Натурадан эш:"Чыршы уенчыклары"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Т Р Әтнә муниципаль районы “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”

1 сыйныфта сынлы сәнгать дәресе.
Натурадан эш ”Чыршы уенчыклары”


Беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы.

2014 ел

Максат: Натурадан чыршы уенчыклары ясарга, акварель белән буярга өйрәтү.
Бурычлар:
өйрәтергә:
• әйләнә-тирә табигатьне танып-белергә
• предметларның матурлыгын күрергә
• предметларның формасын чагылдыра белергә
үстерергә:
• матурлыкны аңлау хисен; зәвыкларын
• иҗадилык һәм фантазияләрен
• тыңлый белү күнекмәсен
• акварель белән эшләү күнекмәсен
тәрбияләргә:
• Безне чолгап алган предметлар тарихына кызыксыну уяту
• Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Җиһазлау: альбом, карандаш, бетергеч, пумала, буяу, су савыты, проектор, презентация, чыршы уенчыклары, линейка.
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы.

Дәрес барышы.
Дәрес этабы Нәтиҗә Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУЭ
I. Оештыру моменты (1 мин.) Эмоциональ халәт булдыру



Дәрескә әзерлекне тикшерү Кыңгырау чыңлады дәрескә чакырып,
Башлыйбыз дәресне, бастык һәм тындык.
Балалар, әйдәгез, бер-беребезне кулларыбыздан тотыйк, күршебезнең күңел җылысын тойыйк, бер-беребезгә елмайыйк һәм аңа уңышлы эшләвен телик.
Утырыгыз.
Эшне башлар алдыннан рәссамнар эш урыннарыгызны тикшереп алыгыз: альбом, буяу, пумала, су, карандаш, бетергеч, линейка. Дәрескә әзерләнү һәм әзерлекне тикшерү.


Регулятив (уку кирәк-ярагын дөрес сайлап алу)







II. Максат кую (2 мин.) Дәреснең максатын билгеләү





Һәр ел саен яңа елда безгә кунакка килә. Нәрсә икән ул?
Сезнең өйдә нинди чыршылар? Чыршыларны күпләп кисәргә ярыймы? Сез аларны нишләтәсез? Ни өчен бизисез?
Менә безнең дә чыршыбыз бар. Аның белән ни эшләрбез?
Әлбәттә, без бүген чыршыбызны бизәрбез. Нәрсә белән бизәрбез? Димәк, без бүген нәрсә ясыйбыз? Чыршы. Аларны киссәң табигатькә зыян килә. Берничә көннән алар корый. Ясалма чыршылар кирәк.
Бизәрбез.
Чыршы уенчыклары

Танып-белү (сорауларга тормыштан алып җавап бирү, үз фикерен әйтү)

Регулятив (укытучы белән максат кую)
Шәхси (табигатькә карашын ачыклау)
III. Темага керү (5 мин.) Темага кызыксыну уяту.


Презентация. Уенчыклар тарихыннан.
Балалар, уенчыклар ясый башлаганчы, мин сезгә аларның ничек барлыкка килүе турында сөйлим әле.
Ә сезнең өегездә нинди уенчыклар бар? Өйләрендә булган чыршы уенчыклары турында сөйлиләр.
Танып-белү (уенчыклар тарихы һәм күптөрлелеге белән танышу)
Шәхси (эстетик хисләр тәрбияләү)

IV.
Чыршы уенчыгын чсау этапларын күрсәтү (3 мин.) Эшне дөрес башкару



Чыршы уенчыгын ясар өчен дүрт юнәлештә (өстә, аста, уңда, сулда) сызыклар сызабыз, линейка ярдәмендә аларны кисемтә белән тоташтырабыз. Шар ясыйбыз. Чыршыга элә торган урынын ясыйбыз. Артык сызыкларны бетерәбез. Нинди сораулар бар?

Әйтеп торалар, сораулары булса бирәләр.
Регулятив (информацияне кабул итү һәм истә калдыру, үз эшчәнлекләрен шуңа кору)
Коммуникативные (темага кагылышлы сораулар бирү)
V. Мөстәкыйль эшләре (10 мин.) Яңа белемнәрне куллану Альбомны дөрес итеп куябыз һәм эшне башлыйбыз. Карандаш белән ясау Регулятив (үрнәк буенча эш
VI. Физминутка (2 мин.)

“Чыршы” физ-сы Күнегүләрне эшлиләр


VII. Укучыларның иҗади эше. (9 мин.) Уенчыкны буяу, бизәү.


Чыршы уенчыклары матур килеп чыксын өчен, аларны буярга кирәк. Акварель белән буярбыз. Башта контур буенча йөртеп чыгарга кирәк, аннары бер юнәлештә генә эчен буярсыз. Кипкәч, аңа бизәкләр – линияләр, оваллар, кар бөртекләре - төшерергә була. Ничек бизәргә икәнен сезгә фантазиягез әйтер. Балалар буйыйлар.



Шәхси (үз бизәген ясау)

VIII. Рефлексия (Йомгак).
(3 мин.) Бәяләү



-Барыгызны да чыршы янына чакырам. Уенчыклар кипкәч, без алар белән чыршыны бизәрбез. Менә карап торам, уенчыкларыгыз төрле-төрле килеп чыккан, ни өчен икән?
Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Нәрсәгә өйрәндегез бу дәрестә? Нинди яңа әйберләр белдегез?
Рәсемнәрен күрсәтәләр, сорауларга җавап бирәләр.

У вас нет прав для создания комментариев.