Табигать- мин, син һәм без ул
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Табигать- мин, син һәм без ул
Без һәммәбез табигатьнең
Бер бөртеге, бер гөле.
"Табигатьне саклагыз!" “Без- табигать балалары.” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма без аларның чын мәгънәсен, асылын аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә яшәвебез, сәламәтлегебез, киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.
Табигать − чиста һава, чиста су һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул – Туган ягыбызның табигате, матурлыгы да, җаны да.
Мин Татарстанда тудым. Үз республикам белән горурланам. Чөнки ул үз Конституциясе, законнары, символикасы булган республика. Татарстан табигате һәм кешеләре белән дә матур.Төзелеш, сату- алу, җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә Татарстан башка республикалардан калышмый.
Ләкин күңелне бер нәрсә борчый: шушы уңышлар белән беррәттән ничек итеп кыр- басуларның сыйфатын югалтмаска, елга- күлләрне һәм челтер чишмәләребезне саклап калырга?
Кеше кулы кагылмаган, кеше аяк басмаган җир хәзер юктыр инде ул. Чөнки ел саен күпме урманнар киселә, елга- күлләрдән бертуктаусыз балык тотыла, хәтта җылы яктан безгә ямьле яз җитүгә очып кайтучы кошларга да атучы кешеләр очрап тора.Уйлап та тормыйча,үз кулларыбыз белән үзебез утырган ботакны чабабыз бит. Күпме җитештерү объектлары, завод- фабрикалар төзелә, химия заводларының агулы газлары һавабызны боза, хәрби сынаулар вакытында туфракны һәм һаваны агулыйлар, авиация ягулыгының агулы калдыклары һәм башкалар, туган ягыбыз табигатенә салган зыяныбызның бер өлеше генә әле бу. Болар инде үз чиратында кеше сәламәтлегенә тәэсир итә. Төрле авыру- чирләр, аллергияләр килеп чыга, гарип балалар туа. Кешеләргә инде бүгеннән уйлана башларга кирәк дип чаң сугасым килә минем. Кешеләр, туган җиребезне саклыйк! Аның матурлыгы,байлыгы, муллыгы һәм халкының сәламәтлеге бергә саклыйк, үстерик.
Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән, инде хәзер үк башламасак, бераз вакыт үткәч, тереклеге юкка чыккан комлыкта калуыбыз бар бит.Күз алдына китерегез: тирә- якта ком, бернинди яшеллек, тереклек юк, бары тик кешеләргә охшаган затлар яши. Ни өчен кешеләргә охшаган дигән сорау туар, чөнки алар противогаз һәм скафандрларда йөриләр. Башкача сулау һәм яшәү мөмкин түгел инде. Сез бу уйдырма, фантастика диярсез. Ә мин бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар кисәтүеннән чыгып әйтәм, бу мөмкин эш, хыял түгел.
Мәшһүр мәгърифәтче Р. Фәхреддин болай дип язган: Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны сөегез, моның исемен бөек итәр өчен тырышыгыз.” Бу сүзләрдә күпме хаклык дөреслек бар. Без табигать дигән Ватаныбызны яратырга һәм сакларга, бөек исемгә тап төшермәскә тиеш. Ә тап төшермәү инде ул пычратмау, чиста килеш киләчәк буынга тапшыру.
Туган ягым- гөлләр иле,
Гөлләр- сөмбелләр иле,- дигән җырны тыңлаганда, җырлаганда күз алдына китерерлек матур чәчәкле болыннар, җиләкле аланнар, хуш исле һәм серле урман,үзенә дәшеп торучы саф сулы, балыклы күл- елгалар, челтер- челтер җырлап агучы чишмәләребезне саклыйк. Акыллы зат дигән исемебезгә тап төшермик. Акыл белән, уйлап эш итик. Иң башта эшебез һәм гамәлебезнең ахырын, нәтиҗәсен уйлыйк, аннан соң эш күрсәтик.Һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең табигатькә карата зыяны, саксыз карашы кимер.Син агач утырт, агымсудагы чүп- чарны җыеп ал, чишмә тирәсен җыештыр, сыерчык оясы ясап эл, бик өзәргә теләсәң дә чәчәкләрне өзмичә, бары сокланып кына үт. Бу көндәлек гади , ләкин табигать өчен зур әһәмияткә ия эшләр.Әй, син кеше, онытма, киләчәк синең кулда! Олы кешеме син, әллә баламы, яшүсмерме, киләчәгең турында кайгырт. Киләчәк минем кулда! Киләчәк безнең кулда! Киләчәк сезнең кулда!

У вас нет прав для создания комментариев.