Стих «Алтын көз»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гумерова Эвелина Равилевна, 4 класс
ГБООУ «Новокашировская санаторная школа- интернат»
руководитель - Нигматуллина Флюза Азгатовна
 

    

     Алтын көз

Көз көне табигать   

Бигрәк бай сары төскә.

Пәрәвәзләр оча хәттә,

Куналар алар  өскә.

Агачларның яфраклары

Бии-бии төшәләр.

Тирә -якка тигез итеп,

Сары келәм эләләр.

Шул яфраклар баскан саен,

Кыштырдый матур итеп.

Һәр агачның үз көе бар,

Шыгырдый алар белеп.

Зәңгәр күктә моңсу гына,

Кыр казлары үттеләр.

Тирә- яктагы сары төстән,

Көз җиткәнен белделәр.

Кыр казлары яз җитүгә,

Кире безгә кайтырсыз.

«Кыйгак-кыйгак» дип кагынып,

Баш очыннан узарсыз.

У вас нет прав для создания комментариев.