Уйланырга сәбәп бар.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Исмагилова

Энже Рашитовна
МБОУ «Кугушевская ООШ имени Газиза Айдарского ЗМР РТ»
Литературное творчество – стих

Уйланырга сәбәп бар.

Бүген түгел, ә кичә

Урманга барган идек.

Бик матур аланыннан

Җиләк җыярбыз, дидек.

Урман – уртак йортыбыз бит,

Күкрәк тулы саф һава.

Табигате көч-дәрт өсти,

Җанга бирә мең дәва!

Безне урман аланында

Көткән аю- бүреләр.

Алар шундый тәртиплеләр,

Һич тә явыз түгелләр.

Зарлары күп икән безгә -

“Аяныч хәлдә урман!

Коткарыгыз безне!”- диләр,

Елап сораган сыман.

Аю әйтә: ”Агач кисеп,

Үләннәрне таптыйлар.

Ә аннары мескен кошлар

Ояларын тапмыйлар!”

Бүре: “Кайчак учак ягып,

Сүндерми китәләр, -ди.

Урман яна башласа,

Юк аңа киртәләр,”- ди.

Куян,төлке дә кабатлый:

“Сакласын безне Кеше!”

Кушылды аларга тагын

Урманның барча кошы.

Чакырдылар аннан безне

Салкын чишмә буена.

Чәчәк исе, җиләк тәме

Сеңгән чишмә суына!

Урман чишмәсенең суы

Саега төшкән икән.

Күптән аны искә алып,

Чистартучы юк икән.

Чиләк тулы җиләк җыйгач,

Киттек без өйгә кайтып.

“Онытмагыз безне! – диеп,

Озатты урман халкы.

Ә чынлап та, без, Кешеләр,

Агачлар утыртмасак,

Урман җәнлекләрен атып,

Санын һич арттырмасак,

Урманнар калыр тып-тыныч,

Югалыр сайрар кошлар.

Табигать баласы бит без,

Саклыйк бергәләп, дуслар!

У вас нет прав для создания комментариев.