Тукай – безнең күңелләрдә
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Тукай – безнең күңелләрдә

Миннебаев Булат -

Татарстан Республикасы

Лаеш муниципаль  районы МБГБУ

“Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең

6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Насыйрова Әлфия Хамисовна.

 

Хатирәләр... Балачак  хатирәләре... Әле ул вакытта мин мәктәптә укымый идем. Җиде яшем тулгач, әнием миңа бер китап бүләк итте. Аның беренче битендә менә мондый сүзләр язылган: “Улым, сине туган көнең белән котлыйм.  Быел син тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басасың. Сиңа изге теләкләр теләп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның китабын бүләк итәм. Аны укып, син күп нәрсәләр аңларсың, белерсең. Бәхетле бул...”

Ул вакытта әле мин анда нәрсәләр язылганын белми идем. Шулай да бу китапны көненә әллә ничә тапкыр актарып чыга идем. Белмим, рәсемнәре үзенә җәлеп иткәнме бу китапның, әллә инде шигырьләре үзенә тартканмы. Менә шул китап – минем өчен иң кадерле китап булып күңелемдә сакланып калды. Анда “Су анасы” да, “Шүрәлесе” дә, “Туган теле” дә һәм башка бик шигырьләре дә бар иде аның. Шулай итеп, әле мәктәпкә кергәнче үк, шигъри бер чишмә булып, минем йөрәгемә Тукай килеп керде. Дөрес, аңарчы да әниемнең чишмәгә барганда:

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул, -

дип көйләгәнен хәтерлим.   

            Мәктәпкә кереп, хәрефләр таный башлагач та, әнием белән Тукай абый китабын бергәләп укуым әле дә күз алдымда тора. Бигрәк тә, “Туган авылым” шигырен укыганда, аның күзләре яшьләнә иде. Ул вакытта әле аның ни өчен елаганын аңламый идем мин. Ә хәзер әниемне бик яхшы аңлыйм. Ул үзенең туган авылын, туган ягын, әти – әнисен, туганнарын сагынган, чөнки әнием бу авылныкы түгел.

            Бүген мин тугызынчы сыйныфта укыйм. Тукайны якыннан беләм дисәм дә була. Укытучы апам сөйләгәннәрдән, әдипнең “Исемдә калганнары”ннан, Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан аның бәхетсез балачагы, авыр язмышы турында белдем. Шигырьләрен укып, милләтпәрвәр шагыйрь икәненә тагын бер кат инандым.

            Шигырьләре гаҗәеп тәэсир калдырды. Нинди генә әсәрен укысаң да, күз алдына шунда ук ул ясаган бөтен картиналар, күренешләр килеп баса. Менә аның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән сокландыргыч шигыре. Безнең дә нәкъ анда сурәтләнгәнчә, өй янында матур бакчабыз бар,  анда сандугачлар сайрый. Ә көзен алмагачларда кып – кызыл алмалар өлгерә. Шуңа күрә Тукайның әлеге шигырендә нәкъ менә безнең бакча сурәтләнгән кебек тоела миңа.

            Ә әкиятләре! Йөрәкләр дөп – дөп тибә башлый иде шул Су анасы тәрәзә шакыганда! Ә “Шүрәлесе”н укыгач, бөтенләй урманга бармас булдым. (Безнең авылның тирә – ягын урманнар чолгап алган). Анда агач ботагы, яфраклар шыгырдаса да, Шүрәле килеп чыгар төсле.

            Габдулла Тукайның нинди шигырьләре күңелеңә якын дип сорасалар, мин, икеләнмичә, “Туган тел” һәм “Милли моңнар” дияр идем. Беренчесен күңелемә әнием сеңдергән булса, икенчесен Тукай шигырьләре арасыннан күңелемә якынын үзем эзләп таптым.  Бу ике әсәрдә дә туган телгә, моңга чиксез мәхәббәт чагыла. Габдулла Тукайның “Милли моңнарын” шигырь бәйрәмнәрендә еш сөйлим. Бу – минем Г.Тукай  иҗатына булган мәхәббәтемне тагын бер кат раслады.

Дөньяда бик аз яшәп, күп эшләр эшләп киткән шагыйрь ул. Аңа бит үлгәндә нибары 27 яшь кенә була. Каян килгән аңа мондый талант?

Җырга, туган телгә мәхәббәт аңа бала вакытыннан ук күчкән. Әнисе Мәмдүдә дә шигырь чыгарырга яраткан. Мәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла карт та, үзе өчен генә булса да, шигырь язгалаган. Болар барысы да туган телне яратудан килгән. Тукай бит шул кешеләр кулында, шул кешеләр арасында үскән. Туган телгә, моңга мәхәббәтне Тукайда иң беренче әнисе белән бабасы тәрбияләсә, миндә Тукай шигырьләре  тәрбияләде.

Тукай, әлбәттә, һәр татар кешесенең күңелендә урын алган шагыйрь. Минем өчен Тукай балачагымда дәү әнием, әнием сөйләүләре, укулары, җырлары аша иң яраткан шагыйрем булып калды. Ә балачагымда әнием бүләк иткән китап – иң кадерле китап.

У вас нет прав для создания комментариев.