Алтын көз килә туган ягыма
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Укучы: Шаракин Нүрсил,  2 б сыйныф укучысы

Укытучы: Михайлова Эльвира Илгиз кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе

2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Алтын көз килә туган ягыма.

Менә алтын көз дә килеп җитте. Юкка гына көзне алтын димиләр. Чөнки бакча, парк, урманнар алтынлы булгандай була. Бар агачлар һәм куаклар көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Җил яфракларны әллә кайларга очырып алып китә.Сары, көрән яфраклар, һавада бераз очканнан  соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә, җир өстенә сары юрган түшәлгән.

Көз башында ук күп кенә кошлар төркемнәргә җыела башлыйлар. Алар кыш үткәрү өчен,  ерак җирләргә очып китә. Көз җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яктылык та, җылылык та шактый кими.

Менә шулай туган ягыма көз атлый. Озак тормас,  ап-ак карлары белән салкын кыш та җитәр. Нинди генә ел фасылы булмасын, табигать үзенчә матур. Шуңа күрә табигатебезне яратырга һәм сакларга кирәк.

У вас нет прав для создания комментариев.