«Сочинение о зиме».
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гайнутдинова Лилия Фанисовна 6 Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Гимназия №37» Авиастроительного района г.Казани Денисова Гелюся Рашидовна «Сочинение о зиме».

Яңа елга теләкләр

Көмеш тәңкә кары белән,

Табигатькә кыш килде.

Җир анабыз өстенә,

Йомшак юрганын элде.

Йокымсырап утыралар,

Ап-ак шәлле каеннар.

Куыш- куыш уйнап йөри,

Аланлыкта куяннар.

Шыгыр -шыгыр нидер сөйли ,

Кар бөртекләре җирдә.

Ни әйтергә тели алар ?

Бәхет телиме безгә?...

Яңа елгааяк атлый,

Җирдәге һәрбер кеше,

Һавада шатлык авазы,

Күңелдә бәйрәм хисе.

Әй , Яңа ел, хуш киләсең,

Төкле аягың белән.

Кайгы, сугыш күз яшьләре,

Китсен иске ел белән.

Чиста ап-ак кардай булсын,

Һәр кешенең намусы.

Әти -әни тигезлегендә,

Үссен туган баласы.

Кыш суыгы һич булмасын,

Кеше күңелләрендә.

Булмасын сугыш, афәтләр,

Шушы теләкләр бездә.

У вас нет прав для создания комментариев.