Разработка урока по технологии "Шьем из лоскутков конверт для подарков"
Рейтинг:   / 119
ПлохоОтлично 
Кадырова Ильгамия Вилдановна
учитель начальных классов
МБОУ “Казакларская СОШ Высокогорского
муниципального района Республики Татарстан

Класс:1
Предмет: технология
Тема раздела: ”Работа с текстильными материалами”
Тема урока: “Шьем из лоскутков конверт для подарков”

Бүлекнең темасы: җепләр һәм тукыма кисәкләреннән могҗизалар ясыйбыз.
Дәрес темасы: тукымадан конверт тегү.
Максатлар:1)”алга атлатып тегү” җөе белән таныштырырга, “җөй” төшенчәсе
бирергә
2)тиешле озынлыктагы җепне кисеп алып инәгә саплау күнекмәләрен
камилләштерергә, җепне төйнәргә өйрәтергә;
3)тукыма төрләре белән таныштыруны дәвам итәргә (контраст
төстәге тукымалар), эш өчен кирәкле тукыманы, җепне сайлап
алырга өйрәтергә.
4)сорауны тыңлап җавап бирергә өйрәтергә;
5)чисталык, төгәллек, иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт
тәрбияләргә
Бурычлар: 1)тиешле озынлыктагы җепләрне үлчәп кисәргә, инәгә җепне саплый
алырга, төйнәргә өйрәтергә
2)җепләр һәм тукыма белән эшләгәндә алган белемнәрне практикада
кулланырга өйрәтергә
3) техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләренә ирешергә;
4)тукымадан бүләк салу өчен конверт тегәргә.

Кулланылган методлар: әңгәмә, күрсәтмәле, сүзле, иллюстратив-аңлату,
инструктаж, өлешчә эзләнү, сорау
Җиһазлар: ноутбук, проектор, презентация, үрнәк эш, уеннар, һәр укучы саен
өчпочмак һәм түгәрәк төшерелгән карточкалар, укытучы өчен үтүк
Инструментлар: кайчы, энә, линейка, карандаш, сабын яки бур
Материаллар: төрле төстәге тукымалар, тегү җепләре, тасма
Дәрес планы. (Җәя эчедә методлар, формалар күрсәтелә)
I.Оештыру.
1. Исәнләшү
2. Кереш әңгәмә. (Әңгәмә, фронталь)
3.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Тукыма турында алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлау. "Артыгын тап” уены. (Уен-тест, инструктаж, коллектив эш формасы)
- Тукымаларның нинди төрләре була?
- Тукымалардан нәрсәләр тегәргә була?
- Тегү теккәндә нинди инструментлар кирәк?
2.Җеп саплауны искә төшерү (Күрсәтмәле, иллюстратив-аңлату методы, класс белән эшләү)
III.Яңа материал белән таныштыру.
1.Дәрескә кирәкле инструментлар һәм материаллар белән таныштыру, эш урынын әзерләү. (Сорау- опрос, күзәтү, иллюстратив-аңлату методы, эзләнү- табышмакка җавап табу)
Яңа җайланма- уймак белән таныштырыла (иллюстратив-аңлату методы)
Яңа төшенчә белән таныштыра: контраст
2.Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү. (Уен формасында, инструктаж, фронталь)
“Әйе-юк” уены.
3.”Алга атлатып тегү” җөе белән таныштыру. (Иллюстратив-аңлату методы, күрсәтмәле)
“Җөй” төшенчәсе бирелә
4.Җепне төйнәү белән таныштыру. (Күрсәтмәле)
5.Эш тәртибе белән танышу. (Сүз һәм күрсәтмәле метод)
IV.Физкультминутка
V.Практик эш.
Эш барышында самак кына музыка куела. (Индивидуаль)
VI.Йомгаклау.
1.Өйрәнгәннәрне искә төшерү (Диагностика, фронталь)
2.Эшләнгән эшләрдән күргәзмә оештыру. Эшләрне карау, бәя бирү. (Күрсәтмәле, фронталь)
3. Эш урынын җыю (Парларда )

Дәрес барышы.
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I.Оештыру. Максат: максат белән таныштырырга, эшлисе килү теләге тудырырга
1. Исәнләшү -Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең технология дәресе.
Исәнләшәләр.
Бер-берсенә карап елмаялар.
2. Кереш әңгәмә.
Кереш әңгәмәне оештыра

-Тиздән нинди бәйрәм җитә?

-Әниләрне ничек котларга була?
-Нинди бүләк иң яхшысы?
-Әйе, үз куларың белән күңел җылысын биреп эшләгән бүләктән дә яхшысы юк.
Сорауларга җавап бирәләр.
-8март, хатын-кызлар көне, әниләр бәйрәме.
-Бүләк бирергә.
-Үз кулларың белән эшләгән.

3.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Слайд 2. Тиздән 8 март җитә. Әбиемә бүләк әзерләдем. Бүләкне салу өчен конверт текмәкче идем. Дуслар, миңа ярдәм итегез әле. Дәрес темасын хәбәр итә, максаты белән таныштыра, сораулар бирә.
Дәрестә тукымалар турында өйрәнгәннәр не кабатларбыз, тегәргә өйрәнербез, бүләк салып бирү өчен конверт ясарбыз.
Безнең дәрескә ярдәм сорап кунак килгән. Әйдәгез, аны тыңлап карыйк әле.
-Бу кем? Ул кайсы әкияттән?
-Кызыл Калфакка булышабызмы? Сорауларга җавап бирәләр

-Кызыл Калфак.
-Әйе
II.Белемнәрне актуальләштерү.
Максат: тукыма төрләрен, аның кулланылышын, тегү теккәндә кирәкле инструментларны искә төшерергә. Тиешле озынлыкта җеп кисеп алу, саплауны кабатлау.
1.Тукыма турында алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлау. "Артыгын тап” уены.
Слайд 4,5.
Тукымаларның нинди төрләре була?
1.Агартылмаган (суровая) һәм агартылган (отбеленная).
2.Бер тондагы яки бер төстәге (однотонная, одноцветная).
3.Чәчәкле яки рәсемле (набивная).
4.Киселгән һәм тоташ.
Слайд 6.
Тукымалардан нәрсәләр тегәргә була?
1.Күлмәк.
2.Туп
3.Итәк.
4.Куртка.
5.Мендәр һәм юрган тышлары.
Слайд 7.
Тегү теккәндә нинди инструментлар кирәк?
1.Энә.
2.Пычак.
3.Кайчы.
4.Уймак.
5.Линейка, карандаш.
6.Бур яки сабын.

Уенны оештыра. Инструктаж бирә.
-Сорауларга җавап бирәбез. Җаваплар арасында дөрес булмаган җавап та бар. Дөрес булмаганын табасыз һәм шул номерлы карточкагызны күтәреп җавап бирәсез

Өстәмә мәгълумат бирә: тукымага сызыклар сызганда юкарып калган сабын кулланыла.
-Ни өчен? (Сабын эзе тиз юкка чыга, пычрак эзләр калдырмый.)

Фронталь эш.
Сорауларны тыңлыйлар. “артык”ны табалар. Сигнал карточкалары белән җавап бирәләр.

2.Җеп саплауны искә төшерү
Слайд 8
Исеңә төшер!
1.Җеп кисеп алу
2.Җеп саплау
Рәсемнәрне күрсәтеп бара, бер-берсенең җавапларын төзәтүне оештыра.
-Эш өчен инә-җепне ничек әзерлибез?
-Тиешле озынлыктагы җепне ничек кисеп алабыз?
Аерым укучылар сөйлиләр.
Иптәшләренең җавапларын тыңлыйлар, хаталары булса, төзәтәләр.
Җепне теш белән өзмибез, ә кайчы белән кисеп алабыз!
III.Яңа материал белән таныштыру.
Максат: эш урынын әзерләү күнекмәләрен камилләштерү, “алга атлатып тегү” җөе белән таныштыру, тегәргә өйрәтү.
1.Дәрескә кирәкле инструментлар һәм материаллар белән таныштыру, эш урынын әзерләү.
Слайд 9
Тырышкан – табар, ташка кадак кагар.
Слайд 10.
Бүләк өчен конверт
Слайд11
Кызыл Калфак сорый:
-Нинди материаллар кирәк?
Төрле төстәге тукыма.
Тегү җепләре.
Тасма.
Слайд 12
Контраст- капма-каршы төстәге.

Слайд13
-Нинди инструментлар, җайланмалар кирәк? Табышмакларга җавап табу.

Инә.
Кайчы.
Слайд 14.
Уймак белән эшләү тәртибе
3нче бармакка киелә һәм инәне керткәндә уемнарына инәнең төбен куеп этеп кертелә.



1.Үрнәк эшне күрсәтә. Сораулар бирә. Җавапларны тулыландыра, яңа төшенчәләр белән таныштыра.

-Нинди тукымалардан тексәң яхшырак була?
Контраст - капма-каршы тондагы (күрсәтелә).
Тегү җепләре (күрсәтелә)
Кулланылачак тукыма, җеп, тасманың төсе турында нәрсә әйтә аласыз?

Табышмакны укый, җавапларны тыңлый.


Уймакны нинди очракларда һәм ничек кулланылуы әйтеп кителә.
(Калын әйберләрне теккәндә бармакны инә тишмәсен өчен кулланыла. 3нче бармакка киелә һәм инәне керткәндә уемнарына инәнең төбен куеп этеп кертелә.
-Эш урыннарыгызны әзерләгез.
-Өстәлеңдә эш өчен кирәкле инструментларның, материалларның барысы да бармы?

-Ясалган үрнәк конвертны карыйлар
-Күзәтәләр, сораулар җавап бирәләр,

табышмакларның җавапларын табалар.

-Эш урынын әзерлиләр.

2.Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.
Слайд 15.
“Әйе-юк” уены.
Слайд 16
Инә белән эшләгәндә
1.Инәләрне идәнгә ташлама
2.Инәне авызыңа капма.
3.Инәне тукымага яки киемеңә кадап куй.
4.Инәне эш вакытында махсус инә кадагычка кадап куй.
5.Запас инәләрне пычранмасын өчен юеш чүпрәккә төреп куй.
6.Эшне башлаганчы һәм тәмамлаганнан соң инәләреңне сана.
Слайд 17.
1.Төзек кайчы белән генә кис. (Әйе)
2.Түгәрәк башлы кайчы белән эшлә.(Әйе)
3.Кайчыны кайда сакласаң да ярый. (Юк)
4.Кайчыңны ачык килеш калдырма. (Әйе)
5.Иптәшеңә биргәндә кисә торган ягы белән бирсәң дә ярый. (Юк)
6.Баскан килеш кисмә, утырып кис. (Әйе) 2.Уен тәртибе белән таныштыра, уенда катнашу буенча инструктаж уздыра. Хаталарны төзәтә.
-Кызыл Калфак сезгә үзенең киңәшләрен бирә, сез аның белән килешерсезме икән. Килешсәгез- “әйе”- яшел төстәге өчпочмак ясалган, килешмәсәгез – “юк” – кызыл төстәге өчпочмак ясалган карточкаларыгызны күтәрерсез.
2.Кагыйдәләрне искә төшерәләр. Җавапларны түгәрәк, өчпочмак ясалган карточкалар ярдәмендә бирәләр. Үз-үзләрен тикшерәләр.

3.”Алга атлатып тегү” җөе белән таныштыру.
Слайд 18
Уңнан сулга таба туры яки дулкынлы сызык буенча тигез ара калдырып тегү
Слайд 19
Җөй – тегү яки чигүдә тукыма өстендә
энә йөртү ысулы

Рәсемнәрне күрсәтә.
Эшләп күрсәтә. Сораулар бирә.
-Нәрсә ул җөй? (Җаваплар тыңлана, төгәл җавап әйтелә)
-Тукыманы Кайсы кулга тотабыз?
Ә инәне?
1.Инәне сул яктан уң якка чыгарабыз.
2.Инәне башка сул якка чыгарып бетермибез, тигез аралар калдырып атлатып кына барабыз. Тегеп бетергәннән соң Сул якка чыгарып беркетеп куябыз Күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр.
4.Җепне төйнәү белән таныштыру
Слайд 20
Җеп төйнәү:
1.Җепнең башын баш һәм имән бармак белән тотарга, имән бармакка бер тапкыр чорнап алырга
2.Җепне баш бармак белән бөтереп, әкренләп имән бармактан төшерергә Сорау бирә
-Кайсыгыз җепне төйни белә?
-Җепне төйнәү ни өчен кирәк?

Рәсемне күрсәтә, эшләп күрсәтә. Сорауга җавап эзли, иптәшен бүлдермичә тыңлый. Инәгә җеп саплый һәм төйнәп карый
5.Эш тәртибе белән танышу.
Слайд 21-29
1)тиешле размерда киселгән тукымаларны уң ягы белән бер-берсенә каплап куй, кырыйларын тигезлә һәм булавкалар белән беркет;
2)кырыйларыннан “алга атлатып тегү” җөе белән тегеп чык, бер ягында бераз араны текмичә калдыр;
3)әйләндер, калган араны тегеп куй;
4)почмакларын рәсемдә күрсәтелгәнчә булавка белән беркетеп куй;
5)кырыйларын эз буенча “алга атлатып тегү” җөе белән тегеп чык;
6)тасманы керт;
7)тасманы тартып бәйләп куй.
3.Таныштыра, укучыларның аңлау, аңламауларын тикшерә (диагностика) сораулар бирә, җавапларны тыңлый.

Искәрмә: конвертны әйләндергәннән соң укытучы эшләнмәне үтүкли.

Сорау бирә.

-Җөй тигез булсын өчен нишләргә була? Тыңлый. Аңламаганын сорый.

Эш тәртибен кабатлап чыгалар.

Укытучы соравына җавап эзли.
-Линейка, сабын белән сызарга һәм сызык буенча тегәргә
IV.Физкультминутка
V.Практик эш. Эш барышында самак кына музыка куела.
Максат: алган белемнәрне эштә дөрес кулланырга өйрәтү. Эшне ахырына кадәр җиткерүне булдыру
Эшне оештыра. Күзәтә, эш барышында килеп чыккан хаталарны төзәтә. Мөстәкыйль эшлиләр.
VI.Йомгаклау.
Максат: үзенең һәм иптәшенең эшенә бәя бирергә өйрәтү
1.Өйрәнгәннәрне искә төшерү
Сораулар бирү
-Эш өчен нинди тукымалар кирәк булды?
-Нинди җөй кулландың?
Дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерә, сорауларга җавап бирә.

2.Эшләнгән эшләрдән күргәзмә оештыру.
Эшләрне карау, бәя бирү.
Слайд 30-31
Күргәзмәне оештыра.
Балаларда канәгатьләнү шатлыгы тудыра.
-Эшеңдә нинди җитешсезлекләр бар?
-Аларны ничек төзәтеп була?
Иптәшләренең эшләрен карыйлар, үзләренең бәяләрен бирәләр.
Сорауларга җавап бирә.

3.Эш урынын җыю Эш урынын җыюга күзәтчелек итә.
-Барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Әниләрегез сезнең эшләрегезгә карап, һичшиксез, сөенәчәк. Кызыл Калфакка сезнең эшләрегез ошаган, аңа булышканыгыз өчен ул сезгә рәхмәт әйтә һәм елмаеп торган йөзләр (смайликлар) бүләк итә. Эш урыннарын җыялар

Әдәбият:1) Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты.-С99 Казан: Мәгариф,
1999
2)Технология 1 класс: урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек./
В.Д.Симоненко редакциясендә.-М.:Вентана-Граф,2008.
3)Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.-Казан: “Матбугат йорты”
нәшрияты, 2005
4)Русско-татарский словарь: Ок. 47000 слов/Э.М.Ахунзянов,
Р.С.Газизов, Ф.А.Ганиев и др.; Под редакцией Ф.А.Ганиева.-4-е изд.,
Испр. М.: ИНСАН, 1997.

У вас нет прав для создания комментариев.