Табигать миңа – мин табигатькә хезмәт итәм.
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Табигать миңа – мин табигатькә хезмәт итәм.

Нуруллина Азалия Радиковна
3Б Сыйныфы укучысы

Яр Чаллы шәhәре
2013 ел

Әйдәгез,урманга hәм кырга,
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур,гаять бай.
Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

Кояш, болыт,су, ком,таш, хайван hәм үсемлекләр – барысы бергә табигать дип атала. Ә кешенең тормышы hәрвакыт табигать белән бәйле.Ул – кешенең сәламәтлек, туклану, яшәеш чыганагы.
Агачлар - безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз,туендыручыбыз. Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.Безгә сулар өчен саф hава бирә.Ә җиргә коелган яфракларын яз hәм көз көннәрендә җыеп җиргә күмәбез. Алар яшелчә, җиләк – җимеш үстерү өчен ашлама була.
Урман - кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, анда бик күп дару үләннәре үсә. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергессез.Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле,саф һавасы, яфраклары әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы - болар барысыда безнең кәефебезне күтәрә, сәламәтләндерә.Агачларны күбрәк утыртырга кирәк. Урман сукмакларыннан саклык белән үтәргә, яңа юллар ясамаска кирәк. Бер кеше узган эз урманга әллә ни зыян да салмас бәлки. Ә 10, 100 кеше үтсә...
Басуларда шаулап үскән ашлыклардан кеше икмәк пешереп көч ала. Иң кирәкле әйберләрнең берсе – су,чишмә сулары.Чишмә- изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи. Чишмә,су буйларын пычратмаска, чишмә, су юлларын ташлардан, балчыклардан чистартып торырга кирәк.Шул вакытта гына без салкын чишмә суларын эчә алачакбыз.
Мин үзем яз көне урамнарны җыештырам, агач төпләрен казыйм,агач та утыртканым бар.
“Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган”.Мәкальдә әйтелгәнчә, табигатьне сакларга кирәк.Шул вакытта без исән – сау,сәламәт яшәрбез.

Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы! ( Р. Вәлиева).

У вас нет прав для создания комментариев.