Һөнәрем – минем зур бер табышым!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы  Нурлат шәһәре

 «4 нче урта гомуми белем мәктәбе»нең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Мустфина Нәзилә Камил кызы

Һөнәрем – минем зур бер табышым!

 

Мәктәп - белем учагы. Ә учакка утын өстәп, карап, күзәтеп тормасаң, ул сүнә. Укучы күңеле дә нәкъ шулай. Ул да һәрвакыт игътибарга, кызыксындыруга, сәләтен үстерәгә мохтаҗ. Укытучы белән укучының теләк - омтылышлары туры килгәндә, бик күп уңышларга  ирешергә була.

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлегенең зур бәхет икәнлеген аңлау шунда өндәде.

Мәктәпне тәмамлагач, төрле якка алып баручы юллар чатында калдым: журналист булыргамы, тәрбияче булып китәргәме, әллә башка берәр башка юнәлештәге һөнәр үзләштерергәме? Минем кызыксынуларым күп иде, тик  кем булырга?..

Укытучы булып, мәктәпкә кайтып эшли башлагач, таң калдым: бу һөнәр - минем өчен зур табыш. Мине кызыксындырган  һөнәрләрнең барын да үзендә туплаган икән ул – укытучы һөнәре!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвемә бары дүрт-биш ел гына булса да, бу һөнәрнең никадәр үзенчәлекле, иҗади  булуына ничәмә тапкыр инде инандым. Никадәр мөмкинлекләр ача ул!

Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш. Мәктәп – иҗат мастерское бит ул.

Уйлап карасаң һәр укучы иҗади кабатланмас шәхес. Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.

Әдәби әсәрне укыгач, эчтәлеген генә сөйләү, иншаларда  сюжетны гына тезеп чыгу күренешләргә, вакыйгаларга үз бәясен белдермәүгә китерә. Укучы узеннән үзе кемгәдер иярә, аның иҗади фикерләве тоткарлана.

Шулай ук дәрестә укытучы предметны фән буларак кына өйрәтеп, грамматик һәм теоретик кануннарга басым ясап кына эш итсә, баланың тел байлыгын үстерү, аның коммуникатив мөкинчелекләрен  камилләштерү, әхлак нормаларына җавап бирерлек шәхес тәрбиялү тулысынча мөмкин булмаячак.

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү өстендә эшлим.

Иҗади сәләт – ул баланың табигый сәләтеме, әллә үстерүне таләп иткән яшерен сәләтме? Аны ничек үстерергә? Тәҗрибә күрсәткәнчә, иҗади сәләтне үстерү – берничә еллык, системалы, тынгысыз хезмәт җимеше.

Куп укучыларда иҗади сәләт яшерелгән яки бала үзенең сәләтен ачып аны үстерә, камилләштерә алмаган булырга мөмкин. Бу исә, баланың үзенә бикләнүен, шәхес буларак бу дөньяда үзен тапмауга китерә.

  Туган тел дәресенең беренче көннәреннән үк тел хикмәтен, аның байлыгын укучы күңеленә сеңдерергә тырышам, телгә сөю хисләрен тәрбиялим. Укучыларда иҗади сәләт үстерү чарасы буларак татар теле дәресләрендә иҗади иншалар язуны кулланам.  Укучылар төрле темаларга кечкенә сурәтләү иншалары язалар, аннары аларны кычкырып укыйлар. Бер- берсенең эшләренә бәя бирәләр. Бу ситуация балаларның үз бәясен үстерә. Үз-үзләренә ышаныч сыйфатлары арта. Шулай ук төрле темаларга хикәяләр төзү, әкиятләр язу кебек эшләр эшлибез. Иҗади минутлыклар, сәнгатьле уку минутлыклары һәрбер диярлек дәрестә кулланыла.

 Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә язучыларның тормыш юлы һәм әдәби әсәрләрнең роле да бик зур. Язучыларның тормыш юлы, иҗаты балалар күңелендә ныграк сеңеп калсын өчен йомгаклау дәресләрендә язучылар иҗаты, тормышы буенча балаларның әзерләп килгән рефератларыннан өзекләр буенча укучыларның чыгышлары ясала. Аларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр ясыйбыз.

  Кече һәм урта сыйныфларда язучыларның төрле әсәрләре буенча эшләнгән иллюстрацияләр буенча балалар үзләренең фикерләрен әйтәләр, рәсемдә әсәрнең кайсы өзеге турында әйтәсе килгәнен сөйли.

Шулай ук дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар, шарадалар куллану укучыларны берләштерә. Укучыларның үзләре эшләп алып килгән  кроссвордлар, ребусларны чишү бигрәк тә мавыктыргыч үтә. 

  Мин иҗади сәләт үстерү чарасы буларак халык иҗатына мөрәҗәгать итүем турында әйтәсем килә. Урта сыйныфларда дәресләрдә табышмаклар куллану бик отышлы, дәресләрдә төрле типтагы табышмаклар чишелә. Өй эше итеп укучылар узләре уйлап чыгарган табышмакларны язып киләләр. Телләр үстерү дәресләрендә татар халкының мәкаль-әйтемнәрен, гореф–гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен өйрәнүгә игътибар итәм. («Сабан туе», «Корбан гаете», «Нәүрүз», «Нардуган», «Каз өмәсе»). Балалар бик яратып халык җырларын җырлыйлар, биюләрен бииләр.

Туган тел предметы бик мавыктыргыч. Һәр дәрес - укучы белән укытучының тел дөньясына яңа адымы, иҗаты ул. Мәҗбүр итү түгел, кызыктыру мөһим. Моның өчен укытучыга үз халкының бай мәдәни мирасын, аның тарихи үткәнен, тел байлыгын белү шарт.

Укыту укучыларның акыл үсешенә, танып белү активлыгын үстерүенә зур йогынты ясый. Шуны истә тотып, мин балаларның белем- күнекмәләрен формалаштыру эшендә сөйләү һәм язма телмәр үсешен, аралашу телмәре мәдәниятен, фикерләү эшмәкәрлеген һәм кызыксынуны үстерүгә игътибар юнәлтәм. Дәресләрдә тубәндәге эш формаларын файдаланам:

  1. Көтелмәгән, гадәти булмаган элементлы күнегүләр;
  2. Әкият геройларын кертү;
  3. Уку бурычын уен формасында бирү;
  4. Драмалаштыру элементлары (төрле әсәрләрнең аерым эпизодларын сәхнәләштерү);
  5. Уен ситуацияләре.

Заман үзгәрү белән укыту системасында да үзгәрешләр туа тора. Заман яңа таләпләр куя, яңа технологияләр килә. Мин дә - яңа заман кешесе, димәк, мин дә заман белән бергә атларга тиеш.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк.

Укытуның яңа технологияләрен кулланып эшләү – минем өчен зур табыш булды. Яңа технологияләр, дигәч, аны күпләр интерактив такта, компьютер кулланып эшләү дип кенә карый. Дәресләрен гел шулар ярдәмендә генә коручылар да бар. Мин яңа технологияне бүтәнчәрәк күз алдына китерәм. Әйе, биредә компьютер да, интерактив такта да, интернет та бар. Тик алар, күбрәк, куллану җиһазына карыйдыр кебек. Мин аларны, мөмкинлек булганда, рәхәтләнеп файдаланам. Бу – табыш кына түгел, ә заман таләбе. Алардан тыш, укытучы һәм укучы арасында булган яңача мөнәсәбәтләр дә, укучыга укытучы тарафыннан булган яңача караш та, укыту эшчәнлеген яңача, башкача оештыру да яңа технологиягә керә. Мәсәлән, мин укучыга белемне әзер килеш җиткермим. Ул аны үзе табарга һәм үзләштерергә өйрәнергә тиеш. Моның өчен дәресләрдә тема проблема буларак куела, ягъни мәсьәлә чишү рәвешендә бирелә. Укучы уйлана, фикерли, анализлый, логик бәйләнеш нигезендә теманы ача, кагыйдәсен дә чыгарырга мөмкин.

 Укучыны эзләнергә, теге яки бу чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтү методы да – зур табыш. Баксаң, бүгенге көн укучылары үзлектән генә эзләнә, уйлый, фикерли, сөйли белми икән. Алар укытучы биргән белемне генә йотып утырган, белем бирү процессы берьяклы гына барган, ягъни укытучы сөйли, укучы тыңлый. Фикерләмәгәч, уйланмагач, ул теманы ничек кайтарып сөйли белсен? Заман укучысы хәзер бүтән. Белем бирү процессында ул да катнашырга тиеш, ягъни белем бирү белем  алу белән алмашынырга тиеш. Шунлыктан мин укучыларны үзлектән эзләнергә, табарга, исбат итәргә өйрәтәм. Белем алу процессында үзенең роле зур булуын сизгән бала өчен бу - кызыклы. Мәсәлән, язучының тормыш юлын өйрәнгәндә, ул, материал табып, өйрәнеп кенә килми, ә презентация ясарга, язучы турында яңа мәгълүмат табарга мөмкин.

Һәр яңалык – онытылган искелек, диләр бит. Соңгы елларда бик зур шау-шу күтәргән сингапур методикасы, минемчә, менә шундыйлардан. Бу методиканы өйрәнгәндә шул ачыкланды: безнең буынны, хәзер исә үзебез бүгенге укучыларны шул ук алымнар белән укытабыз. Тик бүгенгеләрнең исемнәре башка, оештыру моментлары тәртипкә салынган, балаларга җиткерү методикасы үзгә. Сингапур сетодикасы укучының индивидуаль үсешенә, парлап һәм төркемдә эшләгәндә  иптәшенең фикерен ишетү, истә калдыру, аны төгәл итеп башкаларга җиткерү, нәтиҗәләр ясап аны исбат итә белүенә китерә. Бу исә баланың иҗади сәләтен үстерүгә, аны шәхес буларак ачарга ярдәм итә дип уйлыйм.

Нинди генә яңа технологияләр кулланырга өйрәнмик, бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә. Ул – укытучы сүзе. Дирижёр таягыдай, нәкъ менә укытучы  белем алу процессы белән идарә итә. Укытучы сүзе генә баланы уйланырга, ачыш ясарга, сокланырга, нәфрәт хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Укытучы сүзе генә баланың җанына үтеп керергә, дөньяга үзенчәлекле караш формалаштырырга мөмкин. Укытучы сүзе – көчле корал. Бу – минем янә бер ачышым.

 Милли аң бүгенге таләпләргә җавап бирерлек һәм үз сүзен ярып әйтерлек шәхес тәрбияләүдә укучының иҗади сәләтен үстерү мөһим чара булып кала.

Чөнки фикерле, зиһенле, рухлы, зәвыклы буын түрбияләү - милләт киләчәгенең ныклы нигезе ул.

Укытучы эше – үтә җаваплы эш. Укучы ачыш ясарга, фәнни тикшеренергә, эзләнергә һәм белемне үзлектән табарга өйрәнә икән, ул бүгенге тормышка әзер дигән сүз. Димәк, мин, аның укытучысы, заман таләбен үтим...

Мин үз эшемне бик яратам. Укыткан һәр укучым, үткәргән һәр дәресем, кулланган яңа метод, алымнарым – гомумән һөнәрем – минем зур бер табышым!

У вас нет прав для создания комментариев.