«Без-Тукайлы халык»
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МБОУ «СОШ п.Победа» Азнакаевского района РТ Шайхулова

Милауша

Фагиловна
Художественное творчество-стихотворение «Без-Тукайлы халык»

Тукай эзләре буйлап

Кайтып киләм шулай салмак атлап,

Артка ташлап дөнья уйларын.

Бөек Тукай үткән юллар буйлап

Йөгереп үтә минем уйларым.

Кушлавычка, Өчилегә китә,

Йөгерек уйлар җитә Саснага:

Мәмдүдәнең чыңлый чулпылары

Кер юганда басып басмага.

Җилдән шаулый Кырлай каеннары,

Сәгъди абзый яный чалгысын.

Нәни Апуш кырда кузна уйный,

Онытып бөтен кайгы-сагышын.

Туганнары чыккан каршыларга:

Килеп җиткән олау Җаекка.

Мотыйгулла хәзрәт сабак бирә,

Игътибары нәни Апушта.

Хыял канатымда очып үтәм,

Пар атларда чабам Казанга.

“Болгар” номеры, кырыгынчы бүлмә

Тукай моңын саклый һаман да.

Шагыйрь йөргән эзләр буйлап үтәм,

Гасыр аша карыйм Тукайга.

Без Тукайлы, без лаеклы халык,

Бурычлы без калмыйк Тукайга.

У вас нет прав для создания комментариев.