Алтын көз
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Укучы: Галеев Айназ, 2 б сыйныф укучысы

Укытучы: Михайлова Эльвира Илгиз кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе

2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Алтын көз.

Минем исемем Айназ. Мин Әгерҗе шәһәрендә яшим. Мин икенче сыйныф укучысы. Дүрт ел фасылыннан миңа көз бигрәк тә охшый. Бигрәктә алын көз.

Сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр яфраклар яшел төсләрен үзгәртеп,  сары төскә керә. Үләннәр саргая,  ә агачлар төрледән -  төрле төскә керә: сары, кызгылт, караңгы кызыл. Бу бик матур чор.

Бигрәк тә мин сентябрьнең ике атнасын яратам – ул “бабье лето” дип атала. Бу вакыт җәйгечә җылы була. Яфраклар коелып,  җирне алтын юрган белән каплый. Коелган яфраклар җилдә әйләнәләр дә,  аяк астына төшеп, кыштыр-кыштыр киләләр. Шушы вакытны, көзге табигать белән сокланып,  мин урманда йөрегә яратам. Көз яратуымның сәбәбе тагын шунда: минем туган көнем сентябрь аена туры килә.

У вас нет прав для создания комментариев.