Экологик проблема буларак урман территориясе
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Гарипова Ландыш Хавиловна 11 класс

Руководитель: Сафиуллина Наиля Мансуровна МБОУ Айбашская СОШ

Республиканский конкурс творчества

«Сохраним планету своими руками»

 

 

 

 

 

Тема:

Экологик проблема буларак урман территориясе

                             Номинация : Литературное творчество

                    (сочинение на татарском языке)

 

Работу выполнила:

                                Гарипова Ландыш Хавилевна, ученица

                          11 класса МБОУ Айбашской СОШ

                                          Высокогорского муниципального района РТ

                                         Руководитель :

                                Сафиуллина Наиля Мансуровна

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2017 год

 

Экологик проблема буларак урман территориясе.

Урман – терек табигатьнең агачлар ярусы барлыкка китергән иң төп  тибының берсе. Андагы характерлы үсемлекләр булып төрле агач төрләре, үлән,  куаклыклар, мүк, лишайниклар тора.  Ылыслы, яфраклы, шулай ук катнаш, мәңге яшел урманнар бар. Җирдәге барлык биомассаның урман 90% ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы урманнарының төп кыйммәте аларның экологик вазыйфаларыннан гыйбәрәт :су саклау,   бергәлекне баланста тоту.  Аларга табигый бергәлекнең башка компонентларының – суның, туфракның, һаваның торышы бәйле. Татарстан Республикасы урманнары ике урман үсә торган зонада урнашкан: катнаш урманнар һәм урман – дала зонасында. Бүгенге көндә Татарстан территориясенең 17,2% ын урманнар тәшкил итә. Бу башка чикәш  республикаларныкы белән чагыштырганда 1,5 – 3 тапкырга кечерәк. Шуның 31 мең гектары аерым саклауга алынган, 38 урман – һәйкәлләр һәм табигый тыюлыклар булып исәпләнә.

Урман беркемгә дә дошман түгел, ул һәркемгә дус. Хайваннар белән кошлар өчен урман туган йорт һәм туендыручы. Басуларны җилдән, бигрәк тә коры җилдән саклаучы. Урман  булмаса, җил, җирнең уңдырышлы катлавын очырып алып китәр һәм җирне киптерер иде.

Урман - елга һәм анда яшәүчеләрнең; балык, кысла, бакаларның дусты. Әгәр урман һәлак булса, ул саега, кибә. Нигә болай соң? Яз көне басудагы кар суы бер атна эчендә агып бетә. Ә урман куелыгында чыршы ботаклары астындагы кар әле тагын бер ай ята. Ул әкренләп эри. Кар сулары җир өстендәге мүккә сеңә, урмандагы инешләр, елгаларны даими рәвештә су белән тулыландырып тора.

Урман-һаваның дусты. Урман  үсемлекләре һаваны тузаннан, корымнан чистарта, анны кислород белән баета.

Урман – кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга бүрәнә,  өстәл ясарга такта, мичкә ягарга утын бирә. Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар, дарулар – урман биргән нәрсәләрне санап та бетереп булмый Нарат гөмбәсен,  майлы гөмбәне, сары гөмбәне кая куясың? Каен җиләге, кара җиләк, нарат җиләге? Ә чикләвек? Кеше уңдырышлы басу, тирән елгә, чиста һава өчен урманга рәхмәт әйтә, чөнки ул аларның бөтенесеннән файдалана. Кешеләргә урман үзенең матурлыгын да бүләк итә.

Безнең илебез бик зур һәм андагы урманнар да күптөрле. Төньякта киң полоса булып ылыслы урман сузылган. Анда чыршы, ак чыршы, карагай, кедр үсә. Аннан соң катнаш урманнар полосасы китә. Анда чыршы һәм нарат белән янәшәдә каен, усак, зирек агачлары үсә. Тагын да  көньяктарак имән, өрәңге, юкә, корычагач үсә торган яфраклы урманнар җәелгән. Илебездәге барлык урманнар урман комбинатларына бүленә, ә урман комбинатының һәркайсына берничә урман хуҗалыгы керә.

Бер урман хуҗалыгында  5 мең гектардан 10 мең гектарга кадәр урман була. Һәр урман хуҗалыгына лесничий идарә итә.

Урман хуҗалыгы – зур һәм катлаулы хуҗалык. Ул урман утыртканда төрле машиналар, торакторлар һәм башка механизмнардан файдалана.

Лесничийның төп бурычы – урманны саклау . Урманны саклау-аны янгыннан, заралы бөҗәкләрдән һәм рөхсәтсез кисүчеләрден саклау дигән сүз. Яшь урманның бер гектарында берничә мең агач үсә, әгәр аларның бер өлешен вакытында кисмәсәң, агачларның  күбесе корыячак, урманны чүпләндереп авачак һәм чериячәк, агачлар зурайгач аларга кысан булачак.

Урманның кимемәвен теләмәсә, лесничий боларны истән чыгармаска тиеш.

Безнең районыбыз Биектау да урман территорияләренә бай. Мәсәлән, район үзәгеннән еракта урнашкан “Ислейтар” урман хуҗалыгы бар.

Урманчыларга районыбызның яшел байлыгын саклау һәм арттыру кебек җаваплы бурыч йөкләнгән. Урманчымы ул, шофер, тракторчымы, урман мастерлары яки пилорама цехы эшчеләреме – һәркайсы да һөнәри бурычларын намус белән башкарырга тиеш.

Урман матур һәм бай. Шуның өчен һәр агачны, һәр куакны һәм үләнне сакларга кирәк. Урманнарны саклау-табигатьне саклау буенча безнең  илебездә үткәрелә торган зур эшнең әһәмиятле өлеше.

“Урман белән су – табигать күрке” дип әйтә халкыбыз. Урмандагы үсемлекләр дә су һәм һавадан, кояш яктысыннан, аның җылысыннан башка яши алмый. Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе” дип атыйлар. 1 га урманның сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны йотуы   исәпләп чыгарылган. Яшел үсентеләр фитонцид бүлеп чыгара, ә ул һавадагы зарарлы бактерияләрне үтерә. Урманда фитонцидолар күп булганга күрә, бер куб метр һавадагы бактерияләр саны шәһәрдәгегә караганда 200-250 тапкыр кимрәк була. Агачлар шулай ук тузан йотарга сәләтле. Галимнәр исәпләвенчә, шәһәрдә үсеп утыручы бар чыршы агачы ел дәвамында 30 тонна  тузан йота икән. Урманның ни дәрәҗәдә файда китергәнлеген белү өчен, өстә әйтеп үтелгән саннар ярдәм итә. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска тиеш.

Безнең әби - бабайлар табигать байлыкларыннан бик сак файдаланганнар. Беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Ау вакыты башланганнан соң, беренче тотылган җәнлекне яки балыкны, “Урман иясенә” , “Су иясенә” атап кире җибәргәннәр. Яшь киекләрне ауламаганнар, кечкенә балыкларны да суга җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр.

Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан-буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы итеп саналган. Мондый тәрбия төрле йола, җыр, бәет аша бирелгән. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә, халык педагогикасы белән беррәттән матур әдәбиятның да роле зур. Мисал итеп Г.Латыйпның “Барган идем” дигән шигырен китерәсем килә:

Барган идем әти белән урманга-

Нинди генә сайрар кошлар юк анда?

Куакларда –сандугачы, былбылы...

Моңа кадәр күргәнмени мин моны?!

И, тыңладым сайрауларын кошларның,

Урман тулы гел моң икән, дусларым!

Куакларда-сандугачы, былбылы...

Моңа кадәр күргән мени мин моны?!

Урмандагы искитмәле яңалык,

Өйгә кайттым бөтенләйгә яңарып.  

Куакларда-сандугачы, былбылы...

Моңа кадәр күргән мени мин моны?!

Ләкин хәзерге заман кешеләре урманның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңламыйлар, яки аңларга теләмиләр. Нәтиҗәдә, урман территорияләре кими. Бу безнең Россиядә генә түгел, ә дөнья масштабында иң зур экологик проблемаларның берсе. Ә бу проблеманың кискенләшүенә нәрсә этәргеч ясый соң? Беренчедән, кеше факторы. Кешеләр легаль булмаган бизнес белән шөгельләнә: чит  илләргә, бигрәк тә Европа илләренә һәм Япониягә, меңләгән кубометр агач саталар. Алар урынына утыртылган агачлар юк, утыртылса да, алар бит 30-40 елдан соң гына файда китерә  ала. Кешеләрнең табигатьнең киләчәге турында уйланмыйча, байлык артыннан куулары урман проблемасын тудыра.

Узган җәй бик кызу һәм коры килде. Татарстанда гына түгел, Россия масштабында һәр көн саен меңәрләгән гектар урман территориясе көлгә әйләнде. Бөтен  күк йөзен зәңгәр төтен каплады. Суларга бик тә кыен булды. Табигатебезгә куркыныч янады. Шушы юллардан соң Г.Тукайның “Җәй көнендә” дигән шигырен искә төшереп үтәсе килә.

Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны да селкетми.

Корылык һәр урында. Кибә вак – вак кына күлләр,

Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчәкләр, гөлләр

Агачлар астына сыена балалар барчасы бергә,

Алай да булмаса, барсы төшәләр сикереп күлгә.

Кеше саксызлыгы аркасында килеп чыккан коточкыч янгыннар да урманның бик күп территориясен юкка чыгара. Бу бит әле агачларның гына саны кимү түгел, ә урманда яшәгән хайваннар,кошлар бөҗәкләрнең, үлеменә, үсемлек төрләренең юкка чыгуына китерә.

Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр дә бер-берсеннән аерым яши алмый. Без моны экология чылбыры, ягъни туклану чылбыры дип атыйбыз.

Урманга керсәң, әнә ничек матур итеп кошлар сайрый, агачлар шаулый, керпеләр кыштырдый. Анда һәрнәрсәнең үз урыны, үз эше бар. Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе, бик тәмләп, үткен тешләре белән яфрак кимерә. Җирдә тычкан үз эше белән шөгыльләнә. Бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп ул үзенә кышка азык әзерли. ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра.

Күптөрле җәнлекләр, бөҗәкләр, агач, үлән, яфраклар белән туклана. Ирек куйсаң, урманны юкка чыгарырлар сыман. Ләкин бу алай түгел, чөнки төрле  үткен күзләр урманга зарар китерүчеләрне күзәтеп торалар. Песнәк,мәсәлән, ботактан-ботакка күчеп, яфрак кортын чүпли. Ләтчә исә тычкан оясын сагалый.

Ә агач башында тукран, башын кыңгыр салып, колакларын агачка куеп, нидер тыңлый. Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны дәвалый. Тукранны “урман табибы” диләр.Ә ләтчә, песнәк, тукраннарны башка, зуррак аучылар күзәтә. Ланчыннар, карчыгалар вак кошларны эзәрлеклиләр, ә ләтчәне төнлә белән ябалак  аулый. Әлеге туклану чылбыры өзелмәсен өчен барлык санап кителгән кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, үләннәр – барысын да сакларга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәү зарури:

-урманда үзеңне тота бел. әдәпле кунак бул;

-чәчәкләрне өзмә, аларга карап соклан, сурәткә төшер;

-агачларны сындырма, кайрыларнына үткен пычак белән төрле билгеләр ясама;

-урманда яшәүче һайваннарга кагылма;

-урманга чүп ташлама, анда үзең белән никадәр чүп алып барсаң, шулкадәр чүпне кире алып кайтып кит. Шушы кагыйдәләрне шигырь юллары белән тасвирлап китәсем килә :

И күңелле җәй көнендә -

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын туздырмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең Әни,

Табигатьне  саклагыз!

Сүземне йомгаклап, шуны  әйтәсем килә: табигатьне саклап, чистартып тормасаң, ул бозыла, ямен югалта. Без яхшылык эшләсәк, җиребез, суыбыз, һавабыз, урманнарыбыз да безгә яхшылык белән  җавап бирер. Һавабыз саф, суыбыз чиста, урман-болыннарыбыз чәчәкле булыр.

                                                                      Биектау муниципаль районы Айбаш

                                                                        гомуми урта белем бирү мәктәбенең

                                                                            11 сыйныф укучысы  Гарипова Ландыш

                               Хавилевна

2017 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.