Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Биектау муниципаль районы Коркачык   башлангыч гомуми белем мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Номинация конкурса: “Трудовое долголетие”.

Жанр – очерк.

Название литературной работы:

 “Балаларга багышланган гомер”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор: Гимадеев Айназ Амирович

ученик 4 класса

Куркачинской НОШ

возраст: 10 лет

Руководитель: Гимадеева Рамзия Раисовна

Мин, Гимадеев Айназ Әмир улы. Коркачык башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфында укыйм. Минем язмам авылыбызның ветеран укытучысы Рузалия апа  Мортазина турында. Мин Рузалия апаны бик яхшы беләм. Беркөнне әниемә ияреп  миндә Рузалия апа янына бардым . Ул курчак өе төсле матур йортта яши икән. Беренче килүемдә үк, Рузалия апа мине аркамнан сөеп каршы алды. Өенең эче дә гади генә. Китап белән бөтен киштәләр тулган. Анда нинди генә китап юк. Чын укытучы инде менә. Ветеран укытучының өендә иң түрдә аның һөнәри эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүен искә төшереп кулдан эшләнгән өч манаралы матур сәгать тора. Аны “Районның иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңеп чыккач тапшырганнар. Аның тагын “Хезмәт ветераны” медале күп санлы Мактау грамоталары бар. 27 ел татар теле укытучылары берләшмәсен җитәкләгән, никадәр коллегалары белән тәҗрибәсен уртаклашкан. 2010 ел - Укытучылар елы булды. Шул елның 6 июнендә Рузалия апага 70 яшь тулды. Шул уңайдан аңа район “ТАССР төзелүгә 90 ел” дигән медаль һәм “Рәхмәт хаты” тапшырды. Без Рузалия апаны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Ул бер дә ашыкмый гына сөйли башлады:
     Мин  Мортазина Рузалия Габделхак кызы. 1940 елда Биектау районының Казансу елгасы буенда урнашкан Коркачык авылында дөньяга килдем. Әнием Язилә, әтием Габделхак атлы. Әтием миңа 5 ай булганда, сугышка китеп, хәбәрсез югала. Балачагым: “Минем язмышым-сугыштан соңгы күз яшьле, ачлы-туклы, әтисез ятим үскән балалар язмышы”. Беренче сыйныфка укырга кергәндә әни миңа чабата тукып бирде. Кулымда такта сумка иде,- дип искә ала Рузалия апа. Коркачык башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф, Ямаширмәдә 3 сыйныф һәм Мүлмә мәктәбендә калган сыйныфларны тәмамладым.

 Урта мәктәпне бетергәч, Арча педагогия училищесына юл тоттым. Өстемдә штапель күлмәк, аягымда резин аслы чүәк иде. Кечкенә генә бүлмәдә 12 кыз тордык. Ашханәгә барырга акча юк, мичтә тәгәрәткән бәрәңге, чәй белән тамак туйдырдык.       Арча педагогия училищесын тәмамлагач, читтән торып, КДУда белем алдым. Беренче тапкыр Сасмакта башлангыч сыйныфлар, аннан Мүлмә, Ямаширмә авылларында татар теле һәм татар әдәбияты укыттым. Шулай кырык ел гомеремне яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләүгә багышладым. Беренче көннән үк бик актив эшли башладым. Мүлмә мәктәбенең ул чактагы директоры Әнвәр Гарәфи улы Гарәфиев бөтен күңелемне биреп эшләвемне күреп, Мүлмә мәктәбенә күчерде. Анда татар теленнән тыш, тарих һәм география фәннәре укыттым.

Коллектив бик югары әзерлекле, эшчән,тату иде. Ул елларда авылдагы бөтен агитация эше мәктәп укытучылары җилкәсенә төшә иде. Мин дә агитатор да, лектор да, пропагандист та булдым, үзешчән сәнгать концертларында да чыгыш ясадым. Пенсиягә кадәрге соңгы 22 елымны Ямаширмә мәктәбендә эшләдем. Беренчеләрдән булып бик матур итеп татар теле кабинетын бизәп, җиһазладым. Районда хәтта 1 урынга чыктым. Республика,район буенча үткәрелгән барлык чараларда да катнышырга тырыштым. “Мәгариф” журналы, “Биектау хәбәрләре” газеталарында даими мәкаләләрем чыгып барды. Үзем эшләгән дәвердә балаларны Татарстанның 30дан артык иң күренекле язучылары һәм шагыйрьләре белән очраштырдым. Ел саен 26 апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылган шигырь бәйрәменә бардык. Бик еш укучылар белән Тукай - Кырлай музеена сәяхәт ясадык.

Рузалия апа тынгысыз йөрәкле. Авылдагы бер бәйрәм дә аннан башка үтми. 8 март, 9 май, өлкәннәр көнендә чыгышлар ясый. Аның сөйләвен бөтен кеше яратып тыңлый. Рузалия апа әле “Биектау хәбәрләре” газетасының даими хәбәрчесе дә. Газета журнал битләрендә авылыбызның хезмәт сөючән кешеләре турында, авылда узган төрле чаралар турында мәкаләләр яза. Ул әле ветераннар советын җитәкли. Авылыбызның яше дә, карты да аңа киңәш белән киләләр. Рузалия апаның тормышы һәм хезмәте үзе бер тарих. Бала чагы сугыш елларында ятимлектә ачлы - туклы, күз яшьле үткән балалар тормышы турында сөйли. Мәктәп еллары, аның уку баскычлары, аның искиткеч тырышлыгы бүгенге яшь буынга үрнәк. Ә “Йөрәгемне балаларга бирәм”, -  дип эшләгән укытучылык хезмәте район мәктәпләрендә укыткан барлык укытучыларга үрнәк булды һәм киләчәктә дә булыр. Рузалия апаның мәктәптән киткәненә 16 ел булса да, аның телгә, илгә, милләткә мәхәббәт тойгысы тәрбияләве әле бик озак буыннарга якты истәлек булыр. Ул бала күңеленә иҗади фикер орлыклары сипте. Аның 30 укучысы КДУ һәм КГУны тәмамладылар. Алар арасында аның 3 аспиранты бар. Укучылары Казан һәм Республика мәктәпләрендә үз хезмәтләрен яратып башкаралар. Рузалия апа турында газета-журнал битләрендә мәкаләләр бик еш басыла. “Шәһри Казан” газетасында үзенең укучысы Алия Ногманова “Икенче әнием” дигән мәкалә бастырган. Ә тагын бер укучысы Рәшидә Мөхетдинова Рузалия апа турында шундый тетрәндергеч шигырь язган:


Безгә ун яшь
Сез дә әле бик яшь.
Зифа буй - сын,
Озын толымнар.
Хәтер аша кайтам
Шул елларга,
Мәктәбемә илтә хис - уйлар.
Тукай, Такташ,
Җәлилләре белән
Килеп кердегез дә күңелгә
Хәтирәләр аша менә кабат
Кайтардыгыз безне бүгенгә.
Без дә әле бик яшь
Менә сез дә,
Тик чаларган гына чәчегез.
Еллар үткән саен яшь буынга
Белем орлыкларын чәчтегез.


 Шушы шигырь юллары белән мин үземнең  язмамны тәмамлыйсым килә. Рузалия апа сөйләгәннәрдән мин үземә бик күп сабак алдым. Укытучы һөнәре катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә  һөнәр. Мин Рузалия апага һәм барлык укытучыларга да сәламәтлек, шатлык, бәхет, уңышлар телим. Мактаулы һәм авыр хезмәтләрендә сабыр, горур, нык булсыннар!!!