Иҗади проект яклау
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

8 нче сыйныфта технологиядән (малайлар) дәрес эшкәртмәсе
1 нче категорияле технология укытучысы: Симаков Фәнил Фаиз улы
Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе
Тема: Иҗади проект яклау
Максат: Иҗади проектны якларга өйрәтү, үзеңнең һәм иптәшеңнең эшенә бәя бирә белү күнекмәләрен ныгыту, укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү.
Дәреснең тибы: проект яклау
Формасы: Дәрес-эшлекле уен.
Җиһазлау: Иҗади проектлар, компьютер, презентация, укучылар кулы белән эшләнгән изделиеләр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
 Нәрсә ул иҗади проек?
 Проектның максаты нинди?
 Проект нәрсәләрдән тора? (эскиз, рәсем, сызым, исәпләүләр)
 Проект нинди этаплардан тора?(эзләнү,конструкторлаштыру,
технологик, йомгаклау)
 Проект буенча эшләнгән әйбергә нинди таләпләр куела?
(технологик, экономик, эргономик, куркынычсызлык, экологик)
 Проектны яклау өчен нәрсә кирәк? (Нигезләү, технологик документация, экономик исәпләү, реклама, ясаган әйбер)
Нәтиҗә: Шулай итеп, проект эшләү ул – техник мәсьәләләр чишүгә юнәлдерелгән. Бу:
 моделирование,
 конструирование,
 переконструирование,
 доконструирование
III. Укытучы: Без бу этапларның барсын да үттек, бүгенге дәресебез – иҗади проектларыбызны яклау дәресе. Ул эшлекле уен формасында үтәчәк. Сез бүген үзегезне эшлекле кешеләр итеп, төрле фирмалардан килгән вәкилләр итеп хис итегез. Өч фирма вәкилләре дә үзләренең иҗат проектларын яклаячак. Беренче өстәл артында “Маяк” фирмасыннан, икенче өстәл артында “Факел” фирмасыннан, өченче өстәл артында “Хәзинә” фирмасыннан килгән вәкилләр утыра. Сезнең фирмаларыгыз җитештергән продукцияне бәяләү өчен төзелгән комиссия эшләрегезгә тиешле критерийлардан чыгып бәя бирәчәк. Комиссиядә : Латыпов Вәсил Фаридович һәм Гильфанов Нияз Илдарович. Хәзер мин сүзне Нияз Илдаровичка бирәм.
Нияз Илдарович: Фирмалар алдына инструментлар савыты ясау максаты куелды. Үрнәк итеп гади төзелешле инструментлар савыты һәм аның технологик картасы бирелде. Шул ук вакытта үзгәрешләр кертеп ясау хокукы да бирелде. Сез бүген эшләгән эшләрегезне якларга җыелдыгыз. Әйдәгез, эшкә керештек. Барыгызга да уңышлар телибез.
Укытучы Сүзне “Маяк” фирмасыннан башлыйбыз.
Марат Халитович. Без йөкләнгән эшне уңышлы башкарып чыктык. Бу проектның төп әһәмияте шунда: инструментлар савытын тиз арада кул хезмәте генә дә ясарга мөмкин. Әлеге без тәкъдим итә торган ящик шәһәр җирендә торучыларга д, авылда яшәүчеләргә дә бердәй кирәк, чөнки һәрбер йортта төрле төрдәге инструментлар була һәм аларны бер савытка җыеп тоту бар кеше өчен дә уңайлы.
Инструментлар савытын ясаган вакытта математика, физика, технология фәннәреннән үзләштерелгән белемнәр ярдәм итә.
Бу эшне башкару куркынычсыз. Әмма төгәллек, җитезлек сорый. Ящик ясау дәвамында агач материал белән эш итү, пычкы, ышкы, чүкеч кебек инструментлар белән эшли белү технологиясен өйрәнәсең.
Әлбәттә хуҗалык өчен кирәкле әйберләр ясап, әйләнә-тирәдәгеләргә зур файда китерәсең, аларны шатландырасың. Ә кешеләрне шатландыру, аларның рәхмәтен ишетү – күңелгә рәхәтлек бирә.

Руслан Рашитович: Безнең фирма бары тик иң яхшы товарлар гына эшләп чыгара. Без җитештергән продукция халыкка сыйфатлы һәм дәвамлы хезмәт итәргә, гади, уңайлы булырга тиеш. Без ясаган инструментлар савыты да иң-иң яхшысы. Аңа төрле зурлыктагы инструментлар салырга була. Бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү өчен дә җиңел һәм уңайлы. Бәясе дә һәркемгә кулай. Инструментлар савыты бар кешегә дә кирәк, чөнки һәркемнең хуҗалыгында кадак, шөреп, чүкеч, кебек көндәлек тормышта кирәкле эш кораллары бар. Ә алар һәрвакытта да кул астында бер урында саклансын, тиз генә табып, эш башкару җиңел булсын өчен нәкъ без җитештергән инструментлар савытына ия булу кирәк. Алыгыз, үкенмәссез. Безнең товар сезгә озак еллар хезмәт итәр. Без – маяклылар моны тулысынча гарантиялибез.
Безнең адрес: Яр буе урамы, 56 нчы йорт. Телефоныбыз: 3-52-47

Укытучы: Рәхмәт. Сүзне “Факел” фирмасы вәкилләренә бирәбез.

Ринас Хамитович : Без үзебез өчен берничә төрле инструментлар савыты вариантын карадык һәм иң уңышлысын сайлап алдык. (технологик карта буенча сөйли)

Рамил Илшатович: (Үзләре җитештергән продукциягә реклама ясый)

Укытучы : Сезнең дә эшләү тәртибегез аңлашылды. Зур рәхмәт Сезгә. “Хәзинә” фирмасы сүзне дәвам итә.

Илшат Рамилевич: Без үз алдыбызга ясаган әйберләребезнең кулланылышта уңайлырак, шул ук вакытта эстетик яктан матур булуына һәм экономиягә дә ирешергә телибез. Шуны күздә тотып, инструментлар савытын бүлемтекләргә бүлдек., чөнки хуҗалыкта төрле размердагы кадаклар, шөрепләр кирәк була. Аларның барысын да бер генә ящикка тутырсаң, эшләгән вакытта уңайсызлыклар килеп чыга. Ә безнең ящик бу уңайсызлыклардан коткара. Мәсәлән, беренче бүлеккә кадаклар, икенчесенә – шөреп, өченчесенә – гайкалар салырга була.
Әлмир Әнвәрович:Экономик яктан да артык кыйммәткә төшми. (Экономик исәпләүне тактада эшләп күрсәтә).
Илшат Рамилевич: Хуҗалыкта бик кирәкле булган инструментлар савыты барысы 33 сум 71 тиен генә тора. Бу бүгенге базар бәяләре белән чагыштырганда бик арзан. Шуңа күрә мин нәкъ менә безнең фирма җитештергән уңайлы инструментлар савытын кулланучыларга тәкъдим итәм. Алыгыз. Үкенмәссез.

Укытучы: Сүзне сезнең эшләрегезгә нәтиҗә ясау өчен комиссия әгъзаларына бирәм.

Нияз Илдарович: Һәр фирманың эшләгән эше үзенчәлекле. Алга куелган максатка ирешелгән. Сайланган материаллар экологик яктан зарарсыз, яәиклар хуҗалыкта куллану өчен бик уңайлы. (Критерийлар буенча бәя бирә).
Без киңәшкәннән соң мондый нәтиҗәгә килдек:
“Маяк” фирмасының инструментлар савыты тәкъдим ителгән ящикның конструкциясе. Аны кабатлый гына. Эстетик яктан да кимчелекләре бар: детальләр төгәл тоташтырылмааган һәм бик үк яхшы шомартылмаган.
“Факел” фирмасы эстетик яктан бизәлешкә игътибар иткән: сабын узорлап эшләгән, кулланучы өчен уңайлылыгы – сабының шома булуында (кулга шырпы керми) һәм шулай ук тартма детальләре шөреп белән беркетелгәнлектән, инструментлар савыты ныклы. Бәясе кыйммәткәрәк чыга.
“Хәзинә” фирмасының эше үзенең камиллеге белән аерылып тора. Ул, чынлап та, төгәл ясалган, инструментлар өчен аерым бүлекләр бар, эстетик яктан да камил. Әмма кимчелеге – материалның уңышлы сайланмавында. Алынган материал – артык ботаклы. Әмма бәясе кыйммәт түгел.
Һәр фирма үз эшен экономияле, шул ук вакытта файдалы итеп башкарырга тырышкан. Әлбәттә сезнең яәикларыгыз үз кулланучыларын табар һәм тагын да камилләштереп җитештерелер.
Вәсил Фаридович: Минем сезгә кечкенә генә бер тәкъдимем бар: Эшләнгән әйбернең проектын презентация рәвешендә ясасагыз уңайлырак булыр. (презентация күрсәтә)
IV. Йомгаклау.
Укытучы Кадерле укучылар, Сез бүген үзегезне фирмалар вәкилләре итеп хис иттегез. Сез яшь буын, безнең киләчәгебез. Тормыш сездән яңа ачышлар, уйлап табулар, рационализаторлык эшләре көтә. Бүген сез мәктәп парталары арасында киләчәк тормышыгызның башлангычын аласыз. Кемнәрдер алдагы тормышын үзенең шәхси эшләрен ачып, нәрсәләрдер җитештерүгә, аларны реализовать итүгә багышлар. Дәресләрдә алган бу белемнәрегез сезгә алдагы тормышыгызда ярдәм итсә иде.
V. Билгеләр кую.
VI. Өй эше.

У вас нет прав для создания комментариев.