыбызның схемасын сызыйк әле. Без сезнең белән график диктант язабыз, ләкин бу юлы мин сезнең эшегезне җиңеләйттем. График диктантны алдан хәзерләнгән битләргә язабыз. Килешләрне искә төшереп китик әле...
График диктант..

1 2 3 4 5 6
Баш килеш .
Иялек килеше .
Юнәлеш килеше .
Төшем килеше .
Чыгыш килеше .
Урын-вакыт килеше .

1. Авылга концерт килгән.
2. Без балык тотарга барганда үзебез белән Ирекне дә алдык.
3. Песи юка кызыл теле белән,челт-челт итеп, сөт эчә башлады.
4. Шушы кечкенә гармунымның моңына минем кенәрием дә кушыла.
5. Алма агачыннан ерак төшми.
6. Безнең сыйныфыбызда утыз укучы, шуның унөче – кызлар, унҗидесе – малайлар.

Димәк, укучылар, Илебезнең исеме ИСЕМ дип аталгач, алган белемнәребезне дөрес итеп кулланып сәяхәт тә итә белергә тиешбез.
- Әйдәгез, юлга кузгалыйк, чөнки юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлда бер – беребезгә игътибарлы булыйк, булышыйк.
Сәяхәтебезнең схемасы тактада күрсәтелә.
Хикәя тугайлыгы
Белем авылы
Китап утравы
Ял аланы
“Кама” елгасы буенда
“Ромашкалар” аланында

Хикәя тугайлыгы.
II. Өй эшен тикшерү.
131 нче күнегү буенча бирелгән « Яңа ел төнендә туган әкият» темасына язылган хикәяләрне тикшерү.(1 малай, 1 кыз)
Белем авылы
III . Укучыларның белемнәрен тикшерү Дөрес җавап сайлау. (тест)

1. Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?
- предметны атаучы, аның исемен әйтеп бирүче сүз төркеме

2. Исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез?
- кешеләрне белдерә торган сүзләр;
- хайван исемнәре;
- кош исемнәре;
- яшелчә исемнәре;
- җиләк-җимеш исемнәре ;
- үсемлек исемнәре;
- табигать күренешләренең исемнәре.

3. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
- Кем? Нәрсә?
4. Исемнәр ике төркемгә бүленә. Нинди исемнәргә?
- ялгызлык исемнәр
- уртаклык исемнәр
5. Сан ягыннан исемнәр нинди төркемнәргә бүленәләр?
- берлек сандагы исемнәр
- күплек сандагы исемнәр
6. Нинди килешләр бар, аларның сорауларын әйтегез?

• Баш килеш

• Иялек килеше

• Юнәлеш килеше

• Төшем килеше

• Чыгыш килеше

• Урын-вакыт килеше • кем?
• нәрсә?
• кемнең?
• нәрсәнең?
• кемгә?
• нәрсәгә? кая?
• кемне?
• нәрсәне?
• кемнән?
• нәрсәдән? кайдан?
• кемдә?
• нәрсәдә? кайда?

7. Исемнәрне килешләрдә төрләндерү ни өчен кирәк?
- сүзләрне җөмләдә бер-берсенә бәйләү өчен

2. Сүзләрнең килешләрен билгеләргә, сигнал карточкалары белән эшләү.

Сүзләр: китаптан,авылга, җиләклек,урманга, балалар, күлдә,яшеллекнең ,бакчаны, әбидә, кунакка.

Китап утравы
IV.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре.

Дәфтәрдә эшләү.
Матур язу күнегүләре.
Телең белән ашыкма, эшең белән ашык!
Бирем: Исемнәргә дөрес килеш кушымчаларын язарга.
( килешләр һәм “үрдәк” сүзе тактада, укучылар чыгып дөрес кушымчаларны язалар)

3. 167 нче күнегү.Җөмләләрне дөресләп, килеш кушымчаларын куеп күчереп язу, килеш кушымчаларының асларына сызарга.
Ял аланы
Физминутка
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Күл тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.

V. “ Кама” елгасы аша бары тик балыкларда язылган биремне төгәл, дөрес үтәгәннәр генә уза ала. Тест биремнәре эшләп алыйк эле.
( карточкалар таратыла, эшлиләр, аннан соң бергәләп тикшерелә.)

Бирем: Слайдта җөмләләр бирелгән, тартымлы исемнәрне табып затын билгеләргә:
Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - югалтма.
Туган телем - иркә гөлем.
Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.
Тимерченең куллары кара, икмәге ак.
дустың – 2 зат тартым берлектә,
гөлем, телем – 1 зат тартым берлектә,
беләге, белеме – 3 зат тартым берлектә,
куллары – 3 зат тартым күплектә.

Морфологик анализ.
Телем – уртаклык исем, берлек санда, I зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия, нәрсә? соравына җавап бирә, тамыр исем.

Сүзлек диктанты:
Бирем: Әлеге исемнәрне мин кушымчасыз әйтәм, ә сез төрле килеш кушымчалары кушып язасыз – урман (б.к), бүреләргә (ю.к.), елгадан (ч.к.), канатның(и.к.), үләннәрне(т.к.), түшәмнән(ч.к.), таңда(у.-в.к.).
- Бер-беребезне тикшерәбез (дөрес җаваплар слайдта)

VI. “Ромашкалар аланлыгы” аша уза.
Экологлар ярдәме
Күп нокталар урынына тиешле исемнәрне куегыз, бирелгән хәрефләрдән әкиятнең исемен җыегыз
Шуннан соң авыл халкы җыелып ... әйтәләр:
7. Малаең ... төсле түгел, ... имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! – диләр.
Чыгып китә малай ... гизәргә. ... китә, ... китә, ... китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер ... . Очрый ди моңа бер аягын тышаулаган ... .
Сүзләр: ел, дөнья, ай, малай, көн, карурманга, бабайга, балаларны, атна, кеше.
Әкиятнең исемен җыю өчен хәрефләр: Р Б Ы А М ТА Ы К Р (Камырбатыр)

8. Ни өчен сүз, сәламәтлек, кеше сүзләренә нечкә кушымчалар, ә ана, бала, бау, ул, ата, кыз сүзләренә калын кушымчалар ялгана?
Нәтиҗә: нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар, калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар ялгана.
Түбәндәге кагыйдәләргә мисаллар китерегез:
• [т] тартыгына тәмамланган исемнәр чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә ике т хәрефе белән язылалар
• [к] тартыгына тәмамланган исемнәр юнәлеш килешендә ике к хәрефе белән язылалар.
• [н] тартыгына тәмамланган исемнәр иялек, төшем, чыгыш килешләрендә ике н хәрефе белән язылалар

- Укучылар, менә безнең сәяхәтебез тәмамланды да.
V. Дәресне йомгаклау

У вас нет прав для создания комментариев.