Чишмә, чишмә!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Шайхутдинов Ильшат Ильсурович, 4в класс

Хурамшина Фануса Набиулловна, учитель начальных классов

МБОУ "Осиновская гимназия имени С.К.Гиматдинова ЗМР РТ"

Чишмә, чишмә!

Җырла җырыңны!

   Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.

   Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем әтиемнең туган авылында да бар. Алар табигатьнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!

  Минем әтием җырларда җырланган Наласа авылында туып үскән. Наласа авылы элек электән үзенең табигате,  чишмәләре белән дан тоткан. Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Рәбига, Нократ, , Югары оч, Ак чишмәләре авыл  халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр.

   Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Мәсәлән, Рәбига чишмәсе бик салкын сулы. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын тиясен көт тә тор! Нократ  чишмәсе - бик йомшак сулы. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була.

     Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистарталар. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләр җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.

                                           РӘБИГА ЧИШМӘСЕ

   Рәбига чишмәсе авыл читендә тауда урнашкан. Аның тирә-юнен агачлар чорнап алган. Монда табигать искиткеч матур. Чишмәдән өстәрәк кенә бөя дә бар. Әлеге чишмәнең суы шундый салкын! Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яраталар. Җәйге челләдә җиләктән, кырдан кайтканда  тәмле чишмә суын эчәргә тукталабыз.

                                            НОКРАТ ЧИШМӘСЕ

   Авыл уртасында халык бик яраткан  чишмә тау итәгеннән бәреп чыккан. Суы  бик йомшак, тәмле, файдалы һәм шифалы да. Өйләргә су кергән булса да, авыл халкы чәй эчәргә суны  чишмәдән ала, авылның уңган киленнәре кер чайкарга да чишмәгә йөри.  Үзенең көмештәй саф сулары белән Нократ чишмәсе кешеләрне сөендереп ага да ага.

 Тау астында җырлап чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

Җир яшәрә аның суын эчеп,

Ак каеннар яфрак яралар.

Таң алдыннан аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар.

Теләр идем мин дә гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә /М.Җәлил/

         ГҮЗӘЛ ТАБИГАТЕБЕЗНЕ, ЧИШМӘЛӘРНЕ САКЛЫЙК, ДУСЛАРЫМ!

У вас нет прав для создания комментариев.