Тукай безнең күңелләрдә...
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Филатов

Айбулат

Альбертович
1 МБОУ «Большеменгерская ООШ» Галлямова Альмира Альбертовна Литературное творчество

Тукай безнең күңелләрдә...

Габдулла Тукай... Бу исемне беренче тапкыр балалар бакчасына йөргәндә ишеттем мин. Тәрбияче апа “Кызыклы шәкерт” шигырен өйрәнергә кушты. Әни белән бергәләп, рольләргә кереп өйрәндек. Кычкырып- кычкырып сөйләгәнем истә. Соңрак башкалар белән бергәләп “Туган тел” җырын өйрәндек. Өйгә кайткач әнигә Тукайның ятимлеге, авыр язмышы турында сөйләгән идем. Әле берсендә абый белән ачуланышып, урамга чыгып киттем дә, байтак кына өй алдында басып тордым. Әнигә кайткач “Тукай кебек урамда бастырып торгыздылар”, - дип зарлануыма и көлде әни, и көлде... Шулай итеп кечкенәдән аның язмышы белән танышабыз. Тукай безнең күңелләргә кечкенәдән кереп урнашкан. Әнә аның “Туган тел” җырын гына алыйк. Аны җырлаганда күз алдыннан кечкенә вакытта ук әнинең әкиятләр сөйләгәне, җырлап йоклатканнары уза. Кайвакыт елыйсы да килеп китә. Ә бит Тукай ятимлектән бик күп газап күргән. Безнең әти-әниләр исән- сау, яныбызда. Монысы өчен бик шатланам. “Кызыклы шәкерт”тәге эт тә бик якын. Кайчандыр безнең дә этебез бар иде. Мин аны бик ярата идем. Акыллы иде бик үзе дә. Аны әле мин туганчы ук алып кайткан булганнар. Шуңа да карамастан, янына килүгә ул куанып койрыгын болгый, сәләмен биреп, тәпиләрен суза. Мин аны өйрәтмәсәм дә, ул бик якын иде үземә. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган бар шигырьләрен дә бик яратып укыйм.Тормышы бик авыр булса да, шигырьләрен укыгач, үзенә күрә бер җылылык, рәхәтлек сизелә. Өй, аның кешеләре, әби-бабайлар, эт- песиләр турында алар. Өйләрендә олы кеше булганнарга мин үзем дә кызыгып карыйм. Минем дәү әни дә, дәү әти дә юк шул инде. Әмма мин аларга бик рәхмәтле. Чөнки алар миңа әниемне бүләк иткәннәр. Ә мин әниемне бик яратам.

Әлегә мин беренче сыйныфта гына укыйм. Яңа гына хәрефләрне танып, үзем укый белә башладым. Беренче тапкыр кулыма алган китапларның иң беренчеләре Габдулла Тукай иҗаты белән бәйле. Киләчәктә әле бик күп китаплар укырмын. Ә Тукай абый шигырьләре һәрвакыт минем юлдашым булыр. Менә монысын ышаныч белән әйтә алам. Әни әйтә, кечкенәдән кергән, канга сеңеп кала, ди. Тукай да безнең күңелдә мәңгегә.

У вас нет прав для создания комментариев.