Рәхмәт сиңа, алтын көз!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ученица 10 класса Акбашева Рузиля Раушатовна,

Руководитель: Загретдинова Альфия Назифовна, учитель татарского языка и литературы,

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №4 г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан.

Рәхмәт сиңа, алтын көз!

Әле яңа гына җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле җәйнең үткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Үзенең кызыл, сары, кызгылт-сары буяуларына тирә-як табигатен манчып, туган ягыма алтын көз аяк басты.

Сары төс - көз төсе. Табигать, әйтерсең, үзенең берсеннән-берсе матур күлмәкләрен тиз арада киеп калырга ашыга. Күз явын алырдай миләш кып-кызыл алкаларын тагып куя. Бакчалардагы сары, кызыл алмалар, әйтерсең, көзге төймәләр. Басу-кырлардагы алтын ашлыклар кояш яктысында күзләрне камаштырып утыралар. Әйтерсең, кыйммәтле алтын келәм! Нинди матурлык һәм байлык!

Көз башлану белән көннәр сизелеп кыскара. Салкын җилләр исә. Күк йөзен авыр, кургаш болытлар каплый. Һава торышы бик тиз үзгәрүчән: әле генә кояш чыга, күп тә үтми, әллә каян гына болыт килеп каплап ала да, вак яңгыр ява башлый. Кайвакыт, җир өстен кочагына алырга теләгәндәй, тирә-якка томан тарала. Иртән чирәм өстенә матур итеп чык төшә.

Көзен урман аеруча матур! Һавасы нинди саф! Урман эченә килеп керсәң, хозурлык та, моңсулык та тоясың, чөнки җәйге ямь кимегән. Агачлар көзге шәлләренә төренеп утыра. Аяк астында йомшак, куе яфрак келәме.

Көз башлану белән, күчмә кошлар ерак юлга әзерләнә. Һавада кыр казларының, торналарның тезелешеп җылы якка очын китүләрен күрәсең. Шундый матур, тигез итеп очалар, әйтерсең бер-берсенә җеп белән бәйләп куйганнар. Моңсу көзгә сагыш өстәп, биектә-биектә аларның туган як белән саубуллашу авазлары яңгырый. Хәерле юллар сезгә, кошкайлар, исән-сау булып, язлар белән тагын әйләнеп кайтыгы-ы-ыз!

Әйе, алтын көз - матур да, моңсу да ел фасылы. Шуңа күрәдер дә көзен күңелләр хискә бирелә, уйландыра. Бу чорда тормышның мәгънәсенә төшенәсең. Шуның өчен рәхмәт сиңа, алтын көз!!!

У вас нет прав для создания комментариев.