Печать
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Умырзаяның дуслары.
Табигатьнең уяна торган чагы җитте кызым, - дип башлады бабам сүзен. Менә шул вакыт гел әбием сөйләгән әкият искә төшә. Кызым,шуны сиңа да бәян итәсем килә . Карлар эреп, сулар йөгергәч бик матур итеп умырзаялар калка, бәбкә үләне шытып, борын тертә. Елга буенда бер умырзая үзе генә яши, ди икән. Аның дусты Көмешкәй яз җиткәч, бозлар агып киткәч, кояшның якты турында уйнаклап, умырзая дусты белән серләшә, ди икән. Ә быел нигәдер ул уйнакламый. Умырзая бик борчыла, кибә, сула башлый. Дустының кая киткәнеген белер өчен ул сыерчык дустын чакыра. Сыерчык дусты үзенең дусларын да чакырып елганын иңен буен айкап чыгалар. Шулай итеп алар умырзаяга бик авыр хәбәр китерәләр. Янәшәдә генә эшләп килүче завод үзенең пычрагын, агуын шул суга ташлаган икән, шунлыктан биредәге балыклар бик күбесе үлгән,ә күбесе хәлсезләнеп, үлем белән тормыш арасында, ди икән. Шул хәлсезләр арасында Умырзаяның сөйгән дусты Көмешкәй дә бар икән. Умырзая бу хәбәрне ишетеп нишләргә белми, тагын да зур кайгыга баткан, ди Сыерчык дусты ярдәмгә килгән. Каф тавы артында тере сулы чишмә ага икән. Менә шул суны елгагага бер тамчы гына тамызсаңда агу юкка чыга , ди икән. Әле минем дустым Кыр казы кайтмаган. Шул дустыма җилләр аша хәбәр җибәрик, алып кайтсын шул суны, дигән Сыерчыккай Алар шулай эшләгән дә. Кыр казы юлга чыгарга бары санаулы гына сәгать калган булган , ди икән. Сөенечкә каршы, Җилкәй вакытында өлгергән. Кыр казы тере суны алып кайтып елгага тамызган, ди. Анда булган һәр җан иясенә хәл кергән,ди. Умырзая да дусты, Көмешкәйнең терелүенә бик шатланган. Алар һәр яз әле дә шулай дус, тату , бер-берсен яратып гомер кичерәләр ,ди икән. Ә иң әйбәте Җилкәйнең якын дусты Кеше икән. Ул барында аңа сөйләп биргән . Кеше үзенең хәленнән килгәнчә,бик күп завод-фабрикаларга фильтр куйдырган, су буйларына чүп-чарны түкмәсеннәр дип җил дускаена да эш кушкан,ди. Шул рәвешле бу тирәдәге табигать искиткеч матур,чиста икән.Җилкәй һәр начарлык эшләргә җыенучының колагына пышылдап бу әкиятне сөйли , ди икән.
Бабамның бу әкияте мине дә битараф калдырмады. Без дә, дуслар белән Җилкәйнең әкиятен бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз!Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Шул чак җир шарында БӘХЕТ,ШАТЛЫК,УҢЫШ , МӘХӘББӘТ янәшә яшәр!!!!
Нурлат районы
Якушка Урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
Хуҗаханова Энҗе иҗади
Укытучысы Хәмидуллина Гүзәлия Исмәгыйль кызы