Татарстаным
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Галиева Гульнар Исмагиловна

-

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №35» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

-

Литературное творчество – стих

Татарстаным

Татарстан – газиз туган җирем,

Безнең өчен син зур горурлык.

Тырыш халкың, гүзәл табигатең

Башкаларга үрнәк булырлык.

Синең генә сихри ямълелегең

Яшәү яме бирә күңелгә.

Татарстан – ямьле туган җирем,

Сине йөртәм йөрәк түремдә.

Иркен кырлар, куе урманыңда

Сулап туялмаслык саф һава.

Саклыйк әле, дуслар, табигатьне

Табигать ул - үзе бер дәва!

Кайтып киләм сиңа, туган җир!

Кайтып киләм сиңа ерак илдән

Туган илем, мине каршы ал!

Сагындырды зифа ак каенннар,

Сагындырды яшел чыршылар.

Синдәгедәй сихри гүзәллекне

Күрмәдем мин йөргән җирләрдә.

Бары тик син чәчкә матурлыгы

Ямьлелеге бу җир йөзендә.

Башын иеп мине озатып калды

Себер каеннары юлларда.

Сез дә якын, ләкин якынрак

Каеннарым туган якларда.

Туган наздан коры калырсың син,

Бәхетеңне читтән эзләсәң.

Иң зур бәхет, дуслар һәм туганнар,

Туган җирләреңдә яшәсәң!

      Туган ягымның кышы.

Кышның ямьле сихри матурлыгы

Әйтерсең лә, гүзәл хозурлык.

Туган якның шундый кышы булу –

Минем өчен ул зур горурлык.

Урманына керсәм, агачлардан

Күз алалмый торам беравык.

Елгасына төшеп бозда шусам,

Үз алдыма торам куанып.

Кичке шәһәр урамыннан атлыйм,

Матурлыктан күзләр камаша.

Урманнардан килгән җәнлек-хайван

Оештырган монда тамаша.

Шундый кышы булган туган якның

Кадерен белеп, дуслар, яшикче!

Туган җирнең табигатен саклыйк.

Үзебезгә итик сердәшче!

Гөлнар Галиева

У вас нет прав для создания комментариев.