“Тукай иленә сәяхәт”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Исәнмесез! Минем исемем Рамиль. Миңа ун яшь. Минем сезгә яраткан китабым турында сөйлисем килә. Менә ул: “Тукай иленә сәяхәт” дип атала. Аны миңа әбием бүләк итте.

Бер көнне мин бу китапны караганда, йоклап киткәнмен. Шундый тәмле төш күрәм. Мин бик матур урманда йөрим имеш. Менә каршыма Шүрәле килеп чыкты. Әйдә, кети-кети уйныйбыз, ди. Мин бик курыктым. Шулчак балтасын тоткан Былтыр мине коткарды. Тик Шүрәле дә, Былтыр да бик тиз юкка чыкты. Ә мин Былтыр кебек акыллы, тапкыр булып үсәргә сүз бирдем.

Менә минем каршыга, уйный-уйный, бер маэмай килеп чыкты. Ул чирәмдә уйный, сикерә, йөгерә. Мин аны беләм. Бу – “Кызыклы шәкерт” шигырендәге маэмай. Мин аның янына бардым. Кечкенәдән үк эшкә өйрәнергә кирәк, дип әйтмәкче идем, ул да юкка чыкты.

Ә минем яныма бик матур бер күбәләк очып килде. Мин аңа тимәдем. Тукай абый аларны сакларга, якларга кушкан бит!

Бу урманда мин Су анасын да, Кәҗә белән Сарыкны да, бичара куянны да күрдем әле.

Урманны чыккач, минем каршыга бик матур киенгән, китап тоткан бер кеше килә иде. Ул матур итеп “Туган тел”не җырлый. Ул минем яныма килде, һәм монда күргәннәрне, татар телен онытма диде дә, юкка чыкты.

Мин уянгач, төшемне искә төшердем. Бу бит Тукай абый иде! дидем. Мин Габдулла Тукай китапларын укып, чын татар малае булып үсәргә сүз бирдем.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Габдрахманов Рамиль Сиринович

МАОУ «СОШ №50 с углубленным изучением отдельных предметов» г.Набережные Челны

Гаязова Фирдания Махмутовна

Литературное творчество

У вас нет прав для создания комментариев.