Тукайны сагыну!!!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукайны сагыну!!!

 

Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы,

“Советлар Союзы Герое генерал-полковник

В.Н.Гордов исемендәге Минзәлә кадет

 мәктәп-интернатының” татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

 

  1. Кайтыр юлга чыктым, җәяү генә,

Барам атлап такыр юллардан.

“Пар ат”ларын җигеп, моңсу гына,

Килеп чыкты Тукай урманнан.

  1. ”Утыр әйдә, җаным, арыгансын,

Ял итәрсең”.- диде уфтанып.

Чапкан үлән салган арбасына,

Кычыткан да кергән буталып.

  1. ”Кәҗә белән сарык ач йөрмәсен”,-

Диеп Тукай сүзен башлады.

“Үз көннәрен ничек күрерләр соң,

Әби-бабалары ташлады.”

           4.Мескеннәрне җәлләп, печән чапкан,

              Урманнарда йөргән адашып.

             “Шүрәледән качып котылдым”,- дип

             Дәвам итте сүзен юлдашым.

         5.Күбәләк тә чыккан каршысына,

            Җырлый-җырлый очкан кырларга.

           Алтын тарак тоткан “Су анасы”

           Судан чыккан аны тыңларга.

          6.Күргән-белгәннәрен иҗат итеп,

             Балаларга язып калдырган.

             Шигырләрен сөйләп, тел ачылган,

             “Туган тел”е көйгә салынган.

           7. Гасырлардан-гасырларга күчсен,

              Шигырләрең көйгә салынсын!

             Син үлмәден, Тукай, мәңге яшә,

             Халык сине һәрчак сагынсын!!!  

У вас нет прав для создания комментариев.