Тукай музеена килдем
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай музеена килдем

 

Тукай музеена килдем,

Сокланып йөрим карап.

Үзе килеп чыгар төсле,

Гасырлар аша атлап.

Рәсем кырыннан узганда,

Сабыйга күзем төште.

“Бәләкәй Тукай”,-диелгән.

Карашы моңсу төсле.

Кыскан учына икмәген,

Савытында - катыгы.

Яңа пешкән бәрәңге дә -

Аңа бәйрәм тансыгы.

Ятимлекнең ачы җиле,

Күрәм: үзәккә үткән.

Нарасыйның зур күзләрен

Инде сагышлы иткән.

Кечкенә Апуш бервакыт,

Йолдыз булып кабыныр.

Халыкның ул горурлыгы,

Яраткан улы булыр.

Тукаебыз мәңге яши,

Татарның ул - кояшы.

Буыннан-буынга күчә,

Аның якты мирасы.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Гараев Аяз Илгизович

7

МБОУ «Камскополянская СОШ №1» Нижнекамского муниципального района РТ

Гараева Гульчечек Шарафутдиновна

Литературное творчество – стих

У вас нет прав для создания комментариев.