6 нчы сыйныф(рус төркеме) "Мин өйдә булышчы" темасына дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 18
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Зур Шыя урта гомуми мәктәбе”

Татар әдәбиятыннан үткәрелгән ачык дәрес конспекты

6 нчы сыйныф
Дәреснең темасы: “Мин өйдә булышчы”





Укытучы : Низамиева Гөлфия Әсхат кызы

2012-2013 нче уку елы

Тема :»Мин өйдә булышчы”
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, тест сораулары, сүзлекләр
Дәрес тибы: диалолик-монологик сөйләмгә чыгу, йомгаклау дәресе.
Дәрес барышы

I. Оештыру.- Исәнмесез, хөрмәтле килгән кунаклар.



Исәнмесез, укучылар.
Укучылар шигырь юллары белән исәнләшәләр
Һәммәбезгә иң кадерле
Олы сүз ул
Күңелләргә нур бөркүче
Җылы сүз ул
Витамин күк шифалы
Һәм татлы сүз ул
Исәнмесез.
- Сыйныфта кем дежур?- Бүген ничәнче декабрь?- Атнаның ничәнче көне? Ничек атала?
II. Белемнәрне актуальләштерү. Әйдәгез әле экранга карап бүгенге дәреснең темасын билгелик.



Әйе, без бүген сезнең белән “Мин өйдә булышчы” темасын йомгаклыйбыз.
Белем бирү максаты: Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,
Үстерү максаты:2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру.
Тәрбия бирү максаты:3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.
III Өй эшләрен тикшерү. Балалар сезгә әти-әниләрегезгә ничек булышуыгыз турында язып килергә кушылган иде. Әйдәгез өй эшләрегезне тыңлап үтик.

IV/Төп өлеш
Рәхмәт укучылар. Өй эшләрегезне матур итеп сөйләргә әзерләнгәнсез. Сез тырыш, акыллы. Ярдәмчел укучылар. Ә хәзер без сезнең белән бүгенге дәрескә кирәк булачак сүзләрне кабатлап китәбез
Ә хәзер экранга карап төшеп калган хәрефләрне табарга булышыгыз.

Тырыш
Эшчән
Тәрбияле
Булышчы
Әйдәгез әле бү сүзләр белән җөмләләр дә төзеп карыйк. Тәрҗемәсен дә әйтеп барыгыз.
Ә хәзер бер күнегү эшләп алыйк . Сүзләрне рәсемгә туры килгәнчә урнаштырырга кирәк. Тәрҗемәсен дә әйтеп барыгыз.5 нче слайд

Малай идән юа
Малай идән себерә
Малай урын җәя
Малай бәрәңге ташый.
Малай аш пешерә
Кыз әнисенә табак-савыт юарга булыша.
Кыз гөлләргә су сибә.
Укучылар, без җөмләләрне ничәнче затта кулландык? В каком лице использовали предложения. Ә хәзер 1 нче затта кулланып карыйк әле. Җөмләләр үзгәрерме? 6 нчы слайд
Как скажешь о том, что:

- ты утром встаешь;
- сам убираешь постель;
- сам умываешься;

Спроси у друга:
- убирает ли он постель;
- Помогает ли родителям; 7 нче слайд

Әйдәгез әле, тагын бер уен уйнап алыйк. Сүзләр урыннарын алыштырганнар. Дөрес итеп җөмләләрне төзергә кирәк. 8 нче слайд
Мин тәлинкә ашыйм
мин күлмәк укыйм
Мин китап юам
Мин аш тегәм
Балалар без нинди эшчән икәнбез, ә без әдәплеме соң? Өлкәннәрне очратканда нинди сүзләрне әйтергә тиешбез? Моның өчен бирелгән таблицадан яхшы кешеләр генә әйтә торган сүзләрне табыйк әле.
9 нчы слайд.

Әйе, укучылар без сезнең белән бик күп яхшы сүзләрне беләбез.

Укучылар әйдәгез әле ял итеп алыйк. Сез миңа үзегезнең уңганлыгыгызны, әдәпле икәнегезне дә күрсәтегез , ә хәзер ничек итеп күңелле итеп ял итүегезне күрсәтеп үтегез. Татар халык биюе.10 нче слайд

Ярый рәхмәт. Әйтегез әле без дәрестә нинди темага сөйләштек. Әйе, “Мин өйдә булышчы”
Ә сез әнигә булышасызмы?
Ничек булышасыз?
Спросите у товарища, помогает ли он маме.
Что он делает?
Подтвердите, что вы варите суп.
Поливаете цветы
Играете в шахматы
Подметаете пол.
4)СЛАЙД №9 Укучылар без сезнең белән мин өйдә булышчы темасына бик күп шигырьләр дә өйрәнгән идек. Әйдәгез, кайсыгыз башлый.
Әни утыртты гөлләр
Алар үсә зур булып,
Утыралар ямҗ биреп,
Бөтен өебез тулып
Мин аларга су сибәм
Яки иртән. Я кичен,
Әниемә булышам
Эш азайсын өчен.
2) Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп тәмле итеп
Без табында чөй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзең эшләгәч тәмле ул
Кирәк эшләп ашарга
3) Әниемнең кызы юк шул
Мин әнигә булышам
Аш пешерәм, җыештырам
Кер юышам әнигә.
4) бер эшләргә керешсәң
Һич ялыкмыйсың эштән
Ял иттереп өйне җыйдым
Су китердем инештән
Укытучы: Балалар без бүген нәрсә турында әйтергә теләдек? Тырыш хезмәт турында шулай бит. Ә хәзер карап китик әле бер күренеш

Уф-ф арыдым!
Эш качмас, иртәгә дә көн бар.
Ял итеп алыйк, булмаса
Уф ачыктым. Берәр алма өзеп ашаргамы?
Иренмичә ничек өзмәк кирәк? Алма пеш, авызыма төш!
Иренмичә ничек сөйләшәсең?
Укытучы Болар кемнәр булды соң, балалар?
Болар- ялкау балалар. Безнең арада андый ялкау балалар да, өлкәннәр дә юк. Һәрбер кеше тырышып эшли, тырышып укый. Ә хәзер монда чыккач берәр алма өзеп алыгыз да биремен чишегез.
Мәкальләрнең ахырын табыгыз
Эшләсәң эш-эшләмәсәң сәбәп
-җәй эшләсәң-кыш ашарсың
-Эш беткәч, уйнарга була
Кем эшләми-шул ашамый.
Йомгаклау өлеше
Балалар йомгаклап шуны әйтәм. Сезнең төп эшегез-уку, белем алу. Әти-әниләрегез дә, мин дә сезне тормышта булдыклы, уңган кешеләр итеп күрәсебез килә. Ә моның өчен хәзердән үк кулыгыздан килгән хезмәтне башкарып, өлкәннәргә ярдәм итеп үсәргә кирәк.
Алган белемнәрегезне тест биремнәре белән дәлилләгез

Билге кую.
Өй эше. Хезмәт турында мәкальләр язып килергә.

Дәрескә үзанализ
“Мин өйдә булышчы” дәресе 6 нчы сыйныф рус төркемендә үтте. Бу сыйныфны мин 3 нче сыйныфтан укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача үзләштерүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 4 укучы. Шуларның берсе-рус, берсе-катнаш гаиләдән, икесе-мари милләтеннән.
Бу сыйныфта әдәбият дәресе Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча программасына нигезләнеп, Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде.
Дәреснең темасы “Мин өйдә булышчы “ темасын йомгаклау. Бу өлешкә 1 дәрес планлаштырылган.
Дәреснең максаты: Белем бирү максаты: Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,
Үстерү максаты:2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру.
Тәрбия бирү максаты:3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.
Дәреснең тибы : диалолик-монологик сөйләмгә чыгу, йомгаклау дәресе
Оештыру моменты
Укучылар Х.Халиковның “Яхшы сүз”шигырь юллары белән исәнләшәләр
Һәммәбезгә иң кадерле
Олы сүз ул
Күңелләргә нур бөркүче
Җылы сүз ул
Витамин күк шифалы
Һәм татлы сүз ул
Исәнмесез.
Дежур укучы рапорты тыжланыла.
Өй эшен тикшерү. Балалар әти-әниләренә ничек булышулары турында презентацион материал эшләп килергә кушылган иде.
Укучыларны сөйләштерү өчен төрле типтагы ситуатив күнегүләр кулланылды.
Презентацион материалга карап бер-берсе белән сорау-җавап формасында эшләделәр
Рәсемнәр буенча да эш алып барылды, диалолик сөйләм оештырылды.
Дәрестә индивидуаль һәм парларда эшләделәр. Биремнәрне үтәү өчен вакыт бирелмәде. Бала үзен иркен тотып җавап бирде. Шуңа күрә дәрестә алар биремне ишетү белән эшли башладылар. Биремнәрне башта рус телендә әйттем, чөнки бала биремне аңлаганда гына эшкә керешә. Бу дәрестә проектор кулланылды. Проектор куллану уңайлы да , җайлы да. Экран ярдәмендә начар күрүчеләр дә күрә алды. Дәрескә куелган максатларны күрсәтә алдым дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият

1. Р.З.Хәйдарова.татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).-Казан: Мәгариф, 2007
2. www.Бала.РФ
3. www.balachak.ru

У вас нет прав для создания комментариев.