Күл буенда
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Агалямова

Алия

Альнуровна
воспитатель
МБДОУ – детский сад «Лэйсэн» Тукаевский район, с.Калмаш
Литературное творчество – стих

Күл буенда

Бардым күлгә, салдым кармак,

Утырам суга карап.

Зур бер балык капсын иде,

Бәртәс яисә чабак.

Көтү бушка китмәде.

Кармак тартылып куйды.

Калкавычым шул мизгелдә

Су төбенә дә чумды.

Тартып алдым кармакны.

Имеш, зур балык капты.

Тик кулымда башы тишек

Искереп беткән итек.

Тагын салдым кармакны.

Бу юлы галош капты.

Иске бишмәт, төпсез чиләк...

Болар миңа ник кирәк?

Ярты сәгать дигәндә

Чүп өелде. Тау булды.

Тик миңа дигән зур балык

Һич кенә дә капмады.

Кешелек шулай чүпләрдән

Котылырга уйлаган.

Күрәсең, шуңа күлләрдә

Инде балык калмаган.

У вас нет прав для создания комментариев.