Если б я был прокурором.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Әгәр мин прокурор булсам.

Дөньяда төрле-төрле һөнәрләр бар. Аларның барысы да кирәкле, үзенчә кызыклы да, авыр да. Һәркем үзе теләгән һөнәрне сайлап алып, шуның ярдәме белән җәмгыятькә файда китерергә тиеш. Соңгы елларда аеруча да юрист белеме алып, шул өлкәдә, мәсәлән прокурор булып, эшләргә теләүче укучылар саны арта.
Тик кем ул прокурор? Прокурорның эшчәнлеге нидән тора? Ни өчен бу һөнәр кирәк, әллә аннан башка да буламы?
Прокурор тикшерү эшчәнлеге барышында әһәмиятле рольләрнең берсен уйный. Кагыйдә буларак, ул үзе җинаять эшләрен тикшерми, бәлки сорау алу, судка кадәрге тикшерү эшчәлеге белән шөгыльләнүче органнарның үз эшләрен закон нигезендә алып баруларын тәэмин итә, судта гаепләүче буларак чыгыш ясый. Прокурорның рөхсәтеннән башка тикшерүченең кешене кулга алырга хакы юк.
Ә яхшы прокурор нинди булырга тиеш соң?
Миңа калса прокурор югары профессиональ таләпләргә җавап бирергә тиеш, чөнки еш кына кешеләрнең киләчәк тормышы аның эш тәҗрибәсенә, аның белемленә, үз эшенә җаваплы каравына бәйле. Ул тикшерү эшчәнлеген дә, суд эшен дә, хезмәт-төзәтү учреждениеләре эшчәнлеген дә, юридик хезмәтне дә яхшы белергә тиеш. Прокурор киң масштаблы оештыру эшләре алып бара, оештыру, җитәкчелек итү эшчәнлеген алып барганда, элемтәләр урнаштыра белергә, сөйли белү осталыгына ия булырга тиеш. Ул һәр очракка карата объектив, кешеләргә карата игътибарлы, катгый мөнәсәбәттә булырга, эшчәнлегендә формализмга, рәхимсезлеккә һәм каты күңеллелелеккә урын калдырмаска, фикер каршылыгы булганда кызып китмәскә, үзенең фикер агышына таләпчән булырга тиеш. Әгәр прокурор ялгыш җибәрсә, игътибарсыз булса, бер гаепсез кеше зыян күрергә, ә гаепле кеше үзенә тиешле җәзаны алмаска мөмкин...
Димәк прокуроның кем икәне һәм нинди булырга тиешлеге аңлашылды. Бер яктан карасаң, прокурор һөнәре күңелсез һәм авыр булып тоела, чөнки алар күп санлы документлар белән эш итәргә, күп белергә тиеш. Ләкин үзеңнең һөнәреңнең кешеләр өчен кирәкле, мөһим булуын аңлау бу авырлыклар турында онытырга ярдәм итәдер.
Әгәр дә мин прокурор булсам мин нәрсә эшләр, нәрсә үзгәртер идем?
Прокурорлар законнарның үтәлүен тикшереп кенә калмыйлар, алар шулай ук яңа законнар чыгару өлкәсендә дә хезмәт куялар. Шуңа күрә мин кайбер законнарны үзгәртер, кайберләрен юкка чыгарыр, ә алар урнына яңа законнар кертер идем. Мисал өчен мин кулланучылар хокукын яклаучы законнарны кырысрак ясауны тәлап итәр идем, чөнки җитештерүчеләр акча артыннан куып,еш кына сыйфатсыз товар җитештерәләр, куллану вакыты чыккан булуга карамастан, аны сатуга куялар, ә игътибарсыз сатып алучылар сәламәтлекләренә зур зыян салалар. Мондый күңелсез очраклар булмасын өчен,завод-фабрикаларда һәм кибетләрдәге тәртипне ешрак тикшерер, закон бозучыларга карата кырысрак булыр идем. Шулай ук экология проблемасына да игътибарлырак булыр идем, чөнки табигатьне пычратучы, аның байлыкларын кулланып, үзләре китергән зыянны капламаучы кешеләр саны кннән- көн арта бара. Зур заводлар һавага пычрак төтен чыгаралар, ә елга күлләргә пычрак су агызалар, кешеләр чүп-чарны урамга, елга буйларына ташлыйлар, урман янгыннары чыгаралар- кыскасы җир-анабызга хөрмәт белән карамыйлар, ә нәтиҗәдә узләре үк зыян күрәләр. Бу очракта да закон бозучыларга карата кырыс чаралар күрергә, зур күләмдә штраф билгеләргә кирәк, чөнки еш кына һавага чыгарылучы газны чистратучы җайланмага караганда, аны куймаган өчен билгеләнгән штрафны түләү отышлырак була. Бәлки безгә дә, кайбер Европа илләрендәге кебек, чүп ташлаган өчен зур күләмдә штраф билгеләргәдер? Тик алдан урамнарда чүп савытлары, ә зур әйберләр ташлау өчен чуплекләр ясарга, чистарту җиһазларын юньрәк бәя белән җитештерү һәм сатуны көйләргә кирәк. Әгәр мин прокурор булсам бу максатка ирешүне үземнең төп бурычларымның берсе итеп санар идем.
Һәм минем өчен тагын бер мөһим мәсьәлә бар. Еш кына кешеләр закон бозган очракта
-Мин моның ярамаганын белмәдем-,диләр. Әлбәттә кайвыкыт бу сүзләр ялган, үзеңнең гаебеңне аклау була,тик аларның дөрес булга очраклары да очрый. Шуңа күрә дә, прокурор булсам,мин кешеләрнең законнарны, үзләренең бурычларын һәм хокукларын белү һәм үтәүләрен тикшерер, белмәгән очракта аларга ярдәм итәр идем. Моның өчен илебез граңданнары белән ешрак аралашыр, массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага кагылышлы тапшырулар үткәрер, мәкаләләр бастырыр идем, мәктәпләрдә махсус дәресләр, очрашулар үткәрү дә ярдәм итәр иде дип саныйм. Миңа калса прокуратура да, полиция дә, беренче чиратта кешеләргә законнар турында белергә, аларны аңларга ярдәм итәргә тиеш.
Уйлап карасаң, мин прокурор булсам, бик күп нәрсәләр үзгәртер идем, чөнки кешеләргә яхшылык эшләсәң, без яшәгән җәмгыятьне яхшыга үзгәртсәң, узеңә дә рәхәт, кызык була, үзеңне кирәкле кеше итеп тоясың.
Ләкин шунсы да бар,прокурор һөнәре гаять җаваплы һәм бу өлкәдә нинди дә булса үзгәрешләр ясаганда бик игътибарлы булырга кирәк.

У вас нет прав для создания комментариев.