Җанда-аның җылы кулы.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Җанда-аның җылы кулы.

                                           Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;

                                             Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.                                        

                                             Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай,- диям,

                                             Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү,- диям.

                                                                                                Шәйхзадә Бабич.

        Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар.Татар тарихында да андыйлар аз түгел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләр китереп чыгарган ХХ гасырга күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз. Ә бит уйлап карасаң,Тукай әлеге гасырның башында ук яп-яшь килеш дөньядан китә. Аның татар рухи тормышында шундый зур роль уйнарлык мөмкинлеге дә булмагандыр сыман. ХХ гасыр безнең бөтен холык- фигылебезне, яшәү рәвешебезне үзгәртте. Менә хәзер, инде яңа гасырны ваклаганда шикләнмичә әйтергә мөмкин: ХХ гасыр Тукай йолдызлыгы астында үткән, шул йолдыз юлыбызны яктыртып торган.

        Тукайның йолдыз булып кабынуы бик табигый. Татар дөньясының бөтен төбәкләрендә мәдрәсәләр эшләп тора, матбугат барлыкка килә, татар буржуазиясе күпмедер икътисади мөмкинлекләр ала... Империя киңлекләрендә азатлык җилләре исә башлый.

      Тукай- билгеле язылган милләтнең сөрәнчесе, моңарчы күңел төпкеленә яшерелгән аһ-зарны дөньяга түгүче. Шуңа да аның беренче шигырьләре үк халык күңелендә аваздашлык таба.Ул- һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре. Һәм нәкъ менә аны гына чын мәгънәсендә бердәнбер халык шагыйре дип атап буладыр.

        Тукай татар галәменең нәни генә күчерелмәсе кебек... Аның нәкъ безнең милләткә төс булган фаҗигале гомере, үксез хыяллары, ятим хисләре татар җанын җуймаган һәркемнең әлегәчә күңелен кузгата. Юкка гына ул үзен “бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы” дип атамаган.

      Бала чагында Тукай кичергән кагылулар, рәхимсезлекләр бүтән бер генә татар шагыйренә дә хас түгелдер. Алай гына да түгел, “ Асрамага бала бирәм, кем ала?” дип , шәһәр базарында йөртү күренешен дөнья әдәбияты тарихында да очратып булмый. Мондый язмышка дучар булган кешенең бәгыре гомерлеккә катарга тиеш иде сыман. Ләкин Тукай иҗатыннан даими шәфкатьлелек, җылылык бөркелә.

                           Азмы какканны вә сукканны

                                                                        күтәрдем мин ятим?!

                           Азрак үстерде сыйпап тик

                                                                       маңлаемнан милләтем.

        Җанда милләтнең җылы кулын тою бәгырьдәге һәр ташны эретә аладыр. Ләкин милләт исеме белән сату итүчеләргә , бушбугазларга Тукай аяусыз. Әлеге сыйфаты белән Тукайга бүген тиңнәр юк. Әлбәттә, һәр бөек шагыйрь үлгәннән соң күпмедер вакыт мифология каһарманына әверелә.Тукай турында мифлар әле дә туып тора. Бүген аның турында сөйләгәндә , шактый акчасы калуын искә төшерергә тырышалар, әдәпсез шигыре барлыгын телгә алалар. Заманга яраклаштырырга омтылалар. Ләкин Тукай андый яраклаштыруларга мохтаҗ түгел. Аның иҗаты болай да һаман заманча яңгырый.

   Тукай турында сөйләгәндә, аны Пушкин белән чагыштыралар һәм аны “Татарның Пушкины”дип атыйлар. Турыдан-туры мәгънәдә булмаса да, бу чыннан да шулай бит.Чөнки Пушкин рус поэзиясенә нигез салса, Тукай -татарның яңа шигъриятен тудыра.  

      Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара.Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.

          Г. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

       Г.Тукай исеме җырдан, музыкадан аерылгысыз. Шагыйрьнең музыкаль аһәңле шигырьләрен халык үз моңына салып бик күптәннән бирле җырлап килә. Р Миңнуллин Тукайның “ Әллүки” җыры турында:

                           -Мондый җырны еллар, заманнар

                             Тыңласыннар һәм баш исеннәр.

                            Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,

                           Мәңгелеккә туган исемнәр –дип яза.

        Тукайның шигырьләре, әкиятләре бүгенге көндә дә композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора. Сугыш елларында З. Хабибуллин Тукайның “ Энҗе бөртекләре” исемле җыентыкка кергән балалар шигырьләрен җентекләп өйрәнә. Нәтиҗәдә 1943 елның җәендә Татарстан радио комитетының музыкаль тапшырулар редакиясендә композиторның Тукай сүзләренә язылган җырлар альбомы тыңлана. Ул альбом “Иртә”, “Карга”, “Карлыгач”, Кошларга”, “Бала белән Күбәләк”, Күңелле сәхифәләр”, “Бичара куян”, “ Бабай”, “Безнең гаилә” исемле тугыз җырны берләштерә.Бу җырларга балаларның үзләре кебек самимилек, сафлык хас һәм алар балалар үзләре җырлау өчен язылган. Г. Тукайның нәниләргә язылган “Бичара куян” шигырендә ул үзе турында , үз газаплары турында сөйлидер кебек. Тукай гади шагыйрь түгел, ул тәрбияче дә. Аның нәниләргә язылган шигырьләре һәммәсе дә диярлек тәрбияви әһәмияткә ия. Мәсәлән: олыларга ихтирам, олы мәхәббәте “ Бабай” шигырендә чагыла. Бабай инде картайса да , үз якыннары өчен һәрчак матур, сөйкемле.

           Шагыйрьнең иҗатында бердәнбер җылы кочагы, аны шатландыручы да, күңелен юатучы да булып- табигать тора.Аның табигатькә булган мәхәббәте чиксез, саф. Казан арты, Кырлай авылы...Ул Тукай йөрәгендә аерым урын алып тора. Г. Тукайның чын-чынлап гади крестьян тормышы белән танышуы да, табигатькә якынаюы да , туган илгә, аның гүзәллегенә мәхәббәт хисләре бөреләнә башлавы да нәкъ менә шушы авылдан башлана.Туган җирнең гүзәллеге, андагы барлык җан ияләренең дә күңеленә якынлыгы, аларга соклану аның шигырьләрендә дә урын алган.

        ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән бер генә шагыйрь дә Тукай иҗатына битараф булмаган, күбесе аны үзенең остазы дип санаган. Шагыйрьнең дөньядан китүе барысын да тетрәндергән. Алар үзләренең хисләрен шигъри юлларга салганнар. Ягъкуб Аймановның” Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка!”, Кизләвинең “ Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына”, Бәдретдин Киләчинең” Мәрхүм остаз шагыйрь Габдулла Тукаевка ядъкәр”, Кәшшаф Курмашевның “Әдәбият былбылы олугъ шагыйремез Габдулла Тукаевка”, Мирхәйдәр Фәйзинең ”Габдулла әфәнде Тукаев нәменә” һ.б. шигырьләрдә аны җир йөзендә булган иң якты, иң илаһи образларга тиңлиләр. Шагыйрь туган көнне Казанда зур шигырь бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар. Әлеге шигырьләрдә дә Бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла.

         27 ел гына яшәп калган Тукай инде күп еллар буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. ХХ гасыр шагыйрьләре генә түгел, ә XХI гасыр шагыйрьләре дә аны остазлары итеп саныйлар. Һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә- шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып торыр.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Айдашев Камиль Ильшатович

МБОУ   «Гимназия №4»

Фаттахова Раушания Минниахатовна

Литературное

творчество

У вас нет прав для создания комментариев.