Туган тел
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Рахимова Миляуша Ильнуровна, 5 класс

Мустафина Назиля Камиловна, учитель татарского языка и литературы

МАОУ «СОШ №4» г. Нурлат

 

Туган тел

“Туган телем – иркә гөлем” – диеп,

Әйтә бит татар халкы.

Туган телне чиста итеп,

Саклыйк без татар халкы.

Туган телне өйрәнгәндә,

Күңелләр йомшара бит.

Аның пакъ булуына

Һәр кеше инана бит.

Сихри моңнар белән җырлана

Туган тел җырларыбыз.

Йөрәк түрендә саклыйк

Бу матур җырларны без.

Ләкин явыз җаннар да бар

Бу дөнья йөзләрендә.

Туган телне бозалар бит

Чит-ят ил телләрендә.

Туган телне боздырмыйк,

Гомер буена саклыйк.

Үзебезне дошманнардан

Газиз телне алдырмыйк.

Авырлыктан курыкмаска,

Каушап калмаска кирәк.

Әти, әни, дусларыбыз

Булырлар безгә терәк.

Шулай тырышсак кына

Туган телне сакларбыз,

Газиз телне дошманнардан

Коткарып без калырбыз.

Шулчак дөнья иркенәер,

Шатланыр безнең җаннар.

Туган телне саклаганга
Рәхмәт әйтер туганнар.

Язучыбыз – бөек шагыйрь,

Тукай да читтә калмас.

Күктән Тукайның рәхмәтен

Җиткерер алсу таңнар.

Дан итеп мәңге саклыйк

Күңелдә газиз телне.

Йөрәк түрендә йөретик

Бу изге туган телне...

У вас нет прав для создания комментариев.